- 03.06.2020
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2020, №22 (3 июнь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
АВТОБУСЛАР ЙӨРМИ
Коронавирус чыкканнан бирле, авыллар арасындагы автобусларның да йөрүен тыйдылар. Элек бездә көнгә ике тапкыр «Норма-Лызи» маршруты буенча автобус йөри иде. Автобусны көтәбез, тик Һаман да чыгармыйлар. Саба районында күптән йөри башладылар бит инде. Барасы җиребезгә бара алмый тилмереп ятабыз. Гел такси чакыртып булмый ич, каян акча җиткерәсең ди… Автобуслар Балтачта кайчан йөри башлар?
Сәрия ӘИТОВА,
Балтач районы, Норма авылы
Сезнең соравыгыз буенча Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Солтан улы Галимуллин белән элемтәгә чыктык.
– Әлеге мәсьәлә буенча җыелыш уздырылды, 1нче июнь – дүшәмбе көннән башлап, Норма-Лызи һәм Балтач-Чутай маршрутлары буенча автобуслар үз графиклары буенча йөри башлаячак, – дип җавап бирде ул.
КОРБАН ЧАЛУ ТУРЫНДА
Безнең гаиләдә бөтен кеше исеменнән дә берешәр мәртәбә корбан чалып чыктык инде. Кайберәүләр исеменнән икешәр мәртәбә дә чалдык әле. Ләкин быел да чалырга телибез. «Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен бөтен гаилә әгъзалары исеменнән», – дип, бер корбан гына чалу рөхсәт ителәме икән?
Галия АРСЛАНОВА,
Казан шәһәре
Соравыгызны Казан шәһәренең «Рамазан» мәчете имамы Солтан хәзрәт Морадимовка бирдек:
– Әгәр гаилә әгъзаларының барысы исеменнән дә корбан чалынып беткән, әмма гаиләнең бюджеты корбан чалырга рөхсәт итә икән, мондый очракта корбанны «гаилә башлыгы һәм аның гаиләсе» исеменнән чалу хәерлерәк булыр, – диде хәзрәт.
МЕДАЛЬЛӘР БАРМЫ?
ТАССРның йөз еллыгы уңаеннан нинди дә булса медальләр чыгармадылармы? Чыгарсалар, аны кемнәргә бирәләр?
Рәхилә НАГУМАНОВА,
Казан шәһәре
Әйе, «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале чыгарылды һәм аны парламентаризм үсешенә зур өлеш керткән кешеләргә тапшырдылар. Беренче булып бу бүләккә Татарстан Республикасының беренче Президенты, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев ия булды. Республика парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин, Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты әгъзасы Марат Галиевка да шушы медаль бирелде.
АВЫЛГА ҺӨҖҮММЕ?
Быел Сабантуйлары үтәрме икән, дигән сорау алгы планга килеп басты. Чөнки телевизордан көн саен «Татарстанда коронавирус таралу әле дәвам итә», – дип, искәртеп торалар. Шәһәрдә яшәүче спортчылардан торган аерым төркемнәр Сабантуйларын быел авылларда үткәрергә кирәк, дигән нәтиҗәгә килгәннәр. 25нче майда бу хакта «Таяну ноктасы» тапшыруында хәбәр иттеләр. Тапшыруны алып баручы Казан спортчыларына мөрәҗәгать итеп, «Үткәрәбезме?» – дигән сорау бирде. «Без инде әзер, үткәрәбез! Тренерларның да күңелләре көр!» – дип җавап бирде спортчылар. Моның бит Татарстан авылларына чираттагы һөҗүм булуы бик мөмкин. Сабантуй көнне авылларга шәһәрләрдән, башка губерналардан да халык агылачак. Бу хакта уйлыйлар микән? Бу бөтен илне ит, май, икмәк белән тәэмин итүче халыкны аяктан егу булмасмы?
Кави МОРЗАХАНОВ,
Мамадыш районы, Ишки авылы
ТАТАР ТЕЛЕ – ҮГИ ХӘЛЕНДӘ
Рәсми рәвештә татар теле – дәүләт теле дип аталса да, туган телебез үги хәлендә кала белә. Татарстанга меңнәрчә турист кунакка килә. Тик ягымлы татар телен генә ишетмиләр… Татарлар да урысча гына аралашалар ахры, дигән фикердә калып китәләрдер инде. Татар телендә сөйләшер өчен милли горурлыгыбыз җитеп бетми күрәсең…
Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,
Казан шәһәре
ҮЗЕБЕЗДӘ ТАБИБЛАР ӘЗЕРЛИК
«Безнең гәҗит»нең 18нче санында (6 май 2020ел) «Иремнең һәлакәткә юлыгуына башта ышанмадым» дигән язма укыдым. «Иремне аякка бастыру өчен тырышлык кына җитми, акча да кирәк. Реабилитация өчен атнасына 40 мең сум тирәсе акча тотыла», – ди җырчы Рината Тей. Атна саен бу акчаны гади халык каян алсын? Бездә гел шулай. Медицина алга китсә дә, бик күп балаларны 3-4 миллион сум акча җыешалар да, Германиягә, Израильгә операциягә җибәрәләр. Телевизорны, радионы ачсаң, авыруларның туганнары акча теләнә. Күпме акчалар чит илгә китә. Ник үзебездә шундый булдыклы, яхшы табиблар әзерләмәскә? Медицинага игътибар артсын иде. Спортка бик күп акчалар сарыф ителә бит. Миллионнар биреп, хоккейчылар сатып алганчы, башта халык сәламәтлеген кайгыртсыннар!
Мөҗәһидан МОРТАЗИН,
Мөслим районы, Исәнсеф авылы
***
Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.
Игътибар, эпидемия чорында редакция кешеләрне кабул итми, бары тик телефон аша гына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Мөрәҗәгатьләрне Айгөл ЗАКИРОВА кабул итеп алды
Комментарии