- 02.04.2019
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2019, №13 (3 апрель)
- Рубрика: Тормыш сулышы
ШУНДЫЙ КЛИП БУЛАМЫНИ?
Марат Яруллин исемле җырлаучының (җырчы түгел!) «Ләйлә» дигән җыры турында фикерем бар. Шул очсызлы клипны көн саен ТНВ каналындагы «Манзара» тапшыруында күрсәтәләр. Тавыш, моң турында әйтеп тә тормыйм инде. Андый клип буламыни?! Урысча әйткәндә порнография бит ул. Ятактагы күренешләр, бер-берсенә ышкылып торулар… Әле җитмәсә Салават та катнашкан шул клипта. Салаватны төшергәч, клип популяррак булыр, дигәндер инде. Бүтәнчә тамашачы мәхәббәтен яулап булмый торгандыр. Телевизорны кайчан ачма – шуны күрсәтәләр. Күңелемә тиде, оят бит бу!
Мөнирә ИБРАҺИМОВА,
Чаллы шәһәре
Редакциядән: Телеканаллар җырны бушлай гына әйләндерми. Шуңа күрә «ни өчен күрсәтәләр икән ул клипны, андый клип буламыни?» дип аптырыйсы түгел – җырчы акча түли, шуңа клибын әйләндерәләр. Безнең чыганаклар буенча, «Манзара» тапшыруында клипны 2 тапкыр күрсәтү якынча 2-3 мең сумга төшә (нинди хезмәтләр пакетын сатып алуына карап). Ә җырчы «Манзара»га үзе дә кунак булып килсә, шуңа өстәп клибын да күрсәтсәләр, бәя 8 мең сум, ди.
ХЕЗМӘТ ХАКЫН БИРДЕЛӘР!
Газетабызның 11нче санында (20 март, 2019) «Алло, «Безнең гәҗит»ме?» сәхифәсендә Апас районы, Дәвеш авылында фермада эшләүчеләргә хезмәт хакы түләмәүләре турында язган идегез. Аллаһка шөкер, малайларга гыйнвар ае өчен акча бирделәр. Бөтен халык сезгә рәхмәт укый. Бу мәсьәләне хәл итүдә булышкан Айгөл Закировага зур рәхмәт! Февраль белән март өчен хезмәт хакын бирерләрме менә, юкмы. Ничек яшәргә кирәк бу авыл халкына?!»
Рузалия ХӘЙРУЛЛИНА,
Апас районы, Дәвеш авылы
НИК МИНЕМ ПЕНСИЯМ АРТМАДЫ?
Путин Указы нигезендә, баласы булган аналарның пенсиясенә акча өстәлә икәнен белгәч, 2017-2018нче елларда ук ике тапкыр Яшел Үзән районының Пенсия бүлекчәсенә бардык. Өч балабыз бар, барысының да туу турында таныклыкларын илтеп тапшырдык. Минималь пенсия алуыма карамастан, миңа бу өстәмә тиеш түгел дип җавап бирделәр. Өч баласы булган кайбер аналардан сораштым, үткән елда ук өстәмә түләү килде, диделәр. Нәрсәгә бәйле ул түләү, миңа нигә юк икән?
Гөлфирә БАҺАВЕТДИНОВА,
Яшел Үзән районы, Күгәй авылы
Пенсияне яңадан исәпләттерү («перерасчет») бөтен очракта да файдага түгел – бу хакта бик күп яздык инде. Аны аерым формула буенча исәплиләр. Пенсия баллары буенча «перерасчет» ясалгач, стаж азая. Мәсәлән, өчтән күбрәк баласы булганнарның «перерасчет» ясаганнан соң пенсиясе артмый диярлек. Хәтта күп балалы аналарның да пенсиясенә бер тиен дә өстәлмәскә мөмкин. Ул гына да түгел, яңадан исәпләттергәннән соң, кайбер кешеләрнең пенсиясе азрак та чыга. Тик монысыннан куркырга кирәкми: мондый очракта Пенсия фонды белгечләре пенсияне элек ничек булган, шулай калдыра, берничек тә киметә алмый. Әз хезмәт хакына эшләп йөргән, укыган чорда бала тапкан (ул вакыт стажга кертелми) хатын-кызларга пенсияне яңадан исәпләттерү, гадәттә, файдага була һәм аларның пенсиясе арта. Тик һәр очрак та индивидуаль. Кемнең пенсиясе – 3 тиенгә, кемнеке – 5 сумга, ә кемнекедер 200 сумга артырга мөмкин – Пенсия фондына барып, исәпләттереп карарга кирәк.
Без Яшел Үзән районы буенча Пенсия фонды бүлекчәсенә шалтыраттык, Гөлфирә апа турында сораштык. Пенсия фондында шәхси мәгълүматны бирмиләр, ә укучыбызның соравы шәхси мәгълүмат санала. «Гөлфирә апа безгә килеп, кабат «перерасчет» ясатып карасын, компьютер ничек дип күрсәтер бит», – диде исемен әйтмәгән хезмәткәр.
БАШТА ЯПТЫЛАР, ХӘЗЕР АЧАРГА КУШАЛАР…
Шәһәрдәге вак вагон-кибетләрне җимереп түккәннәр иде, хәзер яңадан ачарга кушалар, дип ишеттем. Ачыгыз, бизнес белән шөгыльләнегез, дигән чиновниклар. Сату-алу белән шөгыльләнеп акча эшләп була, ягъни дәүләт казнасына салым керәчәк дигән сүз. Әмма тукталыштагы пычракка баткан ул салкын вагон-кибет тишегеннән кем генә әйбер сатып алыр икән соң хәзер? Быел Минзәләдә профнастилдан ясап куелган шундый ларекның берсеннән печенье, кәнфит алган идем, өйгә кайтып чәй эчим дисәм, печеньем җебеп төште. Теге кибеттә искитмәле салкын иде, шуңа гына каты күренгән икән печеньесы. Кыскасы, хәзер барыбыз да гипер-супермаркетлардан алырга тырышабыз товарны. Ул вагоннан кем генә товар алыр икән…
Мәүлидә ГАЙСИНА,
Минзәлә районы, Хуҗамәт авылы
***
Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашачакбыз, сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне кабул итеп алачакбыз. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.
Мөрәҗәгатьләрне Фәнзилә МОСТАФИНА кабул итеп алды

Комментарии