«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

ТАТАРЧАСЫН ТАБЫП БУЛМЫЙМЫ?

Татарның стратегиясе, диләр. Нәрсә икән соң ул стратегия? Аны бер кеше аңламый бит. Хәрби термин икәнен беләбез, шуның берәр татарча сүзен табып булмады микәнни? Эскиз, диләр. Үрнәк, өлгедер инде ул татарча. Нигә аны татарчага әйләндермиләр икән соң? Галимнәр, филология фәннәре докторлары, профессорлар мактанышып утыралар бит. Аны бит тәрҗемә итәргә була. Үзебезнең сүз булып торыр иде.

Наҗия ШӘЙДУЛЛИНА,

Яшел Үзән районы, Бузай авылы

БЕРНИНДИ СТРАТЕГИЯ ДӘ КИРӘКМИ!

Газетаның 3нче санында татар стратегиясе турында зур гына мәкалә чыкты («Татар халкының үсеш стратегиясе беренче чиратта урыс халкы өчен кирәк», 23 гыйнвар, 2019). Шуны укыгач, миндә дә фикерләр барлыкка килде. 90нчы елларны хакимияткә Ельцин килгәч, Русиянең икътисадын күтәрергә дип, 500 көнлек программа төзеделәр. Аның авторы Явлинский булды. Явлинский бер елдан отставкага китте, программаның барып чыкмаячагын аңлады. Бу стратегия дигәннәре дә шуның кебек булмасмы, дим.

Бу стратегия Хуҗа Насретдинның ишәген сөйләшергә өйрәтергә маташуын искә төшерә. Ишәкне өйрәтеп булмый, диләр. Йә ишәк үләчәк, йә Хуҗа үләчәк, ди Хуҗа Насретдин. 2050нче елда бу стратегияне кабул иткән кешеләр, җитәкчеләр инде булмаячак бит. Тагын халыкның күзенә төтен җибәрү генә бу. Үтәлмәячәк ул. Безнең халык ишәк урынында телсез калачак. Кирәкми ул стратегия. Телне сакларга теләсәк, Дәүләт Советы утырышларын татарча да үткәрергә кирәк. Хәзер бит халык, телнең файдасы бармы, дип уйлый. Файдалы итәргә кирәк!

Әнәс ФӘХРИЕВ,

Минзәлә шәһәре

МӘЧЕТ ҺӘМ АВЫЛ ТӨЗЕЛЕРМЕ?

Татарстан Диния нәзарәте Казанда Җәмигъ мәчете төзелә дигән иде. Мәчет кайчан төзелергә тиеш? Урыны билгелеме икән? Шулай ук Казан тирәсендә мөселман авылы төзелергә ниятләгәннәр иде. Ул авылга урын табылдымы икән? Кайчан төзелә башлар?

Расих ҖӘЛӘЛ,

Казан шәһәре

Әлеге сорауларга җавап алу өчен, Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте белән элемтәгә кердек. «Бу хакта бер мәгълүматыбыз да юк», – диделәр. Башка бер җавап та алып булмады.

Җәмигъ мәчете турында соңгы хәбәр узган елның ноябрендә чыккан иде. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Татар-информ»га: «Җәмигъ мәчете үзәктә төзелергә тиеш», – дип белдерде, урыны һәм вакыты турында тәгаен бер сүз дә әйтмәде. Мөселман авылы турында хәбәр узган елның җәендә чыкты. Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, әлеге авыл Лаеш яки Питрәч районында төзелергә мөмкин. Авылга җир бирү мәсьәләсе хәл ителгәнме – анысы билгеле түгел. «Татар-информ»да узган елның 31нче июлендә үк «Диния нәзарәтендә бу авылда яшәргә теләк белдерүчеләрдән гаризалар кабул итә башлаганнар» дигән хәбәр чыккан иде, ләкин Диния нәзарәте матбугат хезмәтендә: «Андый хәбәр чыкмады, гаризалар кабул ителми», – диделәр.

БЕЛМӘГӘЧ СӨЙЛӘМӘ ИКӘН…

Күптән түгел «Беренче канал»да «Жить здорово» тапшыруында профессор Андрей Продеус «ир балаларны сөннәткә утыртырга кирәкми, аның бер файдасы да юк» диде. Тапшыруны алып баручы Елена Малышева аның сүзләренә каршы: «Татарстан – мөселман республикасы. Русия Федерациясенең башка төбәкләре белән чагыштырганда, Татарстанда хатын-кыз авырулары 7 тапкырга кимрәк», – диде. Коммунистлар хакимлек иткән чорда сөннәткә утырту тыелган иде. Шуңа да карамастан, татарлар арасында барысы да диярлек сөннәткә утыртылган. Кайбер кешеләр үзләре белмәгән дини кануннарга тыкшынмасыннар иде.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

СЕЗНЕ УКЫП, ТАТАРЧА ӨЙРӘНӘМ

Газетагызга бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Өченче ел алдырам инде. Чәршәмбе көн – минем өчен чын бәйрәм. Мин урыс мәктәбен тәмамладым, эшем дә күбрәк урыс теле белән бәйле булды. Хәзер «Безнең гәҗит»не укып, татарчага өйрәнә башладым. Берәр язманы алам да, кычкырып укыйм, шулай итеп яңа сүзләрне исемдә калдырам, сүзлек запасын баетам. Газетаны берничә тапкыр укып чыгам, бик матур тел белән язасыз!

«Главпочтамп»тан «Безнең гәҗит»не сатып алып, фикерлерәк танышларыма бүләк итә идем. Бу баруымда газета калмаган булып чыкты. ЗЯБта бер нокта бар, анда да сатуда калмаган. «Гәҗитләр сатылмагач, җитәкчелек ачулана, үз акчабызга алып бетерергә куша, шуңа киоскка бер-икене генә алдыра башладык», – ди сатучы. Элек унлап килә иде. Бер дә сатылмый калганы юк иде «Безнең гәҗит»нең. Менә шул рәвешле тиражлар кими дә инде…

Гүзәл КОРБАНГАЛИНА,

Чаллы шәһәре

БЕЗГӘ ДӘ УКЫРГАМЫ?

Азанны ишеткәч, дога укырга, диелгән. Аны хатын-кызларга да укыргамы икән?

Бибикамал апагыз,

Сарман районы

Сорауны «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллинга бирдек. «Ирләргә дә, хатын-кызларга да укырга. Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. бер хәдисендә: «Әгәр дә берәр кеше азанны ишетеп, аның сүзләрен кабатлап барса, аннан соң азан догасын кылса, шул бәндәнең аңа кадәр кылган барлык гөнаһлары да гафу ителәчәк», – диелгән», – дип җавап бирде.

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашачакбыз, сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне кабул итеп алачакбыз. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии