- 01.12.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №48 (2 декабрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
ТАГЫН ДУҢГЫЗ ТУРЫНДА
Тукай районы Югары Байлар авылыннан Хәйруллина Рауза Кашаф кызы «Дуңгыз фермасын төзетмибез!» (25 ноябрь, 2015нче ел) мәкаләсе буенча шалтыратты:
«Мәкалә бик урынлы һәм дөрес язылган. Әлеге дуңгыз комплексы сез язган Калмаштан 4 км., ә безнең авылдан 1 генә км. корыла. Ул биектә, җил шул яктан исә. Гомумән, аның урыны Санпин нормаларына туры килми. Ерак түгел чишмәләр, коелар казылды. Суыбыз тиресле булачак. Безнең авыл җирлекләре генә башка: безнеке Күзкәйдә. Бу төзелеш безнең як өчен зур фаҗига булачак. Тукай муниципаль район башлыгы В.Г. Хазеевка хат юлладык. Әмма җавап бирүче юк.»
– Кызганычка каршы, бүген түрәләр башбаштаклыгын исбатлау җиңел түгел. Без бу теманы контрольдә тотачакбыз. Авыл халкы бердәм булып, прокуратура, хокук саклау органнарына, район хакимнәренә тынгылык бирмәсә, сез җиңәрсез.
«БҮРӘНӘ АША БҮРЕ КУУ»
Арча районы Бирәзәбаштан бер абзый шалтыратты. Су начар, шуны кайтып тикшерегез әле. Исемен сорагач, әйтмәде. Әмма газетабызның лабораториясе юклыгын, суыгызны шешәгә тутырып үзегез илтегез, аннан соң тиешле чаралар күрмәсәләр, без тикшерәбез, дип аңлата башлаган идем… Билгесез абзый безне куркытырга тотынды.
– Ярар, «Безнең гәҗит»кә шалтыраткан идек, эшләмәделәр, дип Миннехановка язмый булмас. Сезнең өстән дә начальниклар бардыр бит… «Безнең гәҗит»кә языласы да юк моннан соң…
Трубканы куйды.
Әйтә башлаган сүземне биредә төгәллим:
– Без сайланган депутатыгыз да, президентыгыз да түгел. Безнең бүген 17 мең абунәчебез бар. 17 мең кеше шулай сөйләшә башласа… Газетага язылу, шулай сөйләшергә хокук бирә, дигән сүз түгел.
Ә су мәсьәләсендә, аңа без кирәкми. Шешәгә тутырасың да, лабораториягә илтеп тапшырасың… Үзегез булмаса, балаларыгыз бардыр. Гомумән, һәр яңа кое суын шулай тикшерергә киңәш итәләр. Казанда лабораторияләр бихисап. Менә шуннан соң эчәргә ярамаганлыгына документ алып кайтып, хакимияттәгеләр чара күрмәсә, без кайтып тикшерербез, кирәк булса, хокук саклау органнарына да хәбәр итеп, эшләмәгәннәрне җавапка тарттыру җаен күрербез. Кыскасы, һәр авылдан су алып китеп, аның эчәргә яраклымы, юкмы икәнен тикшертеп йөрү мөмкинлегебез юк. Безнең журналистларыбыз командировкалардан кайтып керми, кыерсытылганнарны яклаудан бушамыйбыз. Редакция эшсезлектән интегә, дип ялгыша күрмәгез.
Аннан соң, әдәплерәк булсак иде. Редакция шалтыратучының телефон номерын исәпкә ала. Җавап тотарга туры килмәгәе… Сез безнең белән түгел, хокукларыгызны кыскан, үз вазыйфаларын тиешенчә башкармаган түрәләр белән шул тонда сөйләшегез, аларны куркытыгыз! Ә исемегезне яшереп, телефон аша журналистка янау батырлык түгел. «Бу бүрәнә аша бүре куу» дип атала.
