Авылны сакламау – илне бетерү

Бүген авылны саклау, яшьләрне авылда калдыру турында сөйләүләрен еш ишетергә туры килә. Авыллар – үткән тарихыбызның бер өлеше, аларда халыкның моң-зары, кайгысы-шатлыгы, куанычы һәм сагышы. Әмма елдан ел төрле сәбәпләр белән күп авыллар кечерәя, сүнә, бетә. Ни өчен?
Мәсәлән, Кесмәс елгасы буенда утырган иң борынгы авылларның берсе – Арча районы Иске Му авылы. Инде ничә еллардан бирле бу авылда кибет тә, медпункт та, клуб та, балалар бакчасы да юк. халкының карап торган бер фермасы һәм башлангыч мәктәбе генә бар. Суны малларга да, яшелчәгә сибәргә дә инештән ташучылар бар хәтта. Ә мондый шартларда кемнең яшисе килсен?! Шуңа да яшьләр шәһәргә агыла. Санап китсәң мондый авыллар байтактыр әле ул.
Минем фикеремчә, ил буенча авылларга мөнәсәбәт икенче булырга тиеш. Аны продукция җитештерүче тармак дип кенә түгел, ә илебезнең, милләтебезнең гореф-гадәтләрен саклый, яшәү көче бирә торган чишмәсе дип карарга кирәк. Бу байлыкны сакламау – илне бетерү дигән сүз. Ләкин иң мөһиме – авыл кешесен эшле итәргә кирәк. Акчалы эше, шәһәрнеке белән чагыштырырлык яшәү шартлары булганда гына авыл кешесе шәһәргә китү турында уйламаячак. Авыл табигате кешене мәрхә¬мәтлерәк, гадирәк һәм ихласрак итә.
Энҗе СӨЛӘЙМАНОВА.
Арча районы, Курса Почмак авылы.

«Күрәзә» төш

Бүген төнлә йоклаганда гаҗәеп бер төш күрдем:
Мәгариф идарәсендә министр белән йөрдем.
Яңа таныш дустым миңа күп нәрсәләр сөйләде,
Аннан ишеткәннәремне сезгә дә сөйлим әле.
«Зур үзгәрешләр көтелә мәгариф өлкәсендә,
Бик күп мәктәпләр тора бит хөкүмәт җилкәсендә!
Урта мәктәпләрне, ди ул, нигезендә
Быел кыскарта башладык, ни генә дисәгез дә.
Авыл саен урта мәктәп тотуы мөмкин түгел,
Аларга акча түгәргә казна бит төпсез түгел.
Әнә депутатларыбызның кабинет ишекләрен
Биш йөз мең сумга алыштык (үзең генә бел, яме!).
Спорт өлкәсенә бераз акча бирергә кирәк,
Хоккей, футбол, баскетболчы сатып алырга тизрәк.
(Егерме миилион евро түләнә ел буена
«Рубин»га дип сатып алган чит ил футболчысына).
Шулай булгач, кая инде мәктәпкә акча җитә,
Дәүләтебезнең бюджеты сулардай агып китә.
Шушы сәбәпләр булганга, мәктәпләр кыскарачак,
Урта мәктәпнең күбесе тугызъеллык калачак.
Кайберләре әле хәтта башлангыч кына кала.
Укытучы эшсез калмас, колхозда эш күп, ләбаса.
Киләчәктә башлангычта укытучы булмаячак,
Тәртип саклау өчен генә бер кеше утырачак.
Йокы сәгате булачак башлангыч мәктәпләрдә,
Китап кирәк булмаячак, кирәкми дәфтәрләр дә.
Хәтта олы сыйныфларда букчалар кирәк булмас,
«Баланың сәламәтлеген сакларга!» – ди бит Минздрав.
Букчалар күтәреп йөреп, буй-сыны зарарлана,
Һәр кеше кадерле безгә, кадерле һәрбер бала.
Шушыларны истә тотып, өстәп яңалык керттек:
Өй эшләре булмас, чөнки… балаларга бик читен.
Мәктәптән кайткач, укучы ял итсен, чаңгы шусын.
Телевизор, компьютер – барысы аңа булсын.
«Кайсы районнан әле?» – дип сорый яңа танышым,
«Арча ягыннан», – дидем дә документымны суздым.
«Арча биек тауларда», – дип дустым җырлап җибәрде,
Җырын ярты юлда өзеп, тагын шуны өстәде:
«Арчадагы педколледжны тагын берничә елдан
Сабага күчерәчәкбез – Президентыбыз шуннан».
Аның шушы сүзләреннән куркып уянып киттем,
Күземнән яшь чыккан булган, тиз генә аны сөрттем.
Йоклый алмый озак яттым, төрле уйлар уйладым,
Төшемдә күргәннәрне яхшылыкка юрадым.
Чынбарлыкта әгәр шундый реформа чынга ашса,
«Зомбилар» үстерәчәкбез – Ходаем, үзең сакла.
Татар теле дәресләре мәктәптә кимеп бара,
Балаларга өйрәнергә рус теле генә кала.
Татар халкы! Бердәм булыйк! Бетермик мәктәпләрне!
Телебезне саклап калыйк, ул бит – халыкның яме.
Надиль ШАКИРҖАНОВ.
Арча районы, Яңа Кенәр авылы.

Комментарии