«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

ЧҮП ӨЧЕН ИКЕ ТАПКЫР ТҮЛИМ

Пропискам Азнакай районы, Актүбә бистәсендә. Тик хәзер андагы фатирда гаиләсе белән кызыбыз яши, үзебез вакытлыча Бөгелмә районына күчендек. Чүп өчен Актүбәдә түлим. Моннан чүпне шунда алып барып ташлыйбыз – ара 13 кенә километр. Ә хәзер миңа монда да чүп өчен түләү килә башлады. Хәзер мин ике җирдә түләргә тиеш буламмыни? Авыл җирлегенә мөрәҗәгать иткән идем, өй булгач, түләргә тиеш, дип әйттеләр. Мин бит оператор белән килешү төземәдем.

ЛИЛИЯ,

Бөгелмә районы, Кызыл Чишмә авылы

Законда әйтелгәнчә, каты көнкүреш калдыкларын җыю, алып китү, эшкәртү һәм күмү буенча хезмәт күрсәтү турындагы килешүне шәхси йорт, фатир, бина хуҗалары, идарә итүче компанияләр, торак милекчеләре ширкәте, торак кооперативлары һәм башка кооперативлар, торак булмаган бина хуҗаларының һәммәсе төзергә тиеш. Килешү «публичная оферта» булып бара, ягъни сез оператор белән шәхсән килешү төземәгән булсагыз да, килешү автомат рәвештә төзелгән булып санала. Һәм чүп өчен түләү дә мәҗбүри. Мин бернинди оператор белән дә килешү төземәдем бит, дип, түләми калып булмый. Чүп өчен прописка буенча түлисе, ләкин өйдә бер кеше дә теркәлмәгән булса да, чүп өчен түләү кәгазе килә. Сезнең очракта шулай булып чыга да инде: өй бар икән – димәк чүпкә түләү кәгазе килә. Закон шулай куша. Мондый очракта, гадәттә, чүп өчен түләү йорт хуҗасы (собственник) исеменә килә. Әгәр түләү дөрес түгел дип санасагыз, яңадан исәпләттерергә кирәк. Моның өчен, әйтик, Актүбәдә пропискада булып та анда яшәмәвегезне, башка җирдә яшәвегезне һәм чүп өчен дә шунда түләвегезне раслый торган документны төбәк операторына алып барып бирергә була. Бу документ вакытлыча теркәлү кәгазе булырга мөмкин. Чүп түгү өчен җаваплы операторны җирле хакимияттән белешегез.

БАБАЙГА ХАТ

Җиңүнең 75 еллыгы җитә. Бөтен ветераннарга бүләкләр, акчалар бирәләр. Сугыш чоры балалары тагын читтә кала. Нишләп безнең Татарстанда гына шул хәл икән? Башка төбәкләрдә сугыш чоры балаларын искә алу бар бит ул. Югыйсә Шәйми бабай үзе дә сугыш чоры баласы, бу законны иң беренче булып ул яклап чыгарга тиеш ләбаса…

Тәскирә ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА,

Мамадыш районы, Козгынчы авылы

Редакциядән: «Сугыш чоры балалары турында»гы закон проекты кабул ителмәде, шуңа күрә Русия төбәкләре үзләре теләсә генә сугыш чоры балаларына айлык түләүләр яисә ниндидер ташламалар билгели. Без тапкан мәгълүмат буенча, Адыгей, Бурятия, Алтай, Мордовия, Удмуртия Республикаларында; Алтай, Красноярск крайларында; Амур, Белгород, Вологда, Иркутск, Ленинград, Новосибирск, Омск, Оренбург, Псков, Самара, Ульяновск өлкәләрендә; Ямал-Ненец һәм Ненец автономияле округларында сугыш чоры балаларына ташламалар каралган. Бу – торак-коммуналь хуҗалык түләүләренә, даруларга ташламалар. Амур өлкәсендә сугыш чоры балаларына ай саен 600 сум, Белгородта 500 сум түлиләр. Самарада сугыш чоры балалары теш протезын бушлай куйдыра ала.

СУГЫШТА КАТНАШКАННАР ТУРЫНДА

Безнең әтине 1941нче елны сугышка алганнар. Аларны Ижауданмы, Әгерҗедәнме төяп алып киткәннәр. Тик фронтка түгел, Мордовиягә эләккәннәр. 3 ай бугай яттык, дип сөйләгән иде. Сугышта булганын да белмибез, Волхов фронты дип сөйләгәнен генә хәтерлим. Әтиебез инвалид булып кайтты, 70нче елны үлде. Ничек алар Мордовиягә эләккән, ник сугышка китмәгәннәр икән?

Тагын бер соравым бар. 1941нче елга хәтле татарларны Гыйрак ягына хезмәт итәргә җибәргән булганнар. Абыебыз 41нче елның 22нче июненә Сабантуйга кайтып җитәм, дип хат язган булган, шуннан бирле бер хәбәре дә килмәгән, хәбәрсез югалган. Нишләп аларны Гыйракка хезмәт итәргә җибәргән булдылар икән?

Флюра ЗАКИРОВА,

Чаллы шәһәре

Редакциядән: Кызганыч, тик безнең сугышта катнашкан һәр кеше турында мәгълүмат эзләп утырырга мөмкинлегебез юк. Кирәкле мәгълүматны үзегез эзләп карый аласыз, хәзер интернетта махсус сайтлар байтак. Мәсәлән, Русия Оборона министрлыгының obd-memorial.ru (Үзәк архив базасы материаллары тупланган «Мемориал» сайты), pamyat-naroda.ru, podvignaroda.ru сайтлары бар. Шулай ук moypolk.ru сайты – анда Бөек Ватан сугышында катнашканнар турында да, тыл хезмәтчәннәре турында да мәгълүмат табарга була. Җирле хәрби комиссариатка да мөрәҗәгать итә аласыз.

Икенче сорауга килгәндә, «Гыйрак ягы» дигәнегез Иран булырга мөмкин. 1920-1021, 1941-1946нчы елларда Иранда (ул вакытта Персия) совет хәрби көчләре булган. Төркем башлыча хәрби техниканы төзәтә һәм куллана белә торган белгечләрдән торган, Бәлки, абыегыз шунда хезмәт иткәндер. Мәгълүматны хәрби комиссариаттан, архивлардан эзләтеп карый аласыз.

ТӨЗӘТҮ

Узган атнада «Алло, Безнең гәҗит»ме?» сәхифәсендә «Кем юа?» (№4, 29 гыйнвар, 2020) дигән сорау бастырылган иде. Берничә көннән редакциягә Мамадыш районы, Түбән Сон авылы абыстае шалтыратып, «мин мәетләр юмыйм» дип белдерде. Шуңа ачыклык кертеп, сорауның авторына шалтыраттык һәм бу сорауның Мамадыш районы, Түбән Ушмы авылындагы Хәлимә абыстайга карата бирелгән булганын ачыкладык. Киткән аңлашылмаучанлык өчен гафу үтенәбез.

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик турыдан туры элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Фәнзилә МОСТАФИНА кабул итеп алды

Комментарии