- 01.11.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №43 (30 октябрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Үз гомеремдә беренче караган кином – «Полк улы» дигән фильм булды. Беренче класска укырга кергәч карадым мин аны. Бер дә онытмыйм: укытучыбыз Якуб абый бөтенебезгә дә бишәр тиен акча алып килергә кушты, авылга кино килгән, безне дә алып бармакчы икән. Ләкин күбебезнең биш тиен түгел, бер тиен дә юк. Алай да укытучыбыз беребезне дә урамда тилмертеп бастырып калдырмады, үз акчасын түләп, барыбызны да кинога алып керде. Ул кино сугыш турында: атышалар, үтерешәләр, фашистлар килгәне күренә. Кино карап утырган җирдән бер классташыбыз кычкырып җибәрмәсенме берзаман: «Немецлар килә, әйдәгез, тизрәк качыйк!» – ди. Укытучы аны тынычландырды, киноны карап бетереп кайттык.
Без – авыл балалары урамда үстек дисәң дә була. Элек бит авылда ат юлы гына, бөтен җир ямь-яшел үлән. Без шул үләнгә күмелеп утырабыз да, уйныйбыз. Уйнап туйгач, инешкә су коенырга китәбез. Инешнең суы чип-чиста, төбе күренеп тора.
Кырда борчак өлгерә башлагач, борчак ашарга йөрибез. Минем артымнан маэмай кебек кәҗә бәтие ияреп йөри. Борчакны качып кына ашыйбыз, «полевой» күрсә, эш харап. Кәҗә бәтиен кочаклап, борчак арасына кереп кенә утырдым, «полевой» килеп чыкты. Кәҗә бәтие аны күрүгә, «без монда» дигән сыман кычкырып җибәрде. Әйбәт «полевой» туры килде, безгә карап көлде дә, үз юлы белән китеп барды.
Әниләрне күрми дә идек. Без торганчы алар эшкә киткән була, алар кайтканда инде без арып-талып йоклаган булабыз. Менә шундый иде безнең балачаклар.
Рәхилә НАСРЕТДИНОВА,
Аксубай районы, Яңа Ибрай авылы
Комментарии