- 05.10.2014
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2014, №39 (1 октябрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Елга бер тапкыр бөтен кеше дә укытучыларын искә алып, аларга рәхмәт хисләрен җиткерә. Безгә белем биргән кешеләрне көн саен искә алып торсаң да артык булмас та бит, тик тормыш мәшәкатьләренә чумып, бу турыда уйларга онытабыз шул. Ә 5нче октябрь көнне мөгаллимнәрне һөнәри бәйрәмнәре – Укытучылар көне белән котларга ашыгабыз.
«Безнең гәҗит» традициядән бераз гына читкә китте. Котлаулар белән генә чикләнмәскә булдык, танылган милләттәшләребезгә «Әгәр мин укытучы булсам…» дигән җөмләне дәвам итеп, үзләрен мөгаллимнәр урынына куеп карарга куштык. Шуңа өстәп, «Мәгариф системасында нәрсәне үзгәртер идегез?» дигән сорауны да бирдек. Фантазияне тулы көченә эшкә җигеп, шул ук вакытта чынбарлыктан да артык еракка китмичә җавап бирде шәхесләр.
Хәния ФӘРХИ, җырчы, Татарстанның халык артисты:
– Мин балаларны бик яратам, шуңа күрә, укытучы булсам, балаларны иркәләп, азындырып бетергән булыр идем, мөгаен (көлә). Дөрес, мин үзем таләпчән. Шулай да артык яратуым аркасында укучыларым җилкәмә үк менеп утырырлар иде.
Ә укытучы һөнәрен бик хөрмәт итәм мин. Беренче укытучым Разия апаны хәзергә кадәр рәхмәт сүзләре белән искә алып торам.
Мәгариф системасында нәрсә үзгәртер идем дигәндә, БДИны бетерер идем. Быел кечкенә кызыбыз Алсу мәктәпне тәмамлады. Аның белән үзем ярты чирләдем. Ул БДИ дигәннәре кем уйлап чыгарган нәрсәдер ул.
Алиянең кызы оныгыбыз Әминә быел беренче сыйныфка керде. Алия белән дә сөйләштем әле, мәктәптән бик канәгать мин, ди. Кичке 6га кадәр баланы тыныч күңел белән мәктәптә калдырырга мөмкин, яхшы ашаталар. Бердәнбер теләге – чит телләргә күбрәк игътибар бирелсен иде, ди. Мин дә кызымның теләгенә кушылам.
Алсу мәктәптә укыганда, аның укуы белән кызыксынып тордым, хәзер башлангыч сыйныфларда ниләр үтүләре белән кызыксынам. Әминә шигырь ятлаганда карап торам, бөтен фәннән дә дәрес әзерләшергә вакыт җитми шул.
Булат БӘЙРӘМОВ, «Татар радиосы» ди-джее:
– Минем ике-өч еллык мөгаллимлек стажым бар. Белгечлегем буенча музыка укытучысы бит мин.
Ә сезнең сорауга килгәндә, миңа калса, мин гадел, таләпчән, шул ук вакытта шаян укытучы булыр идем. Яшьләр белән алар телендә аралашырга яратам. Үземне бик акыллы профессорлар кебек күз алдына китермим (көлә). Булат Бәйрәмовтан төгәл фәннәр укытучысы да чыкмас иде, мөгаен. Болай мин мөгаллимнәр нәселеннән. Әтием (урыны җәннәттә булсын!) тарих укытучысы иде, әнием урыс теле һәм әдәбияты укытты. Дәү әтием география укытучысы булган, мин дә географиядән белем бирә алыр идем дип уйлыйм. Һәм, әлбәттә, музыка укытучысы булыр идем.
Гадел укытучы нинди була? Әйтик, укучы өй эшен әзерләми килгән, ди. Шундук «икеле» куярга түгел, башта сәбәбен ачыкларга тырышыр идем, аннары бер кисәтү, ике кисәтү… Аннан соң да эшләмәсә, нишләп куймаска «икеле»не? Балаларны «любимчиклар»га аеруга да каршы мин. Мәктәптә үк шулай аеруга ияләнеп үссә, киләчәктә кем чыгачак андый баладан?
Музыка дәресе гадәттә 7нче сыйныфта бетә. Шуңа күрә миңа, укытучы булсам да, БДИ дип куркасы юк. Гомумән, әлеге системаның никадәр яхшы яисә начар булуын без әле әйтә алмыйбыз. Бу имтиханны тапшырган балалар югары уку йортларында укып, ниндидер күрсәткечләргә, уңышларга ирешсәләр, ул вакытта БДИны нәтиҗәле дип әйтеп булачак.
