Эзәрлекләү

Эзәрлекләү

Рәшит САФИУЛЛИНның «Мин ник профсоюздан чыктым?» («БГ», 2011, №38 (28 сентябрь) исемле мәкаләсе бик гыйбрәтле һәм тирән эчтәлекле булуы белән күпләрне уйландырды. Анда мондый юллар бар:

Бүген предприятиеләрдә җитәкче мәнфәгатьләрен генә кайгыртучы профсоюз оешмалары барлыкка килде. Әйе, җитәкчеләрнең дә төрлесе булган кебек, бөтен профсоюз рәисләрен дә бер калыпка салып карарга ярамый. Эшчеләр үз теләкләре белән сайлап куйган профсоюз җитәкчеләре күп иде элек. Мәсәлән, Азнакай УБРы профсоюз рәисе Әләм Хәнипов – шундыйлардан. Үз эшчеләрен, шулай ук, Азнакай халкын яклап йөргән өчен, шәхси тормышында күпме киртәләргә очрады. Шулай булуга карамастан, күрәләтә кеше хокукларын бозучы түрәләргә каршы бүген дә бик актив көрәш алып бара.

Әләм Хәмзә улы Хәниповны күптән белгәнгә күрә, минем дә аның турында азрак әйтәсем килә. Ул – «» ААҖнең Мактаулы нефтьчесе. 1970нче елларда Совет Армиясе сафларында «Хәрби төзелеш отличнигы» исемен ала. 1975нче елдан «» системасында эшли. 1991нче елдан – Азнакай УБРының (управление буровых работ) профком рәисе. «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә», «Россия профсоюзларына – 100 ел» медальләре, РФ Минтопэнерго Грамотасы белән бүләкләнгән. Бөтенрусия инвалидлар җәмгыятенең Мактаулы әгъзасы. «» профсоюзының Мактаулы алтын билгесе, «Татарстан Республикасы профсоюзлар федерациясенең профсоюз хәрәкәте алдындагы хезмәтләре өчен» билгесе иясе.

– Мине эзәрлекләүләр 2010 елның 12 февралендә район-шәһәр Советлары сессиясендә кыю чыгышымнан соң башланды, – ди Әләм Хәмзә улы. – ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алдында Азнакайда эшсезлекнең артуын тәнкыйтьләдем. Президиумда «Татнефть» җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев тә бар иде. Моны телевидениедән бөтен республикага күрсәттеләр. Аннары мине тагын ярамаган сүз ычкындырыр дипме, Рөстәм Миңнеханов килгән бер чарага китермәү җаен эзләделәр. Бер атна алдан ук җитәкчеләр: «Анда барып торма, балыкка кит», – дип үгетләп маташты, ышанасызмы? Ләкин төп көрәш сайлаулар вакытында башланды. Кандидатурам район башлыгы белән бер округка туры килде… Мине эзәрлекләделәр, басым ясадылар, ахыр чиктә эшемнән кыскарттылар!

Телевидение аша чыгыш ясаганнан соң, Әлмәткә йөреп эшләүче нефтьчеләрне Азнакайдагы эш урыннарына кире кайтардылар. Хәзер иртәнге 4тә торып, 60 чакрым ераклыктагы шәһәргә чыгып китәселәре юк. Ләкин көн саен Азнакай-Актүбә юлын таптаучы 75 кеше өчен дә эчем поша. Хаклык даулый торгач, үз язмышым кыл өстендә калды, – ди .

Әләм Хәнипов, май аенда Татарстан прокуроры Кафил Әмиров Азнакайга килгәч, аңа гариза белән мөрәҗәгать итә. Июнь аенда Азнакай шәһәр һәм Татарстан Югары судларына яклау сорап гариза бирә. Барысы да Ә. Хәниповның хаклы булуын таный һәм аны эшендә калдырырга дигән карарлар чыгара. Әмма «Татнефть» түрәләренең прокуратура һәм суд карарларына әллә ни исләре китми, дөреслек өчен көрәшүче Ә.Хәниповны эш урынына кертмиләр, гомерен хезмәт кешесен яклауга багышлаган мөхтәрәм зат урамда тилмереп йөри. Шундый абруйлы гигант предприятиеләрнең дә гаделсез эшләре була икән.

, журналистлар берлеге әгъзасы, Татарстанның «Алтын йөрәкле журналист» дипломы иясе, хезмәт ветераны.

 

Комментарии