2019нчы елның апрель тезислары яки инкыйразны ничек туктатырга

Соңгы елларда татар халкының инкыйразга зур тизлек белән баруын мин түбәндәге факторлар белән бәйләр идем. Русиянең сәясәте милли мәгарифне, милли телләрне бетерүгә юнәлгән булса да, безнең рәсми түрәләребез дә соңгы 25 ел шул сәясәткә бигүк каршы килмәделәр. Конституциябезгә, Дәүләт Советы карарларына төкереп, татар телен гамәлгә кертү һәм Татар университетын ачу эшләрен башкармадылар, ә чынын әйткәндә, теләмәделәр.

Чынында, аларның теләге, бай милли буржуазия булу түгел, ә бик бай компрадор космополит колониаль буржуазия булу теләге иде. Һәм алар бу максатка ирешкәннәр дә. Нәтиҗәдә татар халкы хуҗасыз-җитәкчесез калды. Татарстанның мәгариф системасы хәзер тулысынча Русия кулында. Демократия заманы дип, теләсә нинди татар мәктәбендә теләсә нинди татар укытучысы ата-аналарны җыя да, фәннәрне рус телендә укыту балалар өчен файдалырак булыр, дип, бу мәсьәләне тавышка куя, һәм шундый «митинговый» юл белән үз максатына ирешә.

Күз алдына китерегез, мәсәлән, Мәскәүнең рус мәктәпләрендә, хәзерге заманда инглиз теле файдалырак, дип, демократия заманасы, дип, укытучылар ата-аналарны җыеп, митинг ысулы белән укытуны инглиз теленә күчерә башласалар, аларны төрмәгә утыртырлар иде. Чөнки рус халкының җитәкчесе-хуҗасы бар, алар Америка-Англия культура-сәясәтенең халык эченә керүен теләми.

Милли стратегиябез кысаларында барган сөйләшүләр дә бик гомуми, глобаль һәм 50 елга алга исәпләнгән планнар турында алып барыла. Төп идея – татарның культура дәрәҗәсен дөньяви кимәлгә күтәрү зарур. Янәсе, безнең культурабызны Америка, Аурупа, бөтен дөнья танысын да, аннары безнең балаларыбыз да, башка халыклар да татар телен бик теләп өйрәнә башларлар, имеш. Бу факт татарның һаман да үз җирендә хуҗа булмавын, башкаларга яраклашырга тырышуын күрсәтә.

Ә чынында йортыбыз яна бит, алдан утны сүндерергә, ягъни, тиз арада тәгаенрәк эшләр башкарырга кирәк. Беренче адымнарыбыз сәяси яссылыкта эшләнергә тиеш.

Беренчесе: яңа Дәүләт Советын сайлау. Яңа Советның кулында реаль хакимият булырга тиеш, ул хәзерге кебек президентның һәм хөкүмәтнең курчагы булырга тиеш түгел.

Икенчесе: киләсе Дума сайлауларында Татарстаннан хәзерге депутатлар урынына милләтпәрвәр депутатларны сайларга. Идарәи элитабызны тулысынча яңарту кирәк, чөнки хәзерге элитабызга ышану күптән бетте инде.

Өченчедән: милли мәгариф министрлыгын булдырырга, аны милли җанлы кадрлар белән тәэмин итәргә, ул Русия министрлыгыннан бәйсез булырга тиеш.

Дүртенчедән: Татар милли университетын ачу. Җитәкчеләребезнең мондый эшләрдә тәҗрибәләре бар. Хәтта ике чит телдә: гарәпчә һәм русча укыта торган Болгар ислам академиясен, шалт иттереп, кыргый далада бер ел эчендә төзеп куйдылар. Ә туган татар телендә эшли торган университетны 25 ел буе төземиләр.

Бишенчедән: иң әһәмиятлесе – татар телен гамәлгә кертү буенча адымнар ясый башларга кирәк. Мин бу эшне алып бару өчен махсус яңа министрлык оештырыр идем.

Фәлсәфәдә «Тел ул чынбарлыкның чагылышы гына» (Язык – отражение дествительности») дигән төшенчә бар. Нинди чынбарлык, шундый тел дә булачак. Әлегә кадәр безнең чынбарлыгыбыз – рус дөньясы (русский мир). Безнең бурычыбыз: әкренләп булса да, Татар дөньясын барлыкка китерү. Андый дөнья барлыкка килмичә яисә әкренләп килә башламаса, татар теленең кирәге булмас. Ягъни, аң (тел) яшәеш белән билгеләнә.

Алтынчыдан: бу сәяси адымнарны эшләр өчен безгә башка милли республикалар һәм Русиядәге барлык чын демократик оешмалар белән хезмәттәшлектә булырга кирәк.

Бу ашыгыч чараларны үткәрмәсәк, татар теленең бетүенә күп дигәндә 25-30 ел вакыт җитә. Хәзерге шартларда заман безнең файдага эшләми, ә руслашу, ягъни инкыйраз файдасына эшли. Без милләт буларак бу ситуацияне тамырдан үзгәртергә тиешбез. Хәзер без «пан или пропал» дияргә дучар булдык. Милләт өчен «икс» вакыты килеп җитте!

Бөтендөнья Төрки Халыклар Ассамблеясенең Координацион Советы әгъзасы, тарих фәннәре кандидаты

Рафаэль МӨХӘМӘТДИНОВ

Комментарии