Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

«Безнең гәҗит»сез калдым
Тукай районы Татарстан совхозыннан мин. Моңарчы гел «Безнең гәҗит»не алып тордым. Почта бар авылда, анда бер хатын эшләп тора, ул да эшләрме-юкмы, белмим. Үзе генә. Кешеләргә таратучы юк, китермәгәч язылып булмый. Кая алып чыгар икән бу дөнья?! Көтеп тора идек бит гәҗитләрне. Инде нишлибез?! Сугыш вакытында да почта эшләгән бит. Мин инде өлкән кеше, юанычым «Безнең гәҗит» иде. 
РЕДАКЦИЯДӘН: телефон элемтәсе начар булу сәбәпле укучыбызның исем фамилиясен аңлап җиткермәдем. Хәер, укучыбыз, дидем, элеккеге укучыбыз дияргәдер инде. Тукай районындагы Татарстан совхозы зур гына бистә. Анда да почта эшләмәгәч... 
Шушындый шалтыратуларны кабул итмәгән көнем юк. Почталар тоташ ишелгән домино кебек җимерелә. Калганнары да тиеннәргә эшләүче энтузиастлар кулында гына яшәп тора. Укучыбызга кушылып, «Кая бара бу дөнья?!» дип баш чайкарга гына кала.
Гомумән, бүген дилбегә кем кулында, дигән сорауга җавап эзлим һәм бик уфтанам. Шул ук почтада кемнәр эшли? Юк, авылларда, урыннарда тиенле генә хезмәт хакына эшләүче фидакарьләр бар әле. Рәхмәт аларга. Алар аркасында гына әле почта ахыргача җан тәслим кылмый. Ләкин бу энтузиазм озак бара алмый бит. Шул ук вакытта почта җитәкчелеге начар яшәми. Яхшы ремонтлы биналарда утыралар. Почта тәмам бөлгенлеккә төшеп бетсә дә, премияләрен дә алалар. Почта ташучыларга үтмәс товар сатарга мәҗбүр итеп табыш та алмакчылар. Ләкин бернинди менеджментлыкның әсәре дә юк Русия почтасы алып барган эшчәнлектә. Бары тик талау, йолку гына бар. Мин моны үз эшчәнлегемнән чыгып бөтен кискенлеге белән әйтәм. Сүзем өчен теләсә нинди инстанция-мөнбәр каршында җавап тота алам. Хәзер сезгә дә таслап-таслап аңлатып бирәм. Хәер минем бу хакта күп тапкырлар язганым, төрле дәрәҗәдәге мөнбәрләрдән ачынып сөйләгәнем бар инде. Почта җитәкчелеге дә тыңлый, ахырда «Давайте жить дружно!» дип кинаяле елмаеп тәкъдим дә ясыйлар әле. Башка нәширләр нишли дисезме? Алар мине һәм «Сиражи сүзе» газетасы нәшире Искәндәр Сираҗины тыңлап утыра, ни кырып була инде дип иңнәрен сикертеп үзебезгә дә пышылдыйлар һәм «Әле яшисе бар бит, почта безгә аяк чалырга мөмкин, алар белән оршышмыйк» дип кисәтеп куялар. Юкса, аяк чалырга урын да калмады кебек инде, без хәзер тәмам түтәрәмгә калган почталы аяк атламаслык начар юлга кереп батып барабыз. 
Әле өстәвенә бәяләр күтәрелә. Һәм бу артуны нигезләп тору да юк. Бәяләрнең күтәрелүе бер хәл, шул бәягә өстәмә хезмәтләр дә кушыла. Ул хезмәтләр элек тә бар иде, әмма алар түләүсез булды. Ә хәзер түләүсез категориядән акрынлап чыгарыла. Почтадагы шул түләүле хезмәтләр аерым предприятиеләр исәбендә. 
Иң гаҗәбе шунда, мин әле шул түләүләр турында исәп-хисап документларын да алып өлгермим, инде Мәскәүдән шалтырата башлыйлар: бурычыгызны кайчан түлисез? АО «Почта России»дә махсус колцентр оештырылган. Менә шул Татарстанга күчәсе акчаны да карап тора, көнен авыштырырга ярамый. Инде аптырагач электрон нөсхәсен сорый башладым түләү документларының, чөнки почта шул кадәр яхшы эшли, үз хатларын да югалталар. Шулай миңа да берничә кат җибәрергә туры килә документларны үзләренә. 
Һәр ай саен шундый шалтырату булгач, мин ватык пластинка кебек җырымны яңадан башлыйм: миңа түләү кәгазенең электрон нөсхәсен булса да интернет адресыма юллагыз инде... Шалтыраткан саен аңлата торгач, таптырам мин ул счетларны. Аннан түлим дә. Элек барлык түләүләрне аванс итеп тә түләп куя идем. Тиене дә исәптә була иде. Ә хәзер башка: артык киткән акчаңны кирәкме, дип тормаслар, таба алмассың. Шуңа күрә факт буенча гына эшлим. 
Инде соңгы шундый Мәскәү белән сөйләшүне дә тасвирлыйм:
– Сезнең почта алдында бурычыгыз бар, – диләр теге якта.
– Күпме һәм ни өчен? Счеты кайда?
– 1070 сум май ае өчен. Газеталарны нәшрияттан алып төбәкләргә бүлгән өчен...
Утырып торыгыз, мең сумны Казан сорамый әле, Мәскәү сорый. Бу «Татарстан почтасы» хезмәте. Әле счеты да килмәгән. Инде Мәскәү шалтырата. Исәпләп карыйк, Русиядә никадәр редакция, никадәр басма?! Мең сум (!) өчен шалтыраталар. Әле май үтте генә юкса. Почтада эшләргә кеше юк, Мәскәүдә әнә шундый кеше башын катыра торган «Колцентр» оештырганнар. Вакыт белән санашмыйлар, миллионлы кредитларын түләмәгән бурычлыларны эзәрлекләгән кебек аптыраталар – көн дип тормыйлар, кара кич – димиләр. 
Миңа бу колцентрдан һәрчак яңа тавыш ишетелә, мөгаен чиратка куйганнардыр, чөнки минем белән сөйләшә торгач алар трубканы куярга мәҗбүр булалар. Шуңамы хәзер алдан ук гафулар үтенеп бик ипле сөйләшергә тырышалар. Мин ул колцентрлыларны ябылган почталарга эшләргә оештырырга чакырам... 
Ай узмас борын тиеннәр таләп ителә, ә менә язылу компаниясе акчасын компания төгәлләнгәч тә без 1 айдан соң гына алабыз, хәтта берничә айга соңарган вакытлар да була. Мәсәлән, әле апрельдә башланган язылу компаниясе акчаларын почта редакциягә июль ахырында гына күчерәчәк, анысы да яхшы өметләр акланганда гына. Кайда йөри редакция акчасы? Бу караңгы: депозитлардадыр. Редакцияләр миллионлаган бит. Җыелган миллиардлардан шактый процент акча эшләп алып була... Ә редакциянең салымнары, хезмәт хакы, нәшриятка түлисе. Ә акчасы кесәсендә түгел...
Ай, кыенлашты тормыш бу бюрократлар белән. 
Урыннарда да кыен, алдарга гына торалар. Газета киосклар аша да тарала. Әмма бар да бушка алып кыйммәткә сатып акча эшләмәкче. Шул ук почтаның да киосклар челтәре бар. КМРП дип атала почтаның бу тармак предприятиесе. Июль аеннан мин аларга газеталар бирүне туктаттым. Быел газета айга бер калынаеп чыга бит, шунлыктан нәшрият бәясе дә, кәгазь бәясе дә бермә-бер артты. Яңа елдан соң киоскларга җибәрү бәяләрен күтәрдем, әмма кинәт була дип, азга гына арттырдым. Һәм бәяләрне акрынлап тагын да күтәрү турында рәсми документлар юлладым. Әмма җавап алмадым. Инде менә документлар тутырырга вакыт җиткәч аңлашылды, почта газетабызны иске бәядән генә кабул иткән һәм үз хакларын куеп саткан. Бу хакта мин белмәдем дә. 
Элек газета атналык булса да, авырлыгы ягъни калынлыгы азрак булу сәбәпле үзен-үзе аклый иде әле. Ләкин анда да үз бәясен генә каплады. Ә хәзер башка хәл бит. Нәтиҗәдә «Безнең гәҗит»не киосклар аша сату хакы аны нәшер итү хакын да каплый алмый. Газета һәр саныннан 30 процент зыян күрә. Бу хакта сөйләшергә дә теләмиләр, аңлатмаларым кабул ителми. Нәтиҗәдә КМРП киосклары аша газетабызны редакциядән җибәрү бәясе 9–10 сумга кала. Ә киоскта аны 60 сумга саталар. Әйбәт табыш бит...
Бу ни? Моны рейдерлек, монополизм дип атап булмыймы? Кыскасы, җырдагыча, «Уңга карасаң да юк, сулга карасаң да юк...». Кайда гаделлек, кайда коррупциядән арынган система?! Почтага башка оешмаларга кәгазь җибәрә-җибәрә дә компьютер кыза бит инде...
Шулай да эшлибез әле. Газеталарыбызны чыгарабыз. Безне һәр айның беренче пәнҗешәмбесендә көтегез. Шушы көндә ул почта карамагына тапшырыла. Дүшәмбе кичендә басар өчен нәшрият кабул итеп ала. Бу график катгый безнең өчен. Почталарыгыз эшли һәм язылырга өлгермәгәнсез икән, әле соң түгел. Һәр айның 15енә кадәр язылсагыз, газеталарыбыз киләсе айдан килә башлар. Заманаларның кырыслыгын, кытыршылыгын бергәләп җиңик, бергәләп яшик.
Бу Тукай районы Татарстан совхозында яшәүче укучыбызга җавап түгел, вәзгыятьне аңлатып бирү генә булды.
Чувашиядә язылып буламы?
Чуваш республиасының Батыр районында яшим. Мал туар асрыйм, эшсез тормыйм. Менә Казанга килгән идем. Гомеремдә беренче тапкыр кулыма «Безнең гәҗит»не тоттым. Бик ошады. Аңа Чувашиядә дә язылып буламы икән? Кайтуга язылыр идем. Мин теләгән гәҗит икән бу. Вакыт булганча күп укыйм, сәясәт белән кызыксынам. Газетагыз эзоп теле белән яза икән. Үзем юл арасында язылып бетмәгәнне танып, акыллы сүз укырга яратам. Сезнең гәҗит шундый икән. 
Бер фикерем бар иде. Элек Чувашиядә дә татар телендә укыдык. Хәзер татар теле бетте бездә. 90нчы еллардан чуваш телен укыта башладылар. Балаларыбыз урыс телен һәм чуваш телен генә укый. Чувашларга гына түгел, татарларга да укыталар. Дөрес, минем әле генә мәктәпкә кереп караганым юк, кеше сүзе буенча гына әйтәм. Чувашса укыйлар дип сөйләшәләр. Чувашларның кайбер галимнәре татарларның тарихына кизәнә. Ә Казан татарлары бер дә сүз дәшми. Бу дөрес түгел бит инде.
РЕДАКЦИЯДӘН: Җылы сүзләрегез өчен рәхмәт. Минем Батыр, Комсомол районнарында күп тапкырлар булганым бар: журналист буларак та, артист булып концертлар белән дә. Андагы халык дини дә, эшчән дә, кыю фикерле дә. Ә газетабызга килгәндә, «Безнең гәҗит Россия» газетасына Русиянең теләсә-кайсы төбәгендә, шул исәптән Чувашиядә дә язылырга мөмкин. Индексы: П3320.
Балаларның ана телен ниндине сайлавы ата-аналардан тора. Бу мәсьәләне бердәм булып татар теле ягына да хәл итә алалар. Моңа чит төбәкләрдә дә мисаллар җитәрлек. 
Инде галимнәр тарткалашына килгәндә, татар галимнәре, сәясәтчеләре арасында бар андый юл куючанлык. Бу чуваш милләте белән болгар бабаларыбыз өчен тарткалашта гына сизелми, башкортлаштыру сәясәтенә дә күз йомып каравыбыз, шәхсән, минем үземне бик борчый. Мондый милләтара аңлашылмаучылык махсус күпертелә һәм оештырыла. Чөнки бу урыс тегермәненә су коя, шулай Русиядә бер халык булдыру эше җиңелрәк оештырылачак. Милләтләр үзара тыныша алмау әнә шул кара көчләргә файдалы һәм алар махсус фондлар аша татарның башын ашар өчен акчалар юнәтеп җән-фәрман тырыша. Соңгы Җанисәп нәтиҗәләре алар уңышлы эшли дип күрсәтте.
Түрәләр урлый
22нче май көнне «Яңалыклар»да, Актаныш районының элеккеге башлыгы Энгель Фәттахов турында 20 млн сум акча үзләштергән, дип сөйләделәр. Тукай районы башлыгы Фаил Камаев турында да бик ачынып әйттеләр. Татарстанның элекке вице-премьеры Владимир Швецов һәм бик күп еллар дәүләт Советы депутаты, инвалидлар җәмгыяте рәисе булган Рифат Ганибаев та миллионнар үзләштергән диделәр. КФУ ректоры Илшат Гафуровны кеше үтерүдә гаепләделәр. Байтак еллар Буа районы хакиме, аннары экология министры булып эшләгән Әгълам Садретдинов турында да бик күп пычрак сүзләр яздылар.
Нигә югары урыннарда эшләүчеләр генә урлаша. Чөнки аларга закон, суд бик йомшак. Тотылганын яхшылап утыртып куйсалар, икенчесе куркыр иде. Гади авыл баласы түгел шул ул кызганып торырга. Акчасы да бар якларга. Хатыны, балалары яшь, авырый диләр дә йомшаралар. 
Совет чорында кызганып тормадылар. Балаларын ачлыктан коткару өчен кесәсенә салып алып кайткан бер уч ашлык өчен дә унар елга утыртып куйдылар, 7–8 баласы бар, әтисе сугышта, дип тормадылар. 
Мөҗәһидан МОРТАЗИН,
Мөслим районы, Исәнсеф авылы
***
Укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Газетабыз һәр айның беренче атнасында укучыларына барып ирешергә тиеш. Һәм һәр айның өченче сишәмбе көнендә иртәнге уннан 13 сәгатькә чаклы бар гозерләр дә язып алыначак. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да кабул итәргә әзербез. Редакциябезнең телефоны: 8-927-043-76-43. Ватсапка да язарга мөмкин. 
Чираттагы элемтә 16нчы июльдә булачак.
Мөрәҗәгатьләрне Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ кабул итеп алды

Комментарии