Форсаттан файдаланып, укытучыларымны, беренче чиратта әнием Әлфияне бәйрәм белән котлыйсым килә. Ул хәзер пенсиядә инде. Әни мине урыс теле һәм әдәбиятыннан укытты. Гадел булды, үзенең малае дип артык бәя куймый иде, син урыс телен «бишле»гә белмисең, дип, «дүртле» куйганы исемдә әле. Әниемнең ничек азапланганын, чиләнгәнен күрдем инде мин. Төнге 12ләргә кадәр дәфтәр тикшереп утырыр иде. Әле бит мәктәп эше белән генә бетми, гаиләне дә алып барасы бар. Аңа тыныч, матур, бәхетле картлык телим. Шулай ук Әгерҗе районы, Иж-Бубый авылында укыткан барлык укытучыларымны, беренче укытучым Әлфия Габдулловнаны да тәбриклим. Арча педагогия көллияте мөгаллимнәрен, аеруча безнең төркем җитәкчесе булган Рөстәм Сәлимовичны да котлыйм. Безгә түзгәне өчен рәхмәт аңа.
Миләүшә ШӘЙХЕТДИНОВА, Камал театры артисты:
– Мин тарих укытучысы булмас идем. Кызым Сөмбел 7нче сыйныфта укый, аның белән укыйбыз тарихны. Шулхәтле субъектив фән бит ул. Һәр дәүләт үз тарихын төзи, дөрес булмаган мәгълүмат та китәргә мөмкин. Кызыма дәреслектән тыш башка мәгълүмат та китереп күрсәтәм, алай түгел, болай да булган әле ул, дип аңлатам.
Мин балалар белән эшләргә яратам. Ләкин укытучы һөнәре бик күп вакытны һәм көчне таләп итә. Аллаһы Тәгалә аларны ярдәменнән ташламасын. Безнең балаларга аң-белем бирә, шулай итеп, киләчәкне үстерә торган кешеләр бит алар.
Укытучы булсам, «икеле»ләр дә куяр идем, мөгаен. Чөнки балага үсәргә этәргеч кирәк. Баланың характерын да шуннан аңларга була: кемнеңдер «икеле»гә исе дә китмәскә мөмкин, кемгәдер исә яхшырак эшләргә стимул була. «Икеле»-«өчле»гә укыган кешеләрнең күбесе, үсеп җиткәч, зур уңышларга ирешәләр, «бишле»гә укыганнарның борыннарына чиртәләр күп очракта. Шуңа күрә начар билгегә укыган кеше акылсыз дигән сүз түгел әле.
Хәзер, элек укыган система дөрес түгел, диләр, БДИ дигән нәрсә кереп китте бит инде. Шул ук вакытта, әйтик, әти белән бергәләп әдәбият дәресе өчен төзелгән заманча уку китабын карыйбыз, кайбер язучыларны әти дә, мин дә белмибез. Аларның кайберләрен балага белергә дә кирәкми. Башлангыч сыйныфлар китабындагы шигырьләрне укысаң, нәрсәгә өйрәткәне дә аңлашылмый. Төрле мәктәп төрле программа, төрле дәреслекләр буенча укый. Дәреслекләрдә хаталар да китә. Кайбер биремнәр балага белем алыр өчен түгел, аны кыен хәлгә кую өчен бирелгән кебек. Мәгариф системасын яхшылап карап чыгып, менә шундый нечкәлекләренә игътибар итәр идем.
Равил ФӘЙЗУЛЛИН, шагыйрь:
– Дипломымда белгечлегем укытучы дип язылган, ләкин укытучылыкка теләгем дә, сәләтем дә булмаган, күрәсең. Мөгаллим булып бер көн дә эшләмәдем. Тик бүген мин дөньяда нәрсәгә дә булса ирешкәнмен, нәрсә дә булса кыла алганмын икән, мин укытучыларга бурычлы. Алар дөрес юнәлеш, дөрес тәрбия бирмәсәләр, бәлки, хәзерге уңышларым булмас та иде.
Иҗат кешесе бернинди кысаларга сыймый бит ул. Ә мәктәптә укыту билгеле бер кысага куып кертә, кагыйдәләргә буйсындыра. Әгәр укытучы булсам, мин шактый шелтә алган булыр идем, мөгаен. Шуңа күрә миннән бик тәртипле укытучы чыкмас иде. Ә балаларның бер өлеше минем яклы булыр иде.