Сүз уңаеннан тагын искәртәсем килә: әлеге элемтә гозерләрегезне җиткерүдә уңайлык тудыру өчен. Чөнки безне дүшәмбе, сишәмбе һәм менә шушы турыдан туры элемтә вакытында гына туры китерү ихтималы зур. Редакциябездә хезмәткәрләр күп түгел. Журналистларыбыз гел юлда. Гомумән, бина саклап утыруның кирәге дә юк. Журналист кабинетта түгел, кайда да булса, очрашуларда булырга тиеш. Аннан соң, газетабыз кабул итү бүлмәләрендә секретарь тотарлык матди мөмкинлекләребез дә, өйдән алып китүче машиналарыбыз да юк: ишек төбендә көтеп торучы шофер да каралмаган. Чөнки бюджет хисабына яшәмибез. Дәүләт казнасыннан 1 тиен дә бирелми. Менә шушындый шартларда бюджет хисабына яшәүче басмалар белән көндәшлек итәрлек дәрәҗәдә эшләп ятабыз. Безгә язылу оештырыгыз, дип хакимнәргә дә ялынмыйбыз. Хезмәткәрләргә мәҗбүри яздыртылучы газеталар исемлегендә дә түгелбез. Әле менә шулай мәҗбүри тираж җыючы бер басма, «Безнең гәҗит»тә басылган язманы тар-мар итәргә теләгән. Ә журналисты кешеләр белән сөйләшүләрдә безнең журналистны мыскылларга азапланган. Шөкер, без заказ үтәмибез, гаделлекне эзлибез. Ә ул язма Балтачтагы мәктәптән эшләп торган директорның канун бозып куылуы турында иде. Аны әзерләгәндә, журналистыбызга хакимнәр тарафыннан акча тәкъдим итү очрагы да булган. Монысын да исбатлый алабыз. Кыскасы, «Безнең гәҗит» белән сак булырга киңәш итәм. Безнең журналистлар сатылмый, без гаделлек өчен эшлибез.
ДИНИ ТАПШЫРУ БЕТТЕ
Казаннан Фатыйма апа:
– Мәскәүдән дин турында тапшыру бара иде. 10 гына минут булса да, көтеп ала идек. Ул бетте, ник икән?
Бу сорауга без җавап бирә алмыйбыз шул. Минем белүемчә, ул түләүле һәм Мәскәү мөфтияте заказы буенча әзерлиләр иде. Кызганыч, Русиядә вөҗдан иреге сүздә генә. Мәчетләр төзү өчен урын алу зур проблема, правослау динен пропагандалаучы махсус телеканаллар бар. Ә менә мөселманнар тигез шартларга куелмаган. Бу милли мәнфәгатьләр буенча да шулай. Әле ДәүДума Русияне тоташ урыслаштыру буенча хәлиткеч гамәл кылып ята. Ул канун буенча бакчадан алып югары уку йортларына кадәр урыс әдәбияты һәм теле генә укытылырга тиеш. Юкса, Русиянең күп милләтле булуы, аерым милләтләрнең татарча яки марича сөйләшүе илнең бөтенлегенә куркыныч тудыра икән. Кызганыч, шушындый фашистик дип бәяләнерлек гамәлләргә кырыс рәвештә протест белдерүче сәясәтчеләр юк милли республикалар башлыклары арасында да.
СУСЫЗ КАЛАБЫЗ
«Газетадан журналист кайтып безнең чишмәләр турында язып киткән иде («Европача Әлмәттә су өчен көрәш» 2015, №33, 19 август). Хакимият ни дип җавап бирде икән? Хәзер безнең эчә торган чишмәбезгә терәтеп мунча салып куйдылар. Авылыбызны Әлмәткә кушканнан бирле рәт бетте.
Сүз Әлмәттәге Красноармейка микрорайоны проблемалары турында бара. Бу хакта аңлатма сорап, Әлмәт районы башкарма комитетының төзелеш эшләре буенча җитәкче урынбасары Илвир Әнәс улы Габдуллинга 20нче август көнне рәсми хат юлланды. Аның сәркатибе хатны алулары хакында хәбәр итте, тик җавап килмәде. Мөгаен, Әлмәт хакимнәре газета сүзенә дә, халык фикеренә дә төкереп карый. Хатны кабат юлларбыз һәм нәтиҗәне игълан итәрбез. Халык белсен нинди түрә эшләгәнен.
МӘКАЛӘНЕ УКЫЙСЫМ КИЛӘ
«Безнең гәҗит»тә «Каберстан»да кунакта» мәкаләсен таба алмыйм. Сөйләделәр, бик укыйсым килә. Шуны кабат бастыра алмассызмы?»
Әлеге сорауны бирүче ханымның исемен язып калырга өлгермәдем. Гафу итәр. Мәрткә китеп, үлде дип саналган, һәм берничә көннән терелгән апа турында сөйләүче әлеге язма газетабызның 2009нчы елдагы 6нчы май санында чыккан иде. Газетабызның интернет сәхифәсендә ул бар. Мин берүк язманы кабат бастыру яклы түгел. Аннан быелга бу мөмкин дә түгел. Шулай да, әгәр тагын да кызыксынучылар булса, киләсе елда апрель аенда чыгасы 32 битле газетага планга кертә алабыз. Шуңа сездән фикерләр көтәбез.
Хөрмәтле укучыларыбыз, әгәр шалтыратуыгызга бүген җавап булмаса, аны игътибарга алмадык, дип уйламагыз. Һәр гозер буенча эш бара. Чәршәмбе көннәрендә иртәнге 10нан 13 сәгатькә кадәр сездән шалтыратулар көтеп калабыз.
Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.
Комментарии