Бар иде Фаяз Дунай!

Тормыш аны каты талкыды. Бунтарь җанлы булганга, ул заманга да, кешеләргә дә яраклаша белмәде. Үзе теләгәнчә яшәде, иҗат итте. Каләменнән шигырь-поэмалар да, драма әсәрләр дә тамды. Бар булмышы белән язучы-публицист иде. Район газеталарында мөхәррирлек итте. Кирәксә, балта остасы, чакырып алсалар, инженер йә җитәкче була иде. Фаяз Дунай шулай яшәде.

Инде менә аның вафатына да 10 ел тула. Әлки ягындагы Алпарныкы иде ул. Җитмеш яшенә аздан гына җитә алмады. Матбугат битләрендә аныкыдай үзәккә үтәрлек итеп язылган мәкаләләрне сирәк укыйбыз хәзер. Үзе исән булса, быел аның 80 яшьлеген зурлап билгеләп үткәргән булырлар иде, мөгаен. Үзе юкның күзе юк шул. Ул да булмагач, күбрәк бер типтагы, югарыдан кушып язылганны укыйбыз. Ярый әле матур әдәбият, газета-журналларда чынын язучы журналистлар бар. Аның турында да, үзе язганнарын да бастырмыйча калмаслар дип өметләнәм. Әле менә Айдар Хәлимнең «Хунвейбин» әсәрен укыган идем. Һич оныта алмаслык персонажлар бар анда. Автор үтеп барышлый америка туристы Иркеннең Зурнай атлы кешене очратуын бәян иткән. Бу хәл Чаллыда Рәис Беляевкә куелган һәйкәл янында була. Шул тирәдәге шалаштан Зурнай чыга да Иркенгә үзенең дусты, якташы Рәис Беляев турында мавыктыргыч итеп сөйли. Чаллы каласы һәм КамАЗны төзеткән Рәис Беляев турында әсәрләр дә язган икән әле үзе. Язуын язган да, аларны бит әле бастырырга да кирәк. Ә Зурнайның акчасы кабымлыкка да калмаган… Турист халкы бай бит. Иркен азрак тамыза инде. Шуңа Зурнайның күңеле тула. «Рәхмәт, күгәрченкәем» сүзен шул кадәр ихластан әйтә ул, Иркен үзе дә чактан гына еламый.

Романда үзен Рәис Беляевның авылдашы дип таныткан Зурнай кем соң ул? Шәрбәннән чыккан кешеләр арасыннан Зурнайның прототибын табып булмый. Мин бу персонажның прототибы Фаяз Дунайдыр дигән нәтиҗәгә килдем һәм Айдар Хәлимнең үзеннән дә шул хакта сорадым. «Әйе, шул үзе», – диде Айдар Хәлим, сер итеп кенә.

Әгәр Фәсих Хисмәтуллин (Фаяз Дунай) үз исемен алыштырмаса, укып туймаслык романнарын, поэмаларын, башка әсәрләрен хәзер бик сирәк кеше генә табып укыр иде. Яңгырап торган Фаяз Дунай исеме дә онытылыр иде. Ә менә ул Айдар Хәлим теленә, каләменә Зурнай булып күчкәч, кызыксыну артачак. Зурнайның Фаяз Дунай икәнен тора-бара, тәрҗемә аркылы, Дунайдагы болгарлар, мадъярлар да, башка халыклар да белми калмас әле. Каләмдәшләр бер-берсен тарихка әнә шулай күчерә.

Рәис ИДРИСОВ,

Казан шәһәре

Комментарии