Нинди укытучы булыр идем, дигәннән тыш, нинди белем бирер идем, дигәненә дә җавап бирим әле. Халыкка кирәкле белем булырга тиеш ул. Әйтик, мин татар кешесе икән, минем тарихымны, телемне кайгырта торган белем булырга тиеш. Революциягә хәтле мәгариф системасы дәүләттән бер тиен алмыйча да яшәгән. Халыктан җыелган иганәгә мәдрәсәләр тотылган, татар милләтен, татар рухын үстерүгә никадәр өлеш керткәннәр. Алар берничә гасыр буена милләтне саклап калган. Менә шундый булырга тиеш мәгариф системасында эшләүчеләр.
Бүген ике укытучым исән-сау, алар белән хәбәрләшеп торабыз. Наилә Каюмовна 8-10нчы сыйныфларда сыйныф җитәкчем булды. Аның белән айга бер булса да рәхәтләнеп сөйләшеп алабыз. Икенче укытучым – Әминә Абдрахмановна Сәләхиева. Аларның исән-сау булуын белү рәхәт. Үземне яшь итеп хис итәм, укытучыларым исән булгач, миңа картаерга ярамый бит инде. Укытучың булу ул иркәләнү дигән сүз дә әле. Берәр нәрсә булса, укытучыга әйтәм, дигән сүз бар иде бит. Алтмыштан соң да саклана икән ул хис.
Илдар КЫЯМОВ, «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалы алып баручысы:
– Мин гомумән укытучы булып эшли алмас идем, мөгаен (көлә). Шәһәрдә автобусларга килеп керәсең. Шунда ук бер төркем бала-чага да керә, шаулашалар, кычкырышалар, этешәләр-төртешәләр. Безнең яшьтәге кешегә мондый ыгы-зыгы килешми бит инде. Шунда, кем әйтмешли, йөрәгемә сердце була яза (көлә). Менә боларның һәрберсеннән кеше ясыйсы бар, һәрберсен шәхес итеп тәрбияләргә кирәк бит, дип уйлап куям. Укытучы булган кешенең күңелендә никадәр мәхәббәт, никадәр кичерә белү сәләте булырга тиеш! Менә шуларны уйлап, укытучыларга һәйкәл куярдай булам. Сүзнең дөресе кирәк, укытучыларның хезмәт хакы зур түгел. Менә шул акчага канәгать булып, шушы тыңлаусыз балаларны үстереп, тәрбияләп йөри торган кеше бит инде алар.
Кайвакыт укытучыларыбызга рәхмәтләребезне дә әйтеп бетерә алмый торганбыздыр инде. Мин гомер буе Җиһаншин Мәхмүт абыйга мөкиббән булдым. Ул миңа туганнан туган абый тиешле, Чирмешән районы, Карачишмә авылында озак еллар мәктәп директоры булып эшләде. Менә ул чын педагог. Аңа мәгарифтәге казанышлары өчен медальләр дә бирелде, ул аларга бик лаек иде. Чистай шәһәрендә укыткан Мәүлет абый Гозәеров, авылда математика укытучысы Рәисә апа да исән-саулар. Укытучы дигәч, иң беренче күз алдына килә торган кешеләр бу. Барысына да саулык, Хак Тәгалә хәерле гомерләр һәм мактаулы яшәеш бирсен.
Мәгариф системасын үзгәртергә мөмкинлек бирсәләр, БДИны бетерер идем. Без Америкадан кергән бөтен нәрсәгә шаккатып торырга тиеш түгел. Безнең үзебезнең казанышларыбыз бар. Тере кешегә имтихан бирергә кирәк, компьютер ул компьютер инде, ул ялгыша да, саташа да.
Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде.
Рәхмәт сиңа, укытучым!
Мәктәпне тәмамлаганыма – 16, университетны тәмамлаганыма 11 ел үткәннән соң, укытучыларым, сезгә булган рәхмәт хисләремне белдерергә булдым. Берегезнең дә исемен әйтеп тормыйча (чөнки берсен язып, икенчесен калдырып, үпкәләтермен), бары тик укытучым дип мөрәҗәгать итәргә рөхсәт итегез. Мәктәптә укыганда сезнең профессиягезгә кызыгып, сезгә сокланып, үземә укытучы һөнәрен сайларга булдым. Педагогика университетында 5 ел укып, кулыма татар теле һәм әдәбияты укытучысы турында диплом алып та, үземнең сайлаган юлымнан китмәсәм дә, сезнең биргән белемегез, үрнәк булуыгыз өчен йөрәк түремнән чыккан рәхмәт хисләремне кабул итеп алчы, укытучым! Күрешкән чакларда, мәктәптә укыгандагы кебек, апа, абый дип эндәшәм, дәресләрегезне күңелемдә йөртәм, сагынып искә алам, сездәге сабырлыкка сокланам.
