Кайтарыгыз безнең тукталышны!..

Беренче августтан безнең йорт янындагы тукталышка йөрүче автобусларны шәһәр яны буйлап урап йөрергә җибәрделәр. Без чыгасы тукталышка килеп җиткәнче, «Газель»ләр кырлар аша урап-урап киләләр. Кемгә кирәк булды икән шулай урап йөрү?! Беренчедән, күпме вакыт әрәмгә уза, икенчедән, күпме ягулык әрәмгә яна, өченчедән, көткән халык тилмерә, ә халык дигәне ул без – , пассажирлар.

Хәзер безгә башка тукталышка чыгар өчен бик күп ара узарга кирәк, автобус килгәнне көтеп кырык минут басып торабыз. Аннан соң да юлларны әйләнеп барасы, ә башка тукталышка чыксаң, җәяүле юлы аша чыгасы, ә ул зебрадан чыгуы үзе бер җәфа, чөнки бу юлдан машиналар туктамыйча йөрергә өйрәнгән. Исән-сау чыгып тукталышка баскач, «Безнең ГИБДД кая йөри икән, шушы җәяүле юлына килеп бассыннар иде?» – дип уйлап куясың. Ә инде шәһәрдән кире урап кайткач, тагын бер мәхшәр, анысында да юл аша чыгу куркыныч.

Өстә утыручы абыйлар белән телефон аша сөйләшеп караган идек, үзгәрешләр булмаячак, диләр, кая телисез – шунда языгыз диләр (3-81-16 аларның телефон номеры), ә шәһәребез башлыгы расписаниеләрне тикшерергә һәм халык өчен, халык ничек тели – шулай эшләргә кирәк диде.

Минем үземә көненә ике-өч мәртәбә шәһәргә барырга туры килә, чөнки укый торган һәм музыка мәктәпләрем, бию түгәрәге шәһәрдә урнашкан. Безнең дүртенче мәхәлләбездә бер генә мәктәп, ике балалар бакчасы бар. Шуңа күрә, күп кенә балалар мәктәпкә, балалар бакчасына шәһәргә йөри.

Элек безнең тукталыш булган җиргә җиде йорттан кешеләр чыга иде, бу җиде йортның бишесе – тугыз катлы, күп подъездлы, икесе – биш катлы, күп подъездлы, ә бездән соңгы тукталышка дүрт тугыз катлы йорттан, бер ун катлы йорттан һәм бер биш катлы йорттан кешеләр чыга, алар барысы да күп подъездлы. Ә хәзер безгә барыбызга да бер тукталышка чыгасы, әле узган тукталыштан да халык утырып килә бит! Кышкы бураннарда, суыкларда, бозлавыкларда, язгы-көзге пычракларда, салкын яңгырларда, безгә – кешеләргә нишләргә?! Ник гади халыктан шулай көләргә?! Өстә утыручылар алар машиналарда җилдерә, җитмәсә, без җәяүле юлы аша да ансат кына уза алмыйбыз бит!

Безнең тукталыш булган чакта, без беркайчан да зарланмадык, «Газель»ләр дә вакытында йөрделәр. Өстә утыручылар әзрәк булса да безнең хакта уйлансыннар иде, балалар, гади халык турында. Үзләре «Киләчәк – балалар кулында!» – диләр бит…

,

әгъзасы.

,

  Кайтарыгыз безнең тукталышны!.. , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии