«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

ӨЕМ ИСКЕ, ЯРДӘМ ЮК…

Мин Мамадыш районының Ишки авылында 55 ел мәктәптә химия укыткан кеше. Шул вакыт эчендә үз акчаларымны да тотып, ике лабораторияне, бер химия кабинетын җиһазладым. Җүләр кеше булмасам әзрәк «картлык көнгә», дип, ул акчаларны җыеп барган булыр идем… Әмма байлык җыя торган кеше булмадым, Тукай әйтмешли, алны-артны, уңны-сулны белмичә, һаман эшләдем дә эшләдем, Ишки мәктәбенең лабораторияләрен баеттым, Казанга барып, үз акчама хәтта спиртлар сатып алып йөрдем. Бик күп укучыларым илгә хезмәт итә: Түбән Кама заводларында йөргән инженерлар – күбесе минем укучыларым. Әмма пенсиягә чыккач, кирәксез кеше булып калдым.

2011нче елны Мамадыш районының башкарма комитетыннан килеп, комиссия ярдәмендә өемне тикшереп чыктылар да: «Абый, бу йорт искергән, яшәргә яраксыз», – диделәр. Безне фатир алу буенча чиратка бастырдылар.

Ике елдан соң, барып сорагач: «Алай тиз генә бирелми ул фатир, бер йөз ел көтәсез әле», – дип, кайтарып җибәрделәр. Шуннан башка бармадым, карчыгым да, мин дә сиксәннең теге ягында, тора алган кадәр торырбыз, дип, 2014нче елга кадәр шунда яшәдек. Кая барасың инде…

2014нче елда карчыгымны җитәкләп, кызым янына Түбән Камага күчендем. Ләкин шәһәрдә яшәү авылда яшәү түгел шул инде ул. Кызыл кирпечтән ясалган дүрт стена арасында карчыгым белән икәүләп, машиналарның тыз-быз килгәнен карап утырабыз… Ике ел буе пенсия акчаларыбызны җыеп, ачлы-туклы яшәп, өебезнең астагы ике кат бүрәнәләрен кирпечкә алыштырдык. Алар череп беткән иде. Мичебез дә җимерелгән иде, аны чыгарып аттым, газ плитәсе кордым. Ләкин пенсия акчасына ул кадәрле әллә ни эшләп булмый. Хәзер бит бөтен нәрсә кыйммәт. Түбәне яптырырга кирәк: су үтә, Мамадыш хакимиятеннән ярдәм сорап карадым. Уйлап та бирмиләр.

Анда гына түгел, хәзер төрле инстанцияләргә язган 25 хатым бар, бөтенесенә «отписка» җибәрәләр. Мәгариф министрына да, Президент аппаратына да, федераль үзәккә дә яздым – язмаган җирем калмады.

Беркем дә бу көнгә төшмәсен икән. Гомер буе эшләп, мәктәп лабораториясен түгел, беренче чиратта үземне баетасым калган да бит…

Кави МОРЗАХАНОВ

Түбән Кама шәһәре

РЕДАКЦИЯДӘН: Кави абый, сезнең бу зарыгызга битараф кала алмадык. Мамадыш районы башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Хуҗаҗанов Муса Рөстәм улына шалтыраттык һәм булган хәлләрне аңлаттык. «55 ел буе Ишки авылында укыткан укытучы хәзер алама йортта калган, аны төзекләндерергә берәр төрле финанс ярдәме булмасмы?» – дидек. Ул да «Юк», – димәде. «Билгеле, мондый очракта закон буенча акча бирү каралмаган, ләкин мин башкалар белән дә киңәшим әле, бәлки булыр», – диде. Сезгә вакыт табып, җитәкченең үзе янына барырга, яки аңа шалтыратырга киңәш итәбез. Муса Хуҗаҗановның эш телефоны: +78556331595

АКЧА ДА ЮК, ДАРУ ДА

Ирем икенче төркем инвалид. Узган ел октябрь аенда, акча алмыйча, даруга дип гариза язган идек. Бүгенге көнгә кадәр ни акча юк, ни дару бирмәделәр… Гаризаны югалтканнар, диделәр…

Люция ДӘҮЛӘТОВА

Сарман районы, Мортамак авылы

Айгөл ЗАКИРОВА: Люция апа, сезнең мәсьәләгез буенча районыгызның Пенсия фонды бүлекчәсенә шалтыраткан идем. Мине бер-бер артлы төрле җитәкчеләргә җибәрә башладылар. Башта бүлекчә җитәкчесе урынбасары Айгөл Әскәр кызы белән сөйләштек, аннан соң Харисов Асылъяр Мөнәвир улы белән. Бу ике җитәкче дә бер үк сүзне сөйли: бактың исә, сезнең Пенсия фондында бик акыллы юристлар эшли башлаган ди. Һәм ул юристлар, менә шушындый сораулар белән шалтыратучы журналистларга шәрехләмә бирмәскә куша икән. Җавап аласыбыз килсә, без – журналистлар башта Пенсия фондына рәсми хат җибәрергә тиеш, ди. Чөнки, имеш, бу конфиденциаль мәгълүмат икән. Тик кай җире конфиденциаль – аңламадым. Даруларның нигә бер ел буе килмәвенең сәбәбендә безгә әйтергә ярамый торган нинди яшерен сер ятарга мөмкин соң? Безгә җавап бирәсегез килмәүме, инвалидның хокуклары бозылумы? Кайсысы?

Люция ханымның бер-ике җөмләдән торган зарын тикшереп, җавабын әйтү өчен иң күбе өч минут кирәк. Чөнки хәзер бөтен нәрсә компьютерда бар, аннан карау бер авырлык та тудырмый. Ләкин Сарманда башка юл белән эш итәләр булып чыга.

ХӨРМӘТЛЕ САРМАН ПЕНСИЯ ФОНДЫ ҖИТӘКЧЕЛЕГЕ! Безнең хат алышып утыру өчен вакытыбыз буа буарлык түгел. Бәлки сез шулай кәгазь алмашып утырырлык буш вакытка иядер дә, безнең андый бәхет юк. Сезнең район инвалидының гомере өчен, саулыгы өчен мөһим булган дарулары инде бер ел буе килми! Һәм моңа сез гаепле. Ни өчен килми ул? Кайда аның гаризасы, югалттыгызмы? Бу кеше дарусыз ничек яшәгән – үз акчасына сатып алганмы? Әгәр дару килмәгән икән, бу инвалид өчен бүленеп бирелгән акчалар кая киткән? Менә шушы сорауларны үз хезмәткәрләрегезгә һәм үзегезгә-үзегез бирергә тиеш идегез. Әгәр сездә кешенең гаризасы югала икән, димәк оешмагызда тәртип юктыр дигән шик туа. Бездән рәсми хат сораган идегез – менә, моннан да рәсмирәк хат була алмый, газетабызда язабыз: табыгыз, тикшерегез, инвалидка тиешле даруларын китерсеннәр.

Люция ханым, сезгә дә киңәшебез бар: бу хәл турында зарланып, прокуратурага мөрәҗәгать итегез. Сарман Пенсия фондының акыллы юристлары прокурордан рәсми хат сорамас. Барган җирегезгә шушы газетаны күтәреп барыгыз. Әгәр бу мәсьәлә бу ай эчендә дә хәл ителмәсә, кабат безгә чыгыгыз, прокурорыгызга һәм югарыдарак торган җитәкчеләренә үзебез мөрәҗәгать итәчәкбез.

ТҮЛӘМӘСӘК ТӘ БУЛАМЫ?

«Безнең гәҗит»не күптәннән алдырып укыйбыз, кат-кат укып чыгабыз. Рәхмәт гәҗитегезгә: барысын да ачыклап язасыз һәм күп кешеләргә ярдәм итәсез. Минем дә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәсем килгән иде. Гәҗитебездән укып белдек, үзара салым акчасын җыйганда, 1нче һәм 2нче төркем инвалидларга ташлама ясыйлар яки алардан бөтенләй алдырмыйлар икән. Мин дә, карчыгым да икенче төркем инвалидлар. Безнең хәзер караучыбыз юк, колхозларны таратып бетерделәр – эш калмагач, балалар безнең белән тора алмый. Без – сиксәндәге әби белән бабай, ялгыз яшибез, бернинди ташлама да юк. Без ничек яшәргә тиеш булабыз? Бер мәртәбә җирлек башлыгына мөрәҗәгать иткән идем: «Беренче төркемнәргә генә ташлама бар. Алардан акча алмыйбыз, икенче төркемнәргә ташлама юк», – диде. Беренче төркем инвалидлыкны үләреңә бер атна калгач кына бирәләр бит аны. Шулай итеп, түлисе булыр микәнни инде?

Хәмзә ШӘРИПҖАНОВ

Кукмара районы, Яңа Сәрдек авылы

Редакциядән: Сезнең мәсьәлә буенча җирлегегез башлыгы Нәбиев Илгиз Мозакир улы белән элемтәгә чыктык.

– Минем Хәмзә абыйга бераз үпкәм туды – ник соң ул бу сорауларын җыелышка килеп күтәрмәде икән? 3нче декабрь көнне безнең җыелыш булды, 2020нче елда акча җыешабызмы, юкмы, дип тикшердек. Ә ул анда катнашмады. Ташлама мәсьәләсенә килгәндә, кемнәргә ташлама ясарга икәнен, әйе, җирлек башлыклары депутатлар белән бергәләп хәл итә. Мин дә депутатларыбыз белән барысын бергә уртага салып сөйләштем дә, түбәндәге категориягә кергән кешеләрне үзара салымнан азат итәргә кирәк дип таптык:

1) Сугыш ветераннары

2) Студентлар

3) 85 яше тулган өлкәннәр

4) Беренче төркем инвалидлар.

Безнең якта шундый күренеш бар, халыкның авыртып инвалидлык алучысы да була, авыртмый гына алучысы да. Шуңа күрә, икенче төркем инвалидларны бу ташламага кертмәскә булдык. Әйе, бар ул шундый җирлекләр – кайдадыр 80 яше тулганнарны да азат итәләр, кайдадыр күп балалы гаиләләрне дә… Бездә юк. Кеше башыннан 500әр сум җыябыз, – дип аңлатты ул.

ЫШАНЫЧ БАР

Русия Федерациясе Президенты Мәскәүдәге утырышта илдә рус телен начар укыту турында зарланып алды. РФ җитәкчеләренең татар халкын телсез калдыру хыялы тормышка аша бара. Татар теле дөньякүләм билгеле тел, аны ерак чит илләрдә дә өйрәнәләр. Бер генә мисал: Румыниянең Овиде университетында төрек һәм татар теле кафедрасы эшләп килә. Анда тарих һәм политология факультетында 2014нче елдан бирле татар тарихы укытыла. Ә татарларның әле дә милли университеты юк. Рөстәм Миңнеханов: «Милли университет төзү мәсьәләсен күп тапкыр күтәрдек, хәзер тагын яңарттык. Әлбәттә, бу беренче чиратта тора», – дип, халкыбызның өметен уятты. Президентыбыз әйткән сүзендә тора. Татар милли университеты ачылыр, дигән ышаныч бар.

Сәгъдулла Шәйхулла-Әнәле

Казан шәһәре

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз, сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне кабул итеп алабыз. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Айгөл ЗАКИРОВА кабул итеп алды

Комментарии