- 05.05.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №17 (4 май)
- Рубрика: Тормыш сулышы
2009 елда ук Актүбә эшчеләр бистәсенең нефтьчеләр яшәүче 5 катлы бер йортында матурлык өчен генә балконнар эшләп куйганнар иде. Беренче катта урнашкан 16 фатир беренче тапкыр балконлы булу бәхетенә иреште, гәрчә, ул балконнарның чыгу ишекләре булмаганлыктан, мондагы хуҗалар тәрәзә тупсасы аша сикереп йөрсәләр дә…
Әлеге 20нче йорт бистәнең Комаров урамында урнашкан. Биредәге идарә итүче компания озакка сузылган капиталь ремонт вакытында балконнарны ишексез калдырыр, дигән уй бу йортта яшәүчеләрнең башларына да килмәгән.
– Кая гына мөрәҗәгать итеп карасак та, безгә ачык кына җавап бирүче булмады. Мондый балконнар өчен акча түккәнче, торбалар белән батареяларны алыштырсалар, яхшырак булган булыр иде, – ди шундый фатир хуҗасы Миләүшә Латыйпова.
Акчалы кешеләр, стенаны кисеп, үзләре балкон ишеге ясарга өлгергән инде. Өлкән яшьтәгеләр һәм финанс кыенлыгы кичерүчеләр мондый адымны ясый алырмы, әллә «декоратив» балконнар белән гомерлеккә калырлармы, әлегә билгесез?!
Актүбәдәге уникаль күренеш турында мин «Комсомольская правда» газетасында да язып чыккан идем. Икенче көнне үк бу кеше ышанмаслык хәбәрне үз күзләре белән күрергә дип Әлмәт, Бөгелмә шәһәрләреннән төзелеш эшләре буенча компетентлы белгечләр килеп җиткәннәр. «Әлеге ишексез балконнар турында хәбәрне дөньяга чыгару кирәк түгел иде, чөнки анда яшәүчеләргә юк балконны бар итеп рәсмиләштерү мәшәкате өстәлде», – ди Актүбә бистәсе башлыгы Р. А. Галиева.
Хәким ГЫЙЛӘҖЕВ,
Русия журналистлар берлеге әгъзасы.
Азнакай районы.

Комментарии