Мәктәптән соң уку йортым булган университетта белем биргән укытучыларыма да чиксез рәхмәтлемен, аларны да һәрвакыт зур хөрмәт белән искә алам. Шушы белем йортын сайлаганыма һич тә үкенмим.
Кадерле укытучым, бәйрәмең котлы булсын!
1998нче елда Спас районы, Чәчәкле урта мәктәбен тәмамлаган укучыгыз, 1998-2003нче елда Казан дәүләт педагогика университетында белем алган студентыгыз Алсу САФИУЛЛИНА (Гатауллина).
«Сагындырган икән мәктәп…»
– Мин хәзер мәктәптә эшлим. Ниһаять, барлык көчемне җыеп, тагын мәктәп бусагасын атлап кердем, – шатлыгыннан йөзе балкый, күзләре нур чәчә Алсинәнең. Укытучыларга хас зәвыклы һәм искиткеч матур күлмәк кигән ул.
Күпмедер вакыт без Алсинә белән балалар бакчасында тәрбияче булып эшләдек. Менә шунда дуслашып та киттек. Бүгенгедәй исемдә: бүлмәгә кечкенә генә, ләкин шундый матур буй-сынлы Алсинә килеп керде. Шундый мөлаем, ягымлы. Бик тиз уртак тел таптык аның белән. Ул тел ягыннан да оста, сүз эзләп кеше кесәсенә кермәс, аның үз фикере бар, җавапны тиз таба, тиешле урында үз сүзен әйтеп тә куя белә.
Алсинә Харисовна! Балалар аңа шулай эндәшә, янында бөтерелә, һәрберсе дә аның игътибарын яулап алырга тели. Ә Алсинә берсен дә үзенең игътибарыннан читтә калдырмый, барысына да елмая, аларның һәр соравына ашыкмый гына җавап бирә, аңлап бетермәгән өлешләрне янәдән кире кайтып, җайлап кына аңлата. Менә, ичмасам, чын укытучы, дип, читтән генә күзәтеп торам. Аңардан үрнәк алырга тырышам, аңа гына хас сыйфатларны үземдә дә булдырырга кирәк икән дип уйлап куям.
Дустым Алсинәнең узган тормышы бик җиңелләрдән булмаган. Ходай аны бик каты сынаган, язмыш аңа карата мәрхәмәтле дә, мәкерле дә булган.
– Мин ишле гаиләдә туып-үстем. Үзем өчен, миңа гомер биргәннәре өчен, әти-әниемә бик зур рәхмәтлемен. Кечкенәдән үк абый-апаларымны, эне-сеңелләремне яратып, аларны хөрмәт итеп үстем. Сеңлем белән Казанда бер тирәдәрәк яшибез, энекәшем кунакка килеп йөри, әнием һәм апаларым янына бәйрәмнәрдә, ял көннәрендә кайтып йөрибез.
Кечкенәдән үк укытучы булырга теләдем. Укып бетерү белән, шул һөнәрне сайладым. Ун ел буена шатланып, куанып, бәйрәмгә барган кебек һәркөнне мәктәпкә юл тота идем.
Булачак ирем Айдар белән танышып, матур гына тормыш корып җибәрдек, бер-бер артлы улларыбыз туды. Шулай бәхетле генә гомер кичергәндә, бердәнбер сөйгәнем – балаларымның атасы Айдарны язмыш бездән гомерлеккә тартып алды. Аның белән булган фаҗигане бик авыр кичердем. Кулымда ике кечкенә бала, үзем – белмим ничек түзгәнмендер. Тик иртә-кич Ходайдан сабырлык, көч сорадым, ялвардым, үтендем. Айдар төшләремә кереп, мине тынычланырга, үз-үземне кулга алырга өндәде. Аллаһның рәхмәте, догадан аерылмадым, киләчәккә өметемне югалтырга балаларым юл куймады. Бик авыр булса да, үземдә көч таптым, балаларым миңа яшәү дәрте өстәде. Аллаһка шөкер, матур гына уллар үстерәм. Алар – минем таянычым да, киңәшчеләрем, ярдәмчеләрем дә. Бигрәк тә олы улым бик акыллы фикерләр әйтә, киңәшләр, идеяләр бирә.
Кечкенә чагы иде әле. Шулай бервакыт мин аңа:
– Улым, мине яратасыңмы син? – дип сораган идем. Ә ул, мине бөтенләй гаҗәпкә калдырып:
– Конечно, әни, яратам. Яратмасам, туар алдыннан әтием белән сине сайлап алмаган булыр идем. Беләсеңме, әни, анда әтиләр дә бик күп иде, әниләр дә. Араларыннан иң матуры сез идегез. Шуңа күрә сезне сайларга булдым, – диде.
