- 01.06.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №21 (1 июнь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Русиядә Президент сайлавына 10 ай вакыт калып бара. 2011 елның мартында чираттагы сайлау – тугрылыкка сынау буларак Татарстан язмышын тулысынча хәл итеп куярга ошый. Әйе, нәкъ Президент сайлавыннан соң Татарстан Конституциясен үзгәртергә (бетерергә дип аңлыйк!), инде Мәскәү алып бетерә язган хокукларны да юкка чыгарып ташларга уйлыйлар. Әмма Мәскәү Кремлендә президент урындыгы өчен көрәш барганда, Татарстан сәяси көрәштән читтә кала бирә, шуның аркасында уенчык курчакка әйләнеп бара. Сәяси мәйданда көчен югалта. Ләкин сайлауда 99,9% тавыш биргән татар районнары булган Татарстан Президент сайлавы уеныннан барыбер читтә кала алмый. Татарстан Президент сайлавында кемне сайларга тиеш: Медведевнымы, Путиннымы?
Президент сайлавында хәзерге Илбашы Дмитрий Медведевның катнашмаячагы май аенда ачыкланды. Башта премьер-министр Владимир Путин «Халык фронты» төзеде. Бу аның сайлауга ныклап торып әзерләнә башлавын күрсәтте, ә Дмитрий Медведев көчнең Путин ягында булуын аңлады. Әлбәттә, Путин уч төбендә тоткан Медведевка Президент сайлавында катнашу ихтималының әлегә билгеле түгеллеген генә әйтәсе калды. Ни кызганыч, дүрт ел буе тәвәккәл булмаган җитәкче белән яшәгәнбез. Ничек инде Президент булып торган кеше үзенең сайлауда яңадан катнашачагын төгәл белми? Димәк, ул үзенә ышанмый яки аңа кемнәрдер ышанып җитми? Билгеле, кем ышанмавын яхшы беләбез. Әмма күпләр Медведев хакимияттә ныклап торып оялаган дип уйлаган иде инде. Тик ул 4 ел дәвамында Президент буларак кыяфәт чыгарып йөрергә, җитди, эшлекле итеп сөйләшергә тырышса да, Путинны уздыра алмады, халыкны авызына каратмады. Ярар, хәерле булсын! Әле көрәштә кемнең исән каласын кем белә бит. Дөнья – ул кулиса, әйләнә дә бер баса, дигән халык мәкален дә онытып бетермик. Хәер, монысын вакыт күрсәтер. Ә хәзер Президент булырга җыенган Владимир (керәшенчә Ладимыр) Путин турында берничә сүз.
ПУТИН ТАТАРСТАННЫ БЕТЕРМИЧӘ ТЫНЫЧЛАНМАС
Русия белән Президент буларак 8 ел идарә иткән Владимир Путинның тагын ун елга (хәзер Президент срогы 5 ел) Президент булырга теләве сукыр күзгә дә күренә, тилегә дә аңлашыла. Бер яктан караганда, Путинның президентлык өчен көрәшергә хакы бар. Әмма соңгы вакытларда аның халык арасында дәрәҗәсе кимеде. Премьерлыктан китүен сорап Русия шәһәрләрендә каршылык чаралары узды. Интернет заманында яшәгән халык боларның барысын да белеп, ишетеп тора. Бәлки, шуңа хәзер интернетны богаулап куймакчылардыр.
