Семида татар тантанасы

Семида татар тантанасы

Казахстанның Семи шәһәрендә, Абай өлкәсе Татар иҗтимагый үзәгенең 35 еллыгына багышланган тантаналы бәйрәм чаралары узды. Алихан Букиханов исемендәге университетта, «Семи татарлары: тарих, гореф-гадәтләр һәм мәдәниятнең үсеше» дип аталган Халыкара фәнни-гамәли конференция булды, Түгәрәк өстәл уздырылды. Тантаналы чарада Казахстан һәм Татарстан галимнәре, ике халыкның да зыялылары катнашты. Чыгыш ясаучылар, бигрәк тә казах галимнәре, татарларның Җидесу төбәгендә мәгърифәт, дин, гыйлем таратуда керткән зур өлешләрен ассызыкладылар, далада таш калалар салган байлары турында сөйләделәр. Казах профессоры Арафат Мәҗит улы үзенең чыгышында, «Казахларга фән Мәскәү аша килгән, дип әйтәләр, әмма бу дөреслеккә туры килми, чөнки казахларга фән татарлар аша килде», диде. Һәм бу, чыннан да, шулай!

Семидагы тантаналы чара кысаларында татарлар белән бәйле фото-галерея һәм китап күргәзмәсе дә оештырылды, анда язучы Фәүзия Бәйрәмованың да тарихи китаплары куелган иде. Фәүзия ханым Семи шәһәрендә берничә тапкыр булып, биредәге татарларның тарихын өйрәнгән галимә, Чыңгыз Айтматовның татар әбисе Газизәбануның Семипалатинскидан булуы турында да беренче булып халыкка ул җиткерде. Казах галимнәре Фәүзия Бәйрәмованың «Ана» китабы белән дә бик кызыксындылар, аларның күбесе Чыңгыз Айтматовның әнисе татар икәнен белмиләр булып чыкты. Казахларга шулай ук Фәүзия Бәйрәмованың «Һиҗрәт», «Соңгы туранчы» китаплары турында да бай мәгълүмат бирелде, бу әсәрләрдә көчләп чукындырулар һәм репрессияләр тарихы язылуы әйтелде. Шунысын да әйтергә кирәк, язучының «Күчем хан» романын казах теленә тәрҗемә итү турында сөйләшүләр бара, чөнки анда һәр ике халык өчен дә уртак тарих, уртак милли каһарманнар.

Хөсәен АЙМАЛЕТДИНОВ,

Казахстан-Татарстан

Комментарии