Кайда без юк – шунда рәхәтме?

Кайда без юк – шунда рәхәтме?

Без татарлар, саф районы, авылы дип еш күкрәк кагарга, горурланырга яратабыз. Татарстаннан еракта, нәкъ Русия уртасында урнашкан Урта авылына сәяхәт кылгач, «без татармы икән?» дигән шик туды. Хәер, хурлап әйтүем түгел, бары тик әләзәнлеләр янында безнең татарлык та, иман да, кызганыч, читтә кала.

ҮЗЕБЕЗ УТЫРГАН БОТАКНЫ КИСҮ

Эчүчелекнең никадәр аяныч хәл икәнен сөйләп торасы юк. Аның кешелекне кай тарафка илткәнен дә сөйли башласаң, озак фәлсәфә корырга була. Көрәш тә, төрле тыюлар да әллә ни сөенечле нәтиҗәләр бирми, халыкны азындыра гына. Кибетләрдә сатуны тыю кара базарга, авыллардагы «Хәдичәттәй»ләргә юл ача. Эчүчелек белән көрәшкәндә, хәмер төтенендә яшәүне инде күптәннән «тормыш маягы» итеп сайлаган эчкечеләрне берәм-берәм айныту түгел, ә аларга алмашка килгән яшь буынны азынудан туктату урынлыдыр. Дөрес, спиртлы эчемлекләр җитештерү, сату бюджетның саллы өлешен тәшкил итә, әмма үзебез утырган ботакны кисү белән бер бу…

Ерак Урта Әләзән авылында хәлләр киресенчә. Аларның яшәеше белән танышу максатыннан шушы көннәрдә, «Нинди булырга тиеш ул – татар авылы?» дигән сорауга җавап эзләп, Урта Әләзән авылына сәфәр кылдым. Билгеле, әлеге сорауга җавап бирер өчен авыл буенча кыскача гына күзәтү ясарга кирәктер.

УРТА ӘЛӘЗӘН АВЫЛЫ

Урта Әләзән авылы Пенза өлкәсенең Городище районында, үзәктән 100, Мәскәүдән чама белән200 километрераклыкта, Мәскәү – Чиләбе юлында, элекке Кырым – Казан ханлыгы – Ногай сәүдә юллары кисешкән урында урнашкан. Шуңадамы биредә сәүдә итү, эшкуарлык борынгыдан килә. 1681 елда нигез салынган, Русиядә, Европада гына түгел, дөнья күләмендә иң зур саф татар авылларының берсе. Биредә 10 меңнән артык татар яши. Күренекле шәхесләрне – Гадел Кутуй, Кәрим Тинчурин, Һади Такташ, Шәриф Камал, Шамил Усманов кебек шәхесләрне биргән төбәк ул.

Пенза өлкәсендә 32 район, шуның 28е авыл районнары. Городище районында яшәүче халыкның 39 процентын татарлар тәшкил итә.

Урта Әләзәндә 3 меңгә якын шәхси хуҗалык бар. Йортларның 7се генә агач, калганнары таштан, күбесе 2-3 катлы, хан сарайларыннан ким түгел. Һәрбер гаилә күпләп мал-туар асрый, 100дән артык гаилә фермалары бар. Авылда 4 меңгә якын шәхси машина, шуның 1700е – йөк машиналары. Үз хастаханәләре, 3 мәктәп, 4 тегермән, 12 техника ремонтлау ноктасы, 52 кибет, 3 базар бар. Чагыштырмача Татарстанның гади бер район үзәге чаклы җирлектә 9 мәчет эшләп килә (10ынчысы төзелеп ята), 4 мәдрәсәдә 425 шәкерт дин гыйлеме ала. Авылга табигый газ һәм телеграфны кертүгә Урта Әләзән халкы үз көчләре белән ирешкән. Шулай ук ипподром төзегәннәр, футбол кыры булдырганнар, янгын сүндерү техникасын, Урта Әләзән – Мәскәү арасында йөрергә бар уңайлыклары да булган 2 чит ил автобусы сатып алганнар. Шактый гына социаль объектлар, мәчетләр авылның бердәм көче белән булдырылган. Авыл яңалыкларын «Аль-Азан» газетасы яктырта, интернет челтәрендә үз сайтлары да бар.

Биредә елга 120-130 туй мәҗлесе үткәрелә, бөтенесе диярлек хәмерсез. Гаилә таркалу авылда ят күренеш, булса да елга 3-5 очрактан күп түгел. Ислам дине кануннары белән яшәүче авылда күпхатынлылык та гадәти хәл.

5 дистәдән артык кибетләрнең берсендә генә хәмер сатыла. Сату катгый тыелмый. Хәер, гадәттә, читтән килгән кешеләр генә сатып ала икән аны.

АВЫЛ ЯШӘЕШЕ

Башта Татарстан, аннан Русия юлларыннан йөргәндә шактый күренешләргә тап буласың. Беренчедән, без, юллар начар, дип зарланырга яратабыз, янәсе, карамыйлар. Әмма – Урта Әләзән сәяхәтеннән соң – Казан юлы Европа илләренекеннән ким түгел сыман тоелды. Билгеле, яз, кар сулары да үз эшен эшләгәндер, тик моңарчы андый юлларны күргән юк иде.

Озын-озак сәяхәттә авыллар сирәк очрады. Юл буе кардан ачылып килгән ташландык басуларны (Әләзәнгә язын бардым – Р.У.), чүп тулы юл читен күзәтеп барырга мәҗбүр булдык. 1-2 авыл очраса да, ташландык хәлдә иде, чөнки коймасыз, яисә инде булса да, авып беткән төссез өйләрдә кемдер яшидер дигән уй белән акыл берничек килешә алмады. Пенза өлкәсенә узып бераз баргач кына биредә татарлар яшәгәне чагыла башлады.

Урта Әләзәнгә15 километрчамасы калгач, Махалино бистәсендә туктадык. Биредә безне, авылның гына түгел, Татарстанның иң зыялы заты, «Партнер-Татарстан» ҖЧҖ сәүдә компаниясенең генераль директоры Кязым Дебердеев һәм аның урынбасары Хәйдәр Бәхтеев мөселманнарга гына хас ачык йөз белән каршы алдылар.

Кичке ашны ашап, төн кунып, хәләл кафеда иртәнге аштан авыз иткәч, ниһаять, авылга юл тоттык. Татар халкы яшәгәне биредә ерактан күренеп тора. Авыл урамнарында очраган һәрбер хатын-кыз Ислам дине кушканча киенгән, һәрберсе яулыктан. Авыл гөрли, яңа көнне яңа сулыш белән каршы ала.

Бездә байлыкның, муллыкның төп билгесе булган, ә биредә гадәти 1-2 катлы йортларның капка төпләрендә йөк машиналары, тракторлар, тагылма агрегатлар үз урынын алган. Хәер, шунысын да әйтеп китү урынлыдыр, төзеклеге, урамнарның үзгә бер матурлыгы буенча Актаныштан калыша ул. Биредә күпчелек күңел матурлыгы белән яшиләр.

ДИН ҺӘМ ЭШМӘКӘРЛЕК

Дин белән эшмәкәрлек – тәрбиянең нигезе дип саный Кязым Дебердеев. Шөкер, әлеге хакыйкать белән килешми мөмкин түгел. Беренчедән, тумыштан дини тәрбия астында үскән чын мөселман кыек юлга атламый, ә эшмәкәрлек – ул яшәү чыганагы, гаиләнең иминлеге.

Урта Әләзәндә яшәешнең, сәнәгатьнең кайсы тармагын гына алма – барысы да халык кулында. Юк, коммунизм белән бутау кирәкми. Сәүдә итү, җитештерү, хезмәт күрсәтү шәхси эшмәкәрләр кулында.

Гаилә фермаларына авылда 20 еллар элек нигез салынган. Эре малны, аеруча атларны биредә һәркем диярлек күпләп асрый. Төп ризыклары да – ат ите, аннан җитештерелгән казылык һәм башка төр продукция.

100дән артык гаилә фермасының 15кә якыны гына игенчелек белән шөгыльләнә, чөнки җирләре аз. Күрше авылларның ташландык басуларын да арендага алып эшкәртәләр.

