«Әни истәлекләрен Гөлшат Зәйнәшевага әйтеп яздырды»

«Әни истәлекләрен Гөлшат Зәйнәшевага әйтеп яздырды»

Күптән түгел Әлфия Авзалованың китабы кулыма килеп керде. Хәтерләсәгез, аны 21нче февральдә Казан Ратушасында тәкъдим иткәннәр иде. Ул дүрт өлештән, 544 биттән тора: беренче бүлеге «Үзем турында» дип атала. 1995нче елда шушы исемдәге китабы нәшер ителгән булган, шуны кабатлап бастырганнар. Анда Әлфия апа үзенең тормышы турында сөйли. Икенче бүлектә – Әлфия апаның дуслары, аның белән таныш кешеләр, сәнгать әһелләренең истәлекләре. Өченче бүлектә – ноталар һәм мәшһүребезнең җыр сүзләре. Дүртенчесе – компакт-диск. Анда Әлфия Авзалованың 100 җыры кертелгән.

Китапның беренче бүлеген бер көндә укыдым да, Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия ханымга шалтыраттым.

Елый-елый укый торган хатирәләре бар, бу китапны күпләр укымаган булгандыр. Газетабызда берничә битен генә бастырып чыгарырга рөхсәт итегезче, Зөлфия ханым? – дим.

Ә Зөлфия ханым ул үзе дә тышкы кыяфәте белән генә түгел, холкы белән дә Әлфия апа кебек – ачык йөзле, ярдәмчел.

– Әлбәттә, бастырыгыз, Айгөл! Бу хакта сүз дә була алмый, – дип, хуплады гына. Китап хакында азрак әңгәмә корып алдык:

– Без бу китапны Президент ярдәме белән, үз акчаларыбызга чыгардык. Чыкканнан соң, китапны күп җиргә бушлай тараттык: китапханәләргә, татар мәктәпләренә. Рус мәктәпләре дә әйтә хәзер: «Рус теленә тәрҗемә итеп чыгарыгыз да, безгә дә бирегез әле бу китапны», – диләр. Хәзер тәрҗемәчеләр таптык, инглиз һәм рус телләренә дә тәрҗемә ителәчәк китап. Рус мәктәпләренең дә моның белән кызыксынуы аңлашыла – бу ТАССР тарихы белән бәйле, әни Татарстандагы сәнгать өчен күп эшләгән кеше. Әни бу «Үзем турында» дигән өлешен китап итеп 1995нче елда чыгарган иде. Ул китапны Гөлшат Зәйнәшева язды. Әле дә хәтерлим, ул вакытта диктофоннар юк бит. Гөлшат апа безгә килә, әни тәмле әйберләр пешереп тора, бер якта майда кызарып пәрәмәчләре пешә, бер якта Гөлшат апа әни сөйләгәннәрне кәгазьгә язып утыра. Өчәр, дүртәр сәгать утыралар иде. Талашып та китәләр: «Алай итеп язмыйсың!» – ди әни. «Юк, анысын да язарга кирәк!» – ди Гөлшат апа. Шуннан көлешәләр, кочаклашалар, үбешәләр – аларның бу дуслыгы турында аерым бер китап язарлык! Алар утны да суны да бергә кичкән, аерылгысыз дуслар иде. Андый дуслар сирәк була. Мин бу китапның икенче өлешенә үзем төрле кешеләрдән истәлекләр туплап йөрдем. Билгеле, аларның күпчелеге рус телендә иде һәм без аны Рәшит абый Минһаҗ белән Азат Яшәргә тәрҗемә иттердек. Рәзинә Сәитгәрәева да булышты. Тик бер әйбер ошамады, китапны тәкъдим итү кичәсендә Рәзинә ханымның: «Бу китапны мин яздым, аның авторы мин», – дип, интервью бирүе. Китаптагы беренче бүлек Гөлшат апа белән әнинеке, икенче өлешне мин тупладым, шулай булгач мондый әйбер әйтү дөрес түгел. Тәкъдим итү кичәсендә китапны өстәлгә күпләп тезеп куйган идек. Анда килгән кешеләр аны бушлай алды. Тик шундый кешеләр дә булган – бишәрне, унарны алганнар һәм соңыннан аны кемнәргәдер биреп, җир асты кичүләрендә саттырганнар. Без бу китапны сатуга чыгармадык әле, ул бушлай гына таратылган иде. Тик менә хәзер яңа партиясен сатуга чыгарырга дип әзерлибез. Тәрҗемәчеләр бик кыйммәт, фондка чыгымнарны капларлык акча кирәк, – диде Зөлфия ханым.

