- 02.05.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №16 (28 апрель)
- Рубрика: Тормыш сулышы
И рәхәтләндем бу ялларда авылда эшләп. Бакча чистарттык, орлыкка бәрәңге чыгардык, салам да эләкте… Яз айларында эш аеруча күп. Бөтен авыл халкы шул мәшәкатьләр белән мәшгуль. Шулай да күңелле. Кичләрен тынып калган урамнарга төтен исе тарала. Әле анда, әле монда учак ягып, чүп-чар яндыралар. Яратам да шул мизгелләрне. Өскә төтен исе сеңсә дә рәхәт. Кырларда да кызу чор – һәр җирдә чәчү гөрли. Караңгы төнгә кадәр трактор тавышлары тынмый. Өйдәге эшләрне бераз җайга салгач, үзем дә чәчүдә катнаштым бит әле. Басып карап торгансыңдыр, диярсез. Юк, алай гына түгел.
Чәчү кырына барып, кеше эше калдырып йөрү уема да кермәгән иде. Сәбәбе шул: безнең бәрәңге бакчасы башыннан колхоз кырлары сузылып китә. Колхоз дип сөйләргә ияләнгәнмен инде. “Чынлы” – республикабызда үз көнен үзе күрүче, инвесторларга бирелмәгән, алдынгы рәтләрдә баручы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләрнең берсе. Игенчелек, терлекчелектә Татарстанда аңа тиңнәр юктыр да. Салам керткәндә артыбыздагы кырларга карап, хозурланып тордым. Бөтен яклап эш гөрли. Иркен кырларның берсендә – арпа, икенчесендә – люцерна, өченчесендә шикәр чөгендере чәчәләр. Уңганнар мәш килә. Нишләптер, чәчү кебек зур эшне минем дә якыннан күзәтәсем, аз гына булса да анда катнашасым килде. Кырык эшне кырык якка ташлап, шикәр чөгендере чәчелә торган җиргә киттем.
Кырда баш агроном Рәис абый Рәимов мәш килеп орлык тикшереп йөри иде. Ул – үз эшенең остасы, балачактан ук колхозда иң алдынгы кадрларның берсе булып күңелемә кереп калган. Аның янына бардым. Ә тракторчылар әле ерак, кырның теге башында ук. Алар килгәнче гәп корып алдык.
– Рәис абый, монда сезнең Кара диңгез, кояшта кызыну турында хыялланасы да юк. Битләрегез бик тигез каралган…
– Әйтәсе дә юк, диңгез үзебездә үк. Күпме телисең, шулкадәр “коен”. Иртәнге сәгать 5тә чыгып китәбез, кичке 10нарда кыр “диңгезе”ннән кайтып керәбез. Җилле кояш көне буе тигезли.
– Чәчү эшен кайчан башладыгыз?
– Бер атна чамасы бар. Җирнең шактый өлеше чәчелде инде. 800 гектарга шикәр чөгендере утыртырга планлаштырдык. Бездә кара туфракта ул шәп уңа. 2200 гектарга исә, нигездә, арпа, бодай чәчәбез. Эш параллель рәвештә берничә кырда бара. Әлегә, күз тимәсен, бар да җайлы эшләнелә.
– Мондый зәп-зәңгәр орлыкны беренче тапкыр күрүем. Шикәр чөгендеренеке димәссең дә. Кызык! Башкалар да шуны чәчәме икән? Үзенчәлеге нидә соң?
– Зәңгәр төсле тышча ул – чөгендер орлыгын химикатлардан саклаучы матдә. Ә эчендә гади орлык. Аны Бельгиянең “Сесвендерхаве” фирмасы җитештергән. Чөгендер орлыгының орикс, крокодил кебек сортларын чәчәбез.
Ул арада “Чынлы” ҖЧҖ директоры Барис абый Гафуров та пәйда булды. Олы башын кече итеп, кул биреп күреште. Кайчакта кешенең бер ягымлы карашы да җитә. Күңелем күтәрелеп китте. Хуҗа машинасына утырып, кырлар карарга киттек. Дәрья икән ул безнең колхоз җирләре. Очы-кырые юк. Барысы да сөрелгән, ерактан ялтырап тора. Әмма бераздан игътибарымны янәшәдәге ташландык җир җәлеп итте. Сорамый булдыра алмадым.
– Бусы – Ульян өлкәсенә караган Рус Цильнасы җире. Алардан сорап караган идем, бирмәделәр. Үзләре дә чәчмәде, без дә файдалана алмадык. Шулай ташландык хәлдә ята инде менә. Җирнең буш торуын, анда чүп үләне үсүен күрсәм, йөрәк әрни, – ди Барис абый.