Хәләл ит продукциясе җитештергән 4 цех уңышлы эшләп килә, шуларның берсе 1994 елдан ук Идел буе Федераль округында тәүге хәләл продукция җитештерүче оешмаларның берсе. Арада күпләп бытбылдыклар (перепелка) асраучылар да бар. Тирә-як шәһәр, районнарны сыйфатлы, сихәтле бытбылдык йомыркасы һәм ите белән тәэмин итә, зур супермаркетлар белән яхшы элемтәдә тора алар. Биредә, эшмәкәрлеккә нигез салганда яңа бина төзеп чыгымланмыйлар, элекке чорлардан калган ташландык биналар шактый. Кайсы гына эшмәкәрне алма, алар шушы хуҗалыктан калган тарихи, ташландык биналарга яңа сулыш өргән: элекке аяк киеме тегү фабрикасында – тегермән, төзелеш базасы – хәләл ит продукциясе җитештерү цехы. Хәтта элекке үзәк котельный морҗасы да хуҗасына акча эшли – биредә кәрәзле элемтә антенналары урнаштырылган.

Хуҗалык ферма биләмәләренә гаилә фермалары хуҗа. Якын тирәдә Бай буларак билгеле Хафиз Януразов 150дән артык эре мал, 100 баш ат асрый, 10га якын нәселле чабыш атлары да бар. Биек, таш койма белән уратып алган фермада сугым цехы, суыткычлар, катнаш азык хәзерләү цехы да урнашкан. Техникасы да ишле, янгын сүндерү машинасына кадәр бар. Авылдашы Рәшит Кадыйров та аннан калышмый: 170 баш ит токымлы үгез, бихисап ат асрый ул. Үз эшен 2004 елда, туганнары белән киңәшләшеп, күмәкләшеп башлап җибәргәннәр.

Эшмәкәрләрнең кайсыннан гына сорама, бөтенесе дә үз эшләренә бернинди кредитсыз, юрганына карап аяк сузып нигез салганнар, чөнки дин буенча бурычка керү хупланмый. Авылда һәр эшмәкәр зәкят салымы түли. Күпләр өчен, бәлки, аңлатып китү кирәктер, зәкят – ул фәкыйрьләр файдасына байларның кеременнән 1/40 өлеш нисбәтендә алынырга тиешле салым. Зәкят салымын түләү Коръән тарафыннан мөселман кешесе өчен билгеләнгән биш фарыз гамәлнең берсе булып санала. Кызганыч, бездә, ягъни Татарстанда яшәгән татарлар, эшмәкәрлек белән көн күргән дин әһелләре арасында зәкят салымнары бик хупланмый, байтагы күз йома. Урта Әләзән иминлегенең, төзеклегенең һәм киләчәгенең исә нигезендә зәкят салымнары зур урын алып тора дип әйтсәк тә, арттыру булмас. Русиядә көн күрүче татар авылы читтән, урыс хакимиятеннән нәрсәдер булса да өмет итә алмый. Әләзәнлеләр үз иминлекләрен тырышлыклары, бердәм булулары белән тәэмин итә. Аларда «миңа» төшенчәсе юк, «без» дип сөйләшү, фикер йөртү, гамәл кылу борынгыдан килгән яхшы гореф-гадәтләрнең берсе.

Бу яктан мин үзебезне күпкә артта калган җәмгыять дип саныйм. Безнең өчен бердәмлек тә, кызганыч, күпләр өчен иман да ят нәрсә. Татарстанда яшәп, татарлыгыбыз да сүздә генә калып бара. Коммунизм төзү чорында без беренчеләрдән булып шау-гөр килеп мәчет манараларын җиргә аударганда, Русия үзәгендә яшәгәннәр чын милли йөзен, динне саклап кала алганнар.

Хәзер инде чорлар дәвамында онытылып, шактый тапталган, «шартлаган» иманны, шәригать кануннарын кайтару да гаять авыр. Аның өчен берничә дистә ел да аз.

Кайда без юк – шунда рәхәт дигән тәгълимат Урта Әләзән авылына бер дә килешми. Дөрес, һәр җирлекнең үз проблемалары, үз яшәеше, үзгә бер халкы. Әлеге сәяхәт, тәҗрибә уртаклашу һәркемгә дә файдага булыр дип саныйм, чөнки һәрнәрсә чагыштыруда сынала.

Руслан УСМАНОВ.
Актаныш
– Урта Әләзән Актаныш.

Автор фотолары.

Кайда без юк – шунда рәхәтме? , 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии