- 03.12.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №48 (4 декабрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Соңгы вакытта Татарстан дәүләтенә, татар милләтенә, татар мәгарифенә, теленә һөҗүм көчәйде. «Президент» исемен тыю, «Милли сәясәт стратегиясен», «Мәгариф турындагы» Федераль Канунын кабул итү, «Телләр турындагы» канунга Конституцияне бозучы үзгәрешләр кертү, республикаларны (дәүләтләрне) бетерү турында коткы тарату карагруһ көчләрнең халыкларны юк итү юлына басуын күрсәтте. Бу гамәлләр – 1992нче елгы Татарстан Конституциясен юкка чыгару, Татарстан дәүләтен җимерүнең дәвамы.
Татарстан дәүләте, татар милләте, татар мәгарифе, теле упкын алдында торган хәлдә Бөтентатар Иҗтимагый Үзәге таләп итә:
1. РФ Конституциясендә халыкара кануннарның РФ Конституциясеннән өстенлеге искәртелгән. РФ Дәүләт Думасының, үз Конституциясен бозып, татар халкының үзбилгеләнү хокукын танымаска хакы юк.
2. РФ Президентыннан һәм РФ Дәүләт Думасыннан – кичекмәстән, РФ Конституциясенә туры килми торган № 430281-5 («президент» исемен тыю турында) канунын гамәлдән чыгаруны;
– РФ халыкларының дәүләтчелегенә, мәгарифенә, телләренә һөҗүмне туктатуны;
– 1992нче елгы Татарстан Конституциясенең төп маддәләрен кире кайтаруны таләп итәбез. «Суверен дәүләт-халыкара хокук субъекты», «Татарстан кануннары аның территориясендә өстенлеккә ия», «Җир һәм аның байлыклары – бөтен халык милке» – бу маддәләр кире кайтырга тиешләр.
– 1992нче елның 21нче мартында булган Референдум нәтиҗәләрен тормышка ашыру турында таләп белән Татарстан Дәүләт Шурасына мөрәҗәгать итәргә.
– 1992нче елның 21нче мартында булган Референдум нәтиҗәләрен тормышка ашыру турында халыкара оешмаларга, Европа парламентына, демократик илләр парламентларына хәбәр итәргә.
– «Русия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр бүлешү һәм вәкаләтләр алмашу турында «яңа Шартнамәне әзерләргә һәм кабул итәргә. Татарстан Республикасы татар милләтенең үзбилгеләнү җире итеп рәсми танылырга тиеш.
– Татарстанда сәяси фиркалар оештыру мөмкинлеген кире кайтарырга.
– Татар халкына каршы этноцид турында Берләшкән Милләтләр Оешмасына, Европа берлегенә мөрәҗәгать итәргә.
– Русия халыкларының дәүләтчелеген, мәгарифен, телен, милли республикаларны юк итү максаты турында дөнья җәмәгатьчелегенә, Берләшкән Милләтләр Оешмасына, Европа Берлегенә мөрәҗәгать итәргә. Халыкларга каршы этноцид өчен Русия Федерациясен Европа Берлегеннән чыгаруны таләп итәргә.
Без Европа Берлегенә һәм Европа парламентына ярдәм сорап мөрәҗәгать итәбез! Европа берлеге әгъзасы булган «демократик» Русия татар халкына каршы, башка Русия халыкларына каршы этноцид сәясәте алып бара!
3. РФ Конституциясен үзгәртеп, Правослау диненә өстенлек бирү РФ Конституциясен боза һәм конфессияләр арасында каршылык тудырачак. Шуңа күрә бу ниятләргә кискен каршылык белдерәбез.
4. Татар Милли Йортын юк итүгә кискен каршылык белдерергә.
5. Татар атом электр станциясен төзүгә кискен каршылык белдерергә.
6. «Татар иле», «Мәгърифәт» гәзитләрен, «Сабыйга» журналын ябу, «Сабантуй» газетасын ябарга тәкъдим итүне татар милләтенә каршы этноцид дип бәялибез.
7. 2014нче елның 1нче мартында Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең I Корылтаеның 25 еллыгына багышланган Корылтай үткәрергә.
8. 2014нче елда булачак Татарстан Дәүләт Шурасына сайлауларга әзерлекне башларга. Татарстан Дәүләт Шурасында кимендә 5 депутаттан торган «Татарстан» төркемен оештыруны максат итеп куярга.
9. Мөселманнар күпчелек тәшкил иткән төбәкләрдә, авылларда дуңгызлар асрауга чик куелырга тиеш.
Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәисе Г.НУРИӘХМӘТ.
Казан шәһәре, 30 ноябрь, 2013 ел.
Бөтентатар иҗтимагый үзәге Пленумы резолюциясе,
Комментарии