Путин Президент булган вакытта Татарстан 90нчы елларда алган хокукларының күбесен югалтты. Конституция Русиянеке белән тәңгәлләштерелде, Президентны Мәскәү бармак күрсәтеп билгеләп куя башлады. Шуңа күрә, Путинның Президент булуы Татарстан өчен куанычлы түгел. Чөнки 2012 елгы Президент сайлавыннан соң Татарстан Конституциясен үзгәртеп, бетереп куймакчылар. Мәскәүлеләрне төп канунда «суверен» дигән сүз борчый. Татарстан ягы моңа инде ризалык та биреп куйды. Һаман да боҗрадагы уенчык кебек чаба Татарстан. Ә дигәнче, җә диеп, кирәгеннән дә артыгын эшләп куярга риза. Сәбәбе бер: мал, нефть, бала-чага, туган-тумача киләчәге өчен кайгыртканда, Татарстанның кемгә кирәге бар? Безнең күз алдыбызда барган вакыйгалар совет чоры татар язучыларының татар теле безнең гомергә җитә, дип түшәмгә төкереп яшәүләрен искә төшерә. Юкса, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин: «Халыкны котыртмас өчен, Конституцияне Президент сайлавы узгач үзгәртәбез», – дип белдермәс иде. Димәк, Татарстан Конституциясенә халыкны котыртырлык үзгәрешләр кертергә җыеналар. Моның артында Мәскәү ягыннан кем тора? Әлбәттә, республикаларны бетерү эшен башлаган, дәвам иткән һәм хәзер яңадан Президент булгач эшне бетереп куярга җыенган хөрмәтле Владимир Путин.
Гадәттә Русиядә сайлау-майлау алдыннан республикаларга, милләтләргә каршы төрле законнар кабул ителми иде. Һичьюгы сайлаудан соң бер көн узгач яки беркөн алдан гына төрле законнар әзерләнә иде. Мисал өчен, 2007 елның 1 декабрендә Думага депутатлар сайланды. Әлбәттә, Татарстанда «Бердәм Русия» өчен бишектәге бәбиләрдән, зираттагы әбиләрдән кала һәркем «сознательно» тавыш бирде. Ә шул ук көнне халыкларны гасырлар буе алдап яшәргә өйрәнгән Мәскәүдә милли-төбәк компонентын бетерү турында 309 канунга кул куелды. Әлеге закон мәктәпләрдә туган телне, әдәбиятны һәм җирле тарихны укытуны тыйды. Дөрес, Татарстанда татар теле дәүләт теле булганга, татар теле мәктәпләрдә укытыла. Әмма киләчәктә Конституциягә үзгәрешләр кертелә калса, татар теле дәүләт теле булып калырмы? Татарстанның суверенлык күлмәген салдыра башлаган Мәскәү безне тәмам шәрә калдырырга җыена. Хәзер Татарстан республикасы Президенты антына бәйләнә башладылар. Имеш, Татарстан Президентының Татарстан халкына ант итүе (бу надан гаепкә игътибар итегез!) Русия кануннарына каршы килә. Татар халкы сүзен танымаган Мәскәү хәзер Татарстан халкы төшенчәсен дә танымыймы? Рөстәм Миңнеханов Башкортстан яки Чуашстан халкына да ант итсенмени инде? Һәм иң кызыгы һәм гаҗәпләндергәне: республикаларга каршы ачыктан-ачык көрәшне ике сайлау – 2011 елда Дәүләт Думасына, 2012 елда Президент сайлавы алдыннан алып баралар. Димәк, безнең тавышлар беркемгә дә кирәкми! Хакимнәргә халык ышанычы мөһим түгел! Алар халыкны сайлатырга өйрәтеп бетердек дип санап, Мәскәүдә тыныч ята. Ә безнең уенчык республика җитәкчеләренә әмер бирелгән: кушканны эшләргә, юкса, очасыз!
Президент анты мәсьәләсендә, Дәүләт Советы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүгә каршы сүз әйтеп караса да, антны үзгәртәчәкләрен яшермәде. Хәтта бу вак эштә дә Татарстанның каршы әйтер көче, гайрәте юк. Ә бит алар «үзгәртмибез, Конституциягә тидермибез» дип әйтергә, халыкка мөрәҗәгать итәргә тиешләр иде. Гомумән хәзер халык турында беркем уйламый, аннан беркем сорамый. Адашкан көтү булып атлыйбыз да атлыйбыз. Кая барып чыгарбыз – анысын бер Аллаһ белсен!
РЕСПУБЛИКАЛАРДА ПРЕЗИДЕНТЛЫККА ЭШКӘ АЛАЛАР
Президент булырга җыенган Путин ныклап торып республикаларны, алар белән бергә милләтләрне дә бетерү сәясәтен башлады. Минемчә, бу көрәш каты булыр, үткен империя балтасы шактый уйнар, халыклар өстендә ялтырап алыр. 2004 елда Русиядәге кеше хокуклары өчен җаваплы Владимир Лукин әйткәнчә, Путин чорында шовинизм һәм расизм үсүе сизелә. Дин иреген яклау комитеты фикеренчә, монда азчылык милләтләргә каршы пропаганда алып баруга юл куйган хакимият гаепле. Путин чоры турында, чыннан да, моннан да дөрес бәя биреп булмый.
Хәзер яңадан Путин һәм Татарстан язмышына кайтыйк. Ничек кенә булмасын, әмма Путинның Миңнехановны яратмавын җәмәгатьчелек белә. Шуңа күрә, сәясәттән ерак торучы Рөстәм Миңнеханов өчен 2012 елгы Президент сайлавы зур сынау булырга ошый. Әгәр шул чорда Татарстан характерын күрсәтеп, Путин өчен аз тавыш бирсә, Миңнеханов белән санлашырлар. Әгәр инде 99% тавыш бирү булса, республикалар белән уйнарга өйрәнгән Мәскәү ялагайлар, камырлар белән сөйләшеп тә тормаячак. Шуңа күрә холык күрсәтү генә азмы-күпме ярдәм итә алыр.
Аннан соң Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны «булдыксыз»га чыгарырга тырышучы көчләр Татарстанда да юк түгел. Минтимер Шәймиев президентлыктан китү белән Татарстанда каршылык чыкты дигән фикер тудыру максаты бар. Мисал өчен, Татарстан мөфтие китү – яңа мөфти сайлау арасында республикада вахабичылык, экстремизм тарала, дип чүбек чәйнәделәр. Ә бит Шәймиев чорында бар да тыныч иде, диештеләр. Икенчедән, Татарстанда урыслар татар телен мәктәпләрдә укытуга каршы урамнарга чыга башлады. Урыс баласы татар телен өйрәнү аркасында урыс телен өйрәнә алмый дигән бик сәер, көлке фикер әйтә Татарстандагы вазгыятьне какшатырга теләүче шовинистлар. Ә татар мәктәбен тәмамлап, урысча имтихан бирергә мәҗбүр булган татар баласы турында уйлап караучы юк. Тел өйрәнүдән урысның теле корыймы? Нигә ясалма каршылык тудырырга? Ә болар артында кем тора соң? Мәскәү көчләре торуы турында курыкмыйча әйтеп була. Чөнки татар теленә каршы халык җыйган, «татар телен укыту белән офигели» дип чыгышлар ясаучыларны кисәтүче булмаган. Моны митингны оештыручылар үзләре дәлилли. Димәк, фатиха өстән бирелә. Мәскәүнең үзеннән! Ә шул ук вакытта урыслар белән бер көнне (16 апрель) татар телен яклап чыгучыларның, аңа кадәр Казан университетында татар филологиясе факультетын бетереп, аны урыс филологиясе белән кушуга каршы пикетта катнашучыларның иманнарын өшкергәннәр. Аңлатма язулар, төрле урыннарга чакырулар, укудан куабыз дип янаулар булган. Хәтта пикет оештыруда шикләнеп, әлеге чарага бернинди катнашы булмаган татфак деканы Искәндәр Гыйләҗевны эшеннән алдылар. Уйлап карагыз, бары тик пикет оештыруда шикләнелеп. Ә татар теленә каршы чыгучыларга ләм-мим. Әйтерсең, берни булмаган. Татар телен укытуга каршы митинглар оештыручы Салагаев, Щегловлар да КАИ, КХТИларда укытып ята бит. Алар өстеннән җил дә исмәде. Бу эшләр Татарстанда. Үзебезгә үзебез каршы эшлибез. Онытмыйк: Татарстанда татар телен яклаучыларга каршы алып барылган эшләр бар татар милләтенә, Татарстанга, шул исәптән, Шәймиев белән Миңнехановка каршы алып барыла. Чират көннәрнең берендә аларга да җитәргә мөмкин. Чөнки хәзер президентлыктан алу сценариен Путин командасы яза, әзерли дигән сүз йөри.
