Стерильләштергән этнең теше кая китә?

Соңгы вакытта этләрнең кешеләрне талап үтерүләре турында күп ишетелә. Тегендә бер баланы талаганнар, монда бер хатынга ташланганнар... 
Миңа, ярты гасыр ветеринария табибы булып эшләгән кешегә, бу бик куркыныч һәм сәер булып тоела. Ник дисәгез, мин эшләгәндә мондый хәлләр юк иде. 30 елдан артык этләр белән эшләгәч, бу темага карата үз фикеремне белдерергә хакым бар дип уйлыйм. 
Совет чорында әлеге мәсьәлә буенча эш болайрак куелган иде. Иясез этләр бик үрчеп китсәләр, аларны төрле юллар белән киметәләр иде. Хуҗалар үзләре этләреннән котылырга теләсәләр, махсус бригада чакыртып, аны йоклата торган дару кулланалар. Җәмәгать урыннарында муенчаксыз йөргән этләрне шунда ук юк иттеләр. Аларны аулап, махсус урында туплыйлар да, аерым бер препарат ярдәмендә йоклаталар иде. 
Хәзер бик гуманлы булып күренергә тырышалар. Ләкин бу гуманлы алымнарның нәтиҗәсе юк дәрәҗәсендә. Стерильләштерү дә, чиплаштыру да, приютлар оештыру да тиешле нәтиҗә бирми. Алар бар, тик бик аз күләмдә. Боларны тиешле дәрәҗәдә булдыру өчен акча юк. Булган приютлар шыплап тулган. Энтузиастлар ярдәме белән генә бу хәлне җайга салу мөмкин түгел. 
Ярар, этне стерильләштерделәр, чиплаштырдылар да, кире тоткан урынга җибәрделәр, ди. Шуннан нәрсә инде? Кимиячәкме шуннан сукбай этләр? Кимемәячәк! Хуҗалар этләрен тагын шулай ук урамга чыгарып атачаклар. Этнең тешләре кимиме моңа карап? Башкача кешене тешләми башлыймы? Тамагы ачмаска әйләнәме? Ашказаны ризык сорамый башлыймы? Стерильләштерелгән эт кешеләрне тешләми дигән гарантия бармы? 
Бер кешене этләр талап үтергән, дисәләр, йөрәгем «жу» итеп китә. «Бер кешене үтерү дә кешелекне үтерүгә тиң», диелә Коръәндә. Йөзләгән, хәтта меңләгән эт гомере бер кеше гомеренә тора алмый. 
 

Рәис ЯКУПОВ,
Чаллы шәһәре

Комментарии