– Кайбер район һәм авылларда гел зарланганнарын гына ишетергә туры килә: әле техника юк, әле ягулык җитми, орлык табу да проблема, диләр…
– Ул яктан, икеләнмичә әйтә алам, проблема юк безнең. Кул астында барысы да бар, Аллага шөкер. Орлыкны да, техниканы да алдан әзерләп куйдык. Кырга чыккач кына, ватык техника рәтли башлау ул – эш түгел. Чәчү вакытында секундлар да санаулы. Көннәр матур тора. Файдаланып калырга кирәк. Кайчакта эшче куллар җитенкерәп бетми, ул очракта инде ярдәмгә читтән киләләр.
– Шушы ике сәгать эчендә генә дә әллә ничә килеп киттегез. Һәр агрегатта ышанычлы кадрлар баскан бит югыйсә…
– Минут саен хәбәрләшеп торабыз. Аллага шөкер, бездә кадрлар үз эшен җиренә җиткереп эшли. Агроном агроном урынында, бригадир бригадир эшендә… Шулай да бөтенесен үзем гел контрольдә тотам. Көнгә шушы кырларны әллә ничә тапкыр урыйм. Иртәнге сәгать 5тә чыгып китәбез, караңгы төнгә кадәр инде.
Шул арада мин көткән чөгендер чәчүче трактор да килеп җитте. Рәмис абый Айнулловтан рөхсәт сорап, янына утырдым. Бераз күзәтеп бардым, аннары ул рульне миңа тапшырды. Берничә буразна шикәр чөгендере чәчеп карадым. Әмма эше бер дә җиңел түгел. Озак җәфаланмадым, кеше-кара күргәнче дип, йөртүче урыныннан тизрәк төшү ягын карадым. Хәзер бераз курка да башладым. Нәкъ менә шушы рәтләрдә чыкмый калса, бетте баш! Ояты ни тора.
– Рәмис абый, эшең бик җаваплы. Тракторыңның ватылып интектерә торган гадәте юкмы соң?
– Юк алай, зарланмыйм. Алдан әзерләдек бит. Аннары, ватылса да аптырамыйм инде. Туктыйм да ясыйм. Ничә еллар буе техника эчендә маташкач, сәбәбенә тиз төшенәм.
– Тәүлек буе туфрак, май, тимер-томыр эчендә кайнашу ялыктырадыр да. Авылда калганга үкенгән вакытлар да булгалыйдыр? Барысын да ташлап, шәһәргә качасы килмиме?
– Нишләп үкеним, ди?! Шәһәрдә дә машина газы сулап кына йөрисе. Кечкенәдән техниканы яраттым. Шуңа зарланмыйм. Армиядән кайткач та, комбайнга утырган идем. Шуннан төшмәдем инде. Стаж бар.
Эш авыр булса да, кырда күңелле. Монда тормыш кайный. Шунда ук киңәшмә дә ясап алалар. Язның бер көне ел туйдыра, диләр бит. Мин дә онытылып, сәгатьләр буе йөрдем буталып. Тагын бер кат инандым: җиргә игътибар, хөрмәт зур бездә. И авылым, беләсеңме, бар ягың да җитеш булгач, башкалар янында сине мактап сөйләве дә рәхәт бит.
Берничә сәгать вакыт узганын сизми дә калдым. Кайтырга кирәк. Көзгегә караган идем, муен, күз, борын, иреннәр – кыскасы, бөтен җиремә тузан кунган, каралып беткәнмен. Аның каравы, күңел көр иде. Ә өйдә… Әлбәттә, әни елмаеп каршы алмады.
– Инде чыгып киткәнеңә ничә сәгать үтте. Агроном урынына сине куймаганнардыр бит, – ди.
– Юк. Агрономнар үз урынында. Аларны мин түгел, шул өлкәдә белгеч булганнар да алыштыра алмый әле. Тракторчы Рәмис абыйны гына бераз ял иттердем, – дип мактангач, әни дә елмаеп куйды. Аннары үзебездә чәчү башланды. Бисмилла әйтеп, бакчага суган утыртырга чыгып киттек. Аллаһы Тәгалә яхшы һава торышы биреп, мул уңыш насыйп итсен инде. Колхозларга да, хуҗалыкларга да.
Лилия ЙОСЫПОВА.
Чүпрәле районы, Кече Чынлы авылы.
Чәчүдә бер көн,
Комментарии