Әлфия Авзалованың истәлекләрен Зөлфия ханым рөхсәте белән бер өлешен бастырабыз. Китап сатуга чыккач, хәбәр итәрбез, аны тулысынча укый алырсыз.

Әлфия Авзалова: «Үзем турында»

(Легендар җырчы Әлфия Авзалованың шул исемдәге китабыннан бер өзек)

Мин үземнең балачагымны бишенче яшем белән барган чагымда булган хәлләрдән башлап хәтерлим. Әнием миңа биш яшь тулгач үлде. Ә мин әниемнең әле исән чакларын, бөтен булган хәлләре белән үк булмаса да, ачык хәтерлим. Димәк, миңа әле ул чакта дүрт кенә яшь тулган булган. Әнием үлгәнгә кадәр булганнарны язам.

Бик нык хәтеремдә калган: Кабан дигән авыл. (Башкортстанның Калтасы (хәзер Краснокама) районындагы авыл). Кечкенә генә ике тәрәзәле, салам түбәле тәбәнәк өй. Менә көннәрдән бер көнне әтием эчеп-исереп кайтып керде. Мондый көннәр бик еш була иде. Ишекне юньләп япмады да, тыштан өйгә салкын кереп тулды. Мин ике яшьләр чамасындагы сеңлем Флүрә белән мич башында утырам. Өс-баш фәкыйрь, шулай да әнием безнең чәчләрне тарап үргән, кулыбызга чүпрәктән үзе теккән курчакны тоттырган. Сеңелем белән курчаклы уйныйбыз. Ишектән кереп тулган салкыннан бөрешеп, әтигә карыйбыз. Әтинең күзләре акайган, төкерекләре чәчелә, ямьсез сүзләр әйтеп сүгенә. Әни тиз генә безгә таба йөгереп килеп, мич башына менде, утыннар артына качты. Күреп өлгердеме, әллә балалыгым белән әниемнең кайдалыгын мин әйттемме, әти йөгереп килеп, әниемне утыннар арасыннан өстерәп төшерде дә, кыйнарга тотынды. Мин бик каты кычкырып елый башладым. Сеңлем дә акырып елап җибәрде. Әти әнине кыйный, ә үзе безне юатмакчы була. Минем муеныма крендельләр тезелгән бау кигезде. Бавы белән крендель кигезсә дә, мин акырып елыйм: «Әнигә тимә! Әнигә тимә!» – дип акырам. Әниемне чәченнән өстери-өстери кыйный да кыйный. Башларына суга, эчләренә тибә (бу юлларны язганда күземә яшь, бугазыма төер тыгылды). Әниемне шулай кыйнаулары аның еш була торган иде.

Бер көнне әнине кыйнады да, сыерны алып чыгып китеп, сатып эчеп кайтты. Минем: «Сыерны алып кайт! Кая куйдың безнең сыерыбызны?! Безнең сыерыбыз нинди матур иде, нигә алып киттең дә кире алып кайтмыйсың?..» – дип, такмаклый-такмаклый елаганым исемдә. Минем әти Афзал шул Кабан авылында даны чыккан бер ялкау адәм булган. Авыл халкы аны Ялкау Афзал дип йөрткән. Ялкаулыгы өстенә, эчкече, соңгы ыштанын сатып эчә торган тәрбиясез кеше булган. Сыерны сатып эчкәч, әни бик кайгырды. Ач калабыз дип, безне кочаклап елый иде. Чөнки авыл кешесенең бар карап торганы шул сыер бит. Игеннәр уңмагандыр инде, ипи юк, кеше сөт белән генә диярлек көн күрә. Без сөтсез калдык. Әтинең гамендә дә юк. Ул эчеп кайта да сугыша, кайта да сугыша. Җитмәсә, авыл җирендә кайдан чыккандыр ул гадәт: карта уйный, кемнәрдәдер карта уйнап, оттырып кайта да, өйдәге әйберләрне чыгарып сата. Сыер да шулай картада оттыруыннан сатылгандыр, мин, сабый, аңламаганмындыр. Хәтта өс киемнәрен дә картага оттыра иде.

