- 05.04.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №13 (3 апрель)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Русиянең чыныгу һәм кышкы йөзү федерациясенең Татарстан бүлеге рәисе, кышкы йөзү буенча күп тапкыр дөнья һәм Русия чемпионы булган Илдус Маликов бер тәүлек буена салкын суда 8 километр йөзде. Бу вакыйга быелның 25-26нчы мартында Мамадыш шәһәреннән ерак түгел урнашкан Соколки авылы янындагы күлдә булды. Һава температурасы 1-3 градус салкын һәм җилле иде. Марафон 25нче мартта 12 сәгатьтә башланды һәм 26нчы мартта 12 сәгатьтә төгәлләнде.
Йөзү марафонын ачуга Мамадыш балалар йөзү мәктәбе укучылары килгән иде. Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов та чыгыш ясады һәм уңышлар теләде. Илдус Маликов үз чыгышында: «Бу рекордны Сөембикә ханбикәнең тууына 500 ел тулуга һәм Татарстан АССРның 100 еллыгына багышлыйм. Компьютер янында бөкрәеп утыручы яшьләребезгә сәламәт яшәү һәм чыныгу үрнәген күрсәтәсем килә. Күрсеннәр: чыныгу һәм кышкы йөзү миңа, 61 яшьлек бабайга, бу рекордка чыгарга көч бирде. Чөнки сәламәт тәндә – сәламәт рух. Чыныгу тәнне генә түгел, рухны да чыныктыра. Безнең илдә кыш 6 ай һәм аннан да озаграк сузыла. Дөньяда ел саен 80 мең кеше суыктан һәлак була. Шуңа күрә суыкта чыныгу, нык суыкта исән калырга өйрәнү бик әһәмиятле», – диде.
Илдус Маликов – искиткеч кеше, чын татар каһарманы. Ул туган авылы Салкын Аланда мәчет тә төзеде һәм анда имам вазифасын башкара. Ул – татар каһарманнарының варисы. Анда борынгы бабаларының рухы яши. Аның бабасының бабасы атлы татар гаскәрендә хезмәт иткән һәм 1814нче елда Парижны алуда катнашкан. Батырлыгы өчен орденга лаек булган.
Илдус Маликов – Татарстан әләмен бөтен дөньяда күтәрүче, Татарстанның данын дөньяга таратучы. Әмма аның исемен Русиядә дә, Татарстанда да белмиләр. Без, татарлар, үзебезнең каһарманнарны кадерли белмибез. Мәсъәлән, нигә аның турында «Татарстан Яңа Гасыр» каналында тапшыру эшләмәскә? Татарстан Спорт министрлыгы да Илдусның дөньякүләм казанышларын күрмәмешкә салыша.
Фәрит ЗӘКИЕВ,
Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәисе

Комментарии