Очрашулар, очрашулар…

Белгәнебезчә, очрашуларның төрлесе була. Кайсы бер дә уйламаганда, көтмәгәндә (һәм шунысы белән кадерледер дә кебек) үзеннән-үзе килеп чыга, кайберләре исә алдан планлаштырылган, оештырылган була.

1937нче елда гаепсезгә репрессияләнеп, 15 елдан артык гомерен сөргендә үткәреп, 1955нче елда акланган язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Гомәр Галинең тууына 110 ел тулуга багышланган, аның туган авылы Иске Тинчәледә үткәреләчәк тантананы Сабан туе бәйрәме белән бер көнгә туры китерүләрен урынлы санап, без, бер төркем гармунчылар һәм җырчылар, Казаннан кайткан идек. Мәйданга җыела башлаган халык арасыннан күңелем белән Гомәр Галинең олы кызы Алсу апаны эзләдем ул чакта…

2002-2003нче еллар булгандыр, бакчама барырга чыккач, Казанның шәһәр яны вокзалында электричканы озаграк көтәргә туры килгән иде. Тирә-ягыма карана-карана басып торганда күзем гаҗәеп ягымлы бер хатын-кызга төште. Ул да миңа таба карап-карап алгалый. Шулай икебез дә бер-беребезгә тартылуыбызны тоеп, бер дә уйламаганда сөйләшеп киттек. Ул да бакчасына бара икән. «Әллә авылыгыз шул якта булып, шунда кайтуыгызмы дип уйлаган идем», – дидем мин. «Авылым да шул якта, тик бу юлы анда кайтуым түгел әле», – диде ул. Сөйләшә торгач, икебез дә бер авылныкы булып чыктык. Мин үзем авылдан бала чакта ук киткәнлектән, авыл кешеләренең күбесен танымыйм, шуңа әлеге ханымның кем икәнлеге белән кызыксынам. «Буа районының Иске Тинчәле авылыннан, ишеткәнегез булса, Гомәр Гали кызы, Алсу апаң булам», – диде ул. Ишеткәнем генә түгел, әле шушы араларда гына М.Мусинның Гомәр Гали турындагы истәлекләрне туплап чыгарган китабында үземнең дә «Буалылар» җырым басылып чыккан чак иде бу. Шулай бер уйламаганда авылыбыздан чыккан зыялы кешенең затлы кызы белән танышып киттем.

Алсу апа белән икенче очрашуыбыз Гомәр Гали яшәгән йортка истәлек тактасы элү уңаеннан оештырылган рәсми җыенда булды. Ул тантанага күп кенә язучылар, җәмәгать эшлеклеләре һәм Гомәр Галинең күп санлы туганнары җыелганнар иде. Аның ике кызы – Алсу һәм Гүзәл апалар да шулар арасында иделәр. Бу юлы Алсу апа инде шактый олыгаебрак киткән булса да, мин теге чакта кызыгып күзәткән затлылыгын әле дә югалтмаган иде. Тантанадан соң кунаклар өчен оештырылган чәй өстәлендәге сөйләшүдә «халык дошманы» балаларын кыерсытулар турында сүз чыккач, Алсу апаның: «Юк, мин алай зарлана алмыйм, кешеләрдән үземә карата кырын караш сизмәдем», – дип җавап биргәне хәтердә. Әйе, үз күңеле чиста кеше бүтәннәр пычрагын да гомере буе саклап йөртә алмыйдыр шул… «Халык дошманы» кызы булганга үзе теләгән Казан университетына керә алмавына да уфтанмый Алсу апа. Казан медицина институтын тәмамлаган ул, Русиянең атказанган табибәсе дигән исеме бар.

Гомәр Галинең кече кызы Гүзәл апаның ул мәҗлестә сөйләгәннәре дә күңелемә уелып калган. Әтисе кулга алынып 4 ай узгач, әниләре Харирә апаны да төрмәгә алып китәләр. Ул чакта кызларның берсенә бары тик 7 яшь, икенчесенә 2 генә яшь була. Әби-бабалары балаларны үзләренә алырга теләсәләр дә, аларның теләген исәпкә алмыйча, кызларны балалар йортына тапшыралар. Гүзәл апа әнисенең төрмәдә Тухачевскийның сеңлесе, С.Атнаголның хатыны белән бергә булганлыгын, Харирә апаны Мариинскийга күчергәч, Сәйфи Кудашның хатыны Абруй апа белән бер лагерьга эләгүләрен дә сөйләгән иде. Шунда әнисе белән булган гыйбрәтле хәлләрне искә алган иде. Үзенең йомшак күңелле булуы белән тоткын хатын-кызлар арасында хөрмәт казанган Харирә апа һәм шуның аркасында күп кенә күңелсезлекләрдән, кайчакта хәтта үлемнән дә котылып калгалаган. «Әтием белән әнием бик көчле ихтыярлы кешеләр булганнар, – дигән иде Гүзәл апа. – Мөгаен шул геннар безгә дә күчкәннәрдер. «Халык дошманы» балалары исемен күтәреп яшәгән иң авыр чакларда да яшәргә көч таптык, югалып калмадык, белем алдык, кеше булдык…» Гүзәл апа Русиянең танылган математика белгече.

Язмамның башында искә алган Буа районы Иске Тинчәле авылында оештырылган Гомәр Гали исеме белән бәйле бәйрәмдә, кызганыч, мин аның кызларының берсен дә очратмадым. Ирексездән: «Әллә инде әледән-әле әтиләре исемен күтәрүләрне һәм, бигрәк тә, җыелышкан саен мәҗлес оештыруны артыграк, килешсезрәк нәрсә итеп тоялар микән?» – дип тә уйлап йөрдем. Чыннан да, инде күпләр мәрхүм туганнарын Коръән мәҗлесләрендә искә алган көндә, Гомәр Галинең 110 еллыгында хәмер эчеп утыру урынлымы икән соң? Мин үзем Гомәр Галигә багышланган мондый мәҗлесләрнең икенчесендә булдым һәм үзебезнең концерт төркеме белән Казаннан кайтуыбызның кирәк булуына да шигем туды хәтта. Чөнки сәхнәдә безнең төркем чыгыш ясаганда Казаннан әлеге зур тантанага кайткан кунакларның берсе дә мәйданда күренмәде. Инде концертыбызны тәмамлап, безнең төркем чәй эчәргә дип, махсус корылган чатырга килеп кергәндә кунаклар чын-чынлап «кунак булып» өлгергәннәр иде. Бәлки, баштарак өстәл артында Гомәр Галине искә алып сөйләшүләр дә булгандыр, тик безгә аларны ишетергә туры килмәде. Үзебезнең әйтәсе сүзләрне дә кунакларга җиткерә алмадык. Инде байтактан өстәл артында утырып «арыган» кунаклар чыгып киткәч булса да, безнең янда утырып калган авыл интеллигенциясе белән бергәләп «Туган тел»не һәм «Казан кичләре»н «Тинчәле кичләре»нә әйләндереп җырладык без. Җырламаслык та түгел иде шул әлеге җырларны. Авыл сабан туенда халкыбыз көйләрен башкару да бик урынлы булгандыр, минемчә. Шуның өстенә баянчыларыбыз Наил Бариев һәм Зәкәрия Җәләлетдиновлар халкыбызның берсеннән-берсе матуррак көйләрен иң югары дәрәҗәдә башкардылар. Ә җырчыларыбыз исә – заманында «Саз» ансамблендә йөреп, җырларны иң югары кимәлдә башкарырга өйрәнгән Шәүкәт Әгъзамов, Сара апа Садыйковадан җыр дәресләре алып калырга өлгергән Гөлсирә Хәбибуллина һәм озак еллар «Хәзинә» ансамблендә йөргән гаҗәеп матур тавышлы Вәзия Сафина башкару осталыклары белән авыл халкын шаккатырдылар. Иске Тинчәле авылыннан 85 ел элек аерылып чыккан Сарсаз авылы кызы – яшь җырчы Хәния Газизованы аеруча җылы кабул итте халык. Билгеле инде, Сабан туена якын тирәдәге авыллардан да кеше күп килгән иде. Шулар арасында Хәниянең сабакташлары да булган икән. Казаннан кунакка кайткан дусларының җырчы икәнен әле алар моңа кадәр белмәгәннәр дә.

Музыка һәм җырларга бирелеп, ризык тулы өстәлгә дә һич исләре китмәде безнекеләрнең, югыйсә нәрсә генә юк иде бу гаҗәеп бай табында! Әллә нинди, моңарчы күргәнем дә булмаган аракы шешәләре дә мул күренде. «Буа аракысы бугай бу», – дип сөйләшкәләделәр өстәл артындагылар. «Бәйрәмнең тәмамланганын да көтмичә, чатырга шул шешәләргә алданып ашыктылар микәнни Казан кунаклары?» – дип уйлап алдым мин. Югыйсә, ул шыксыз шешәләрдән мин иң татлы бал да эчмәс идем…

Халык арасында йөрсәң, күп нәрсәләр ишетәсең бит ул. Шундагы имеш-мимешләр арасында Гомәр Гали кызларының бәйрәмгә кайтмавының сәбәбе, чыннан да мин уйлаганча, әледән-әле әтиләренең исемен күтәреп, мәҗлес оештыруны ошатмау икәнлеге турында да сүзләр йөри иде. Мин бу сүзләргә чын күңелдән ышандым, чөнки чама белмәүнең килешмәгән нәрсә икәнлеген, мин якыннан күреп белгән Алсу апа һәм аның кебек үк хөрмәткә лаек Гүзәл апа гына түгел, халык арасындагыларның да күбесенең аңлаганын ишетеп, күреп кайттым…

Казанга кайтып, берникадәр вакыт узганнан соң, Алсу апаның авырыбрак торганын ишеттем. Шуңа, соңгарак калып булса да, Алсу апа белән очрашуларым һәм аның әтисе – күренекле авылдашым Гомәр Галигә багышланган бәйрәм-мәҗлесләрнең үзем катнашканнарыннан соң кичергән хисләрем белән уртаклашасым килеп язарга булдым мин әлеге язмамны.

Әлфия ФАЗЛЫЕВА,

Казан шәһәре

Комментарии