Бүгенгедәй хәтеремдә: бер көнне әти ыштан-чалбарын онытып, итәге тубыктан хатын-кыз күлмәге киеп кайтып керде. Кырык ямаулы шул иске күлмәкне киеп урам буйлап кайтырга ничек оялмагандыр, хәзер уйлыйм-уйлыйм да, шаккатам. (Үз әтиең турында мондый сүзләр язу яхшы түгел, әлбәттә, үземә дә авыр, нишлим соң, дөресе шулай). Озак вакытлар шулай хатын-кыз күлмәге киеп йөргәне исемдә калган. Әзрәк аек көннәре дә булгандыр инде. Төшемдә күргәндәй булып кына чабата ясап утырганнары, чабата ясаганда, бик моңлы итеп, йомшак кына тавыш белән әкрен генә җырлаганнары искә төшә. Кайчакта уйлыйм: эчмәсә, эшләсә, үзе болай ярыйсы гына кеше булган булыр иде. Ләкин бик яхшы кешеләрне дә кешелектән чыгарган аракы безнең әти кебек йомшак, булдыксызларны бигрәк тиз бозып, гамәлдән чыгара бит ул.

Әнием, бәхетсез, нинди бәндәгә тап булган бит! Актаныштан шушы Кабан авылына килен булып төшкәч, әтинең туган-тумачасы, күрше-тирә әниемне бик яраткан. Холкы-фигыле белән әнием бик күркәм булган. Төскә-биткә дә матур, буйга-сынга да зифа булган. Гүзәллек мәгънәсендәге Миңямал дигән исем дә үзенә туры килеп, килешеп торган. Күз алдымда һаман да тере кебек: кара бөдрә чәчле, коңгырт кара күзле, түгәрәк йөзле, кечерәк гәүдәле, бик сөйкемле иде ул. Йомшак кына тавыш белән әкрен генә көйли, җырлый иде. (…)

Әнием бер генә кешегә дә авыр сүз әйтә алмый торган йомшак холыклы булган. Юкса, эчеп-исереп кайткан әтигә каршы сүз әйтер, үзен шулай кыйнарга ирек бирмәс иде. Хәер, башы-күзе тонган исерек ир кешегә хатын-кыз, бигрәк тә әни кебек ябык кына, чандыр гына яшь хатын-кыз ничек каршы тора алсын? Әнием шушы газаплы тормышка дучар булуын әтием белән бергә тора башлагач та аңлап алган. Тора башлаганнарына биш ай тулганда әни әтидән аерылып Актанышка кире кайтып киткән. Әтинең күрсәткән михнәтләреннән котылмакчы булган. Мин ул вакытта әнинең карынында дүрт айлык кына булганмын. Мин Актанышта туганмын. Ләкин әти безнең арттан Актанышка килгән, әнигә эчмәм, сугышмам, кадерләп кенә йөртермен, дип, антлар биргән. Әни әтинең вәгъдәләренә ышанган, мине дә әтисез итәсе килмәгәндер инде, ризалашып, әтигә ияреп, тагын Кабанга килгән. Шулай итеп, болар яңадан бергә яши башлаган. Әмма әти яхшы якка үзгәрмәгән, эчүен дә, карта уйнавын да дәвам иттергән, йорт-җирне карамаган, эшләмәгән, дөнья көтәргә, балаларын тәрбияләргә уйламаган. Бөтен авырлык әни җилкәсенә төшкән. Минем арттан дөньяга сеңлем Флүрә, аның артыннан сеңлем Гөлсирин туган. Без – кыз балалар, якты дөньяга туганбыз да, әмма безне караңгы көннәр, шомлы төннәр каршылаган. Безнең баш очыбызда ятимлекнең кара пәрдәсе, ачлык тырнаклары көтеп торган. Әнием исән-сау яши алган булса, бәлки, без әнинең канаты астында ятимлек тоймаган, ул кадәр үк ачлык күрмәгән булыр идек тә бит, бәхетсезлеккә каршы, әниебезнең гомере бик кыска булган шул. Ул 30нчы елларның урталарында безнең якларда бик таралган, бик күп кешеләрнең гомерен өзгән тиф авыруыннан 26 яшендә вафат булды.

Әниемнең авырган, үлгән көннәре дә бүгенгедәй хәтеремдә, һич күз алдымнан китми. Ишек алдыбызда ике йорт иде. Безнең кечкенә генә өйдән башка анда тагын бер өй бар иде. Анысында әтинең бертуган энеләре яши иде. Әтинең энесен мин Шәкерт абый дип, аның хатынын Мулла җиңгәй дип йөртә идем. Әтинең энесе Шәкерт абый йомшак күңелле, юмарт кеше иде, ләкин аның хатыны Мулла җиңгәй бик саран, каты холыклы иде. Шәкерт абый безгә – кечкенәләргә берәр ризык заты бирсә, Мулла җиңгәй усал итеп, Шәкерт абыйны үтерердәй булып карап тора торган иде. Без сеңелем белән аларга керергә курка идек. Шулай да, бер ишек алдында торгач, туганнар да булгач, аралашып, йомышка керешеп яшәгәнбездер инде. Бер көнне сәкедә тезелеп, ямаулы иске юрганны баштан ук ябынып ятабыз, минем бер ягымда – әнием, икенче ягымда – Флүрә сеңлем, әнинең теге ягында тагын иске-москы чүпрәккә төрелгән бер нәрсә кыймылдый. Анысы безнең кечкенә сеңлебез – бер атналык кына Гөлсирин икәнен елап җибәрүеннән аңладым. Әниемнең тәне мич кебек кайнар, мин аңар елышып яткач, туңмыйм, миңа хәтта эссе… Шул чакта өйгә Шәкерт абый белән әти килеп керде. Әти әниемне яткан урыныннан күтәреп, урамга алып чыгып китте. Әнине капка төбендәге ат җиккән чанага салып, урам буйлап алып киттеләр. Без – өч бала юрганнарыбызга төренеп, сәкедә ятып калдык. Мин тәрәзә төбенә басып, бозлы пыяланы тыным белән эретеп, чана артыннан карап калдым. Әниемне кая алып киттеләр икән, дип елый башладым. Миңа кушылып сеңлем Флүрә дә елый. Гөлсирин дигәненең елавы юрган астыннан ишетелеп тора. Өй салкын, шыксыз. Тышта шомлы, сызгырып җил улый. Күпмедер вакыт үткәч, хәтеремдә калмаган, безне иске-москыга төреп, өебездән алып чыктылар да, Шәкерт абый белән Мулла җиңги үз өйләренә алып керделәр. Нәрсәләр ашатканнардыр, нинди сүзләр әйткәннәрдер, алары истә калмаган, ләкин үзәк өзгеч, әле дә йөрәкне чеметтереп алып авырттыра торган хәлләр хәтердә калган. Без Флүрә белән сәкедә уйнап утырабыз, ә җиңгәй бала имезә. Аның үзенең дә ими баласы бар иде, безнекеннән шактый зур иде. Күзем төште – аның баласы безнең баланың күзенә төртә! Мин үзебезнең баланы жәлләп елыйм. Җиңгәй миңа усал итеп карый, үз баласын имезә-имезә дә, иркәләп, бишеккә сала. Безнең бала ачыккан, авызын кыеш-мыеш китереп ими эзли, аңа ими бирүче юк. Минем елаганны күрепме, үзенең намусы уяныпмы, җиңгәй сөте имелеп беткән күкрәкләрен минем сеңлем авызына каптырган булды. Сеңлем Гөлсирин, елый-елый арган кечкенә җан иясе, сөтсез имчәкләрне суыра башлады. Җан-фәрманга суырды, газизем. Әзрәк тынычлангандай булу белән, җиңгәм имчәкләрен бала авызыннан тартып алды. Мин үксеп-үксеп җыладым.

Әти кайтмый да кайтмый. Без кешедә яшибез. Сөйләшәләр, мин шул сөйләшүләрдән аңладым: әни бик каты авырган икән, аны больницага салганнар икән. Әнинең шулай каты авырып больницага керүен ишетеп, Актаныштагы апабыз, әнинең бертуган апасы Закирә апа килде. (Без аны Җыракай дип йөртә идек. Соңыннан минем балаларым – кызларым Гүзәл белән Зөлфия дә аны шулай Җыракай дип йөрттеләр. Җыракай – ерак әнкәй дигәнне аңлата). Закирә апа – Җыракай безне үз өебезгә алып чыгып, безнең белән өч-дүрт көн торды бугай. Безне үз янына утыртып сөйләгәннәре әле дә исемдә.

– И, балакайларым, Аллаһы Тәгаләдән ялварам: әниегез тазарып чыксын иде дә, сезне үзе тәрбияләп үстерсен иде. Кеше кулларына калмасагыз иде, ятимлеккә төшмәсәгез иде…

Мин ятимлек дигән сүзне белмим, аңламыйм. Ләкин ул мине куркуга сала. Мин куркам, дер калтыранам, Закирә апама сыенам.

Закирә апам әнием янына больницага барган, бу турыда ул әллә безгә сөйләмәгән, әллә сөйләп тә хәтердә калмаган. Безне өебезгә алып чыкканнан соң, шунда торып калдык, ахрысы. Актаныштан килгән апа булгангамы, Мулла җиңгәй, тагын башкалар керәләр, сөйләшәләр, елашалар, без тыңлап торабыз да, аларга кушылып елыйбыз. Сүзләре бәгырьне телеп, һаман колакта яңгырый:

– Миңямал тиф белән бик каты авырый икән, аңын да җуеп җибәрә икән. Аңына килгән минутларда больницадан чыгып качарга уйлаган, караватына бау белән бәйләп куялар икән. Балаларым, балаларым, дип кычкыра икән. Күкрәге сөт белән тулып ташый икән, кечкенәмне, Гөлсиринемне имезеп кенә килимче, дип ялвара икән.

Актаныштан килгән апам кире Актанышка кайтып китте. Безне – өч кечкенә баланы, салкын өйдә үзебезне генә калдырып, ни җаны белән кайтып киткәндер, нинди туганлык инде ул? Хәзер уйлыйм да, шаккатам. Әти һаман кайтмый да кайтмый…

Икенче көнне, ахрысы, җиңгәйләргә бер апа килеп әйткән:

– Афзал хатыны бүген үзен әйбәт сизә, безнекеләргә кереп әйт зинһар, Әлфиямне күрәсем килә, алып килсеннәрче, дип үтенде, – дигән. Шундук җиңгәй мине җитәкләп больницага алып китте. Без ашыгып больницага килеп җиткәндә, бер апа очрап:

– Барып йөрмәгез, Миңямал дөнья куйды инде… – диде. Мин бу сүзләрне аңламадым, җиңгәй елый, мин бер сүз дә дәшми торам. Кире кайта башлагач, нигә борылдык, дип сораганмындыр, җиңгәй тагын да катырак елап: «Әниең үлгән бит!» – диде. «Үлгән» дигән сүз дә миңа барлык мәгънәсе белән аңлашылып җитмәде әле. Үлгән кеше мәңгегә кайтмаска китә дигән аң әле минем сабый башыма килеп җитми. Кайттык, җиңгиләр өенә кердек, мин тәрәзә төбендә уйнап утырам. Буш шырпы тартмалары белән уйнап, онытылып киткәнмен. Кинәт тәрәзәгә карасам, атка утырган әти кайтып килә. Шундук әнине алып кайтуын аңлап алдым – аны без ябынып йоклый торган юрганга төреп салганнар. Әниемне каршы алырга дип, йөгереп ишек алдына чыктым. Әнине үзебезнең өйгә күтәреп керттеләр, идәнгә сузып салдылар. Сеңлем Флүрә белән сәкегә менеп, әнигә таба карап, сузылып яттык. Икебез дә әнигә карыйбыз. Әнинең башында чәче юк, пәке белән кыркып алганнар. Күзләре азрак ачык. Күршеләр керде, халык җыелды, бар да елыйлар. Ә без сеңлем белән уйныйбыз, үлгәннең чын мәгънәсенә төшенмибез. Күрәсең, кич җиткәндер, сукыр лампа яндырып әни янына куйдылар. Мин әни аша үрелеп, нигәдер лампаны алмакчы булдым. Лампа лып итеп сүнде. Караңгыда лап итеп әнием өстенә утырдым. Шунда тәнем чымырдап китте, әнием боз кебек салкын иде. Шунда мин үксеп елый башладым, үлем дигәнне, ниһаять, аңлавым булгандыр. Әниемнең салкын гәүдәсенә капланып, бик озак еладым, аңымны җуйганмындыр, шуннан соң ниләр булганын хәтерләмим.

Айгөл ЗАКИРОВА әзерләде

Комментарии