ҺӘР ХАЛЫК ҮЗ ПАТШАСЫНА ЛАЕК
Әмма ничек кенә булмасын, акча эшендә безнең Президентка тел-теш тидереп булмый. Ул оста менеджер. Моны Рөстәм Миңнехановның булдыклылыгы белән генә бәйләп калдыру дөрес булмас иде. Бу татарның дәүләт тота белүеннән, аңа лаек булуыннан килә. Гади генә бер мисал: 2011 елның көзендә, бу елның язында Миңнеханов Казахстаннан икмәк алып кайтып, халыкка өләште. Малларны саклап калырга теләде. Бу бит Татарстанның дәүләт дәрәҗәсендә, Мәскәүдән башка эш алып бара белүен күрсәтеп тора.
Татарстан үзен-үзе ашата алган, салымын да мулдан түләгән республика. Кавказлылар әйтмешли, Путин 15 минут соң торса, Чечня Президенты үлеп китәргә мөмкин, ә Татарстан Мәскәүсез дә яши. Әмма Татарстанны гади төбәккә әйләндерүнең астында нәкъ безне Мәскәүгә каратып тоту теләге ята. Ягъни без Мәскәүдән ашарга сорарга, хәер теләнергә тиеш. Шуңа күрә, Конституцияне, суверенлыкны, президентлыкны саклау – Сталинград сугышына тиң. Яшерен-батырын түгел, без хәерче яшәмибез. Бу – суверенитет нәтиҗәсе.
Ә Мәскәү Татарстан байлыгын кабып йотар өчен план арты план кора. Хәзер хакимияттәгеләр зур компанияләрнең акционерлар советын җитәкләмәскә тиеш дигән фәрман да бар. Мәскәүнең максаты бер – республика байлыгын Мәскәү урысларына бирү. Әмма суверенлыкны сакламаса да, Татарстан түрәләре байлыкны саклый. Миңнеханов бу карарны үтәмәячәген әйтеп куйды.
Мәскәү Татарстанда барган һәр каршылыкны (шул ук урыслар митингын), Миңнехановның һәр эшенең кимчелеген теркәп, үзенә очко җыеп утыра. Ә бит урысларның татар теленә каршы күтәрелүенә Миңнеханов түгел, шул ук Русия Президенты Дмитрий Медведев, булачак Президент Путин гаепле. Нәкъ алар урыс халкын күтәрү турында дәүләт дәрәҗәсендә сөйли башлады. Бу башка халыкларны күрә алмаучылар өчен сигнал булды. Дөресен әйткәндә, ил башлыклары халыкларны бер-берсенә котыртып тора. Татарстан халкы мондый кешеләрне Президент итеп сайлармы? Бәлки, ул сайламас та, ләкин үтәсе кеше президентлыкка барыбер үтәр. Моңа каршы килеп булмый. Көтелгән яңалык белән килешәсе генә кала. Әмма фашизмны җиңүдә катнашкан Татарстан, татар халкы яңа фашизм, империализм туа бару белән күңеле, йөрәге белән килешеп бетмидер, дип ышанасы килә.
СашаДОЛГОВ.
Татарстан кемне сайларга тиеш? ,

Комментарии