Гаҗәпкә калырлык хәл бит. Менә шушы мәктәпкә кире кайтуым өчен дә олы улым Исламга рәхмәтлемен. Дус кызларымнан, шул мәктәпкә китимме икән әллә, дип сорасам да, алар: «Үз җаеңа кара инде», яисә «Эшеннән курыкмасаң, лучше мәктәпкә кит», – дип кенә чикләнделәр. Шуннан соң улым Исламга мөрәҗәгать иттем. Ә ул, уйлап та тормастан:
– Әни, нәрсә уйлап торырга инде монда, бар мәктәпкә. Ул синең яраткан эшең ич, – диде.
– Менә ичмасам киңәш, менә фикер, – дип, аркасыннан кочтым. Нәкъ шуннан соң ике дә уйламый, документларымны алдым да чакырылган мәктәпкә таба юл тоттым. Укытучы һөнәре элек-электән зур дәрәҗәгә ия булган. Хәзер дә мөгаллим кеше барыннан да югары дәрәҗәдә тора дип уйлыйм. Әлбәттә, сагынганмын, бик сагынганмын икән эшемне. Бер минутын да, бер мизгелен дә игътибарымнан читтә калдырасым килми. Һәр мизгелен шатланып уздырам, – ди Алсинә.
Ләйсән ЯРУЛЛИНА.
Казан шәһәре.
Ул һаман да укытучы апа
Авылга бер кайтуымда җомга көнне күчтәнәчләр алдым да укытучым Разия апа Гатина янына төшеп киттем. Ишекне ачып кергәч, бер мәлгә каушап калдым. Кайчандыр ап-ак кофталы, кара сарафанлы, озын куе чәчләрен ике якка үреп салган укытучым бүген ап-ак яулыктан ак әби булып өстәл артында Коръән укып утыра. Өстәл тулы китап, дәфтәр, ручкалар… 42 ел элек лаеклы ялга чыккан 92 яшьлек укытучым әйтерсең лә менә бүген генә мәктәптән кайтып кергән дә дәфтәр тикшерә, план яза. Тукай, Җәлил китапларын бүген Коръән, дини китаплар, кулъязмалар гына алыштырган.
90га җитсә дә, 100гә җитсә дә, укытучы һаман шул укытучы булып кала, сөйләмендәге мөгаллимнәргә генә хас булган сыйфатлар да югалмый икән. Әкрен генә, дәрес аңлаткан кебек, үзенең үткәнен, бала чакларын, яшьлек елларын искә алып сөйләп китте: «И кызым, мин бит Саралан кызы идем…»
Разия апа 1922нче елда Лаеш районы, Саралан авылында Хәмделниса апа белән Хәмәтгата ага гаиләсендә дөньяга килә. 7 яшь тулгач та авылдагы мәктәпкә укырга керә. Мәктәпне «5»ле билгеләренә генә тәмамласа да, 7нче сыйныфтан соң әнисе кызны укырга җибәрми. Кыз үрсәләнә, укуын дәвам итәсе килә, мәктәптә алдынгылар рәтендә бара шул…
Разия мәктәпкә йөрми башлагач, укытучылар да кайгыга кала. Кайсы мөгаллимнең яхшы укучыны, үзенең горурлыгын ычкындырасы килсен! Көннәрдән бер көнне Разияның сыйныф җитәкчесе Хәмделниса апаның ишеген кага. «Хәмделниса, җибәр кызыңны мәктәпкә, әрәм итмә! Аның киләчәге өметле. Без аны үзебез эшкә урнаштырырбыз, мәктәп китапханәсендә укып эшләр», – дип ананы күндерәләр.
«Ул елларда 9-10нчы сыйныфларда уку түләүле иде. Мөмкинлегебез булмады, шуңа да әниемнең мине укырга җибәрәсе килмәде», – дип искә ала Разия апа.
Кыз тырышып укып, 10нчы сыйныфны тәмамлап, кулына «5»ле билгеләреннән генә торган аттестат алып чыга. Кичен мәктәптә «вечер» ясап, барысы да шатланышып таралышсалар, төнлә илебез күгенә кара кайгы килә. Сугыш башлана. Казанга килеп югары уку йортына керү теләге челпәрәмә килә.
1941нче елның сентябрендә 19 яшьлек кызны Балык Бистәсе районы, Ырга авылына балалар укытырга җибәрәләр. Яшь, чибәр кызның беренче хезмәт адымнары шул авылда башланып китә. 7 ел Ырга авылында укыта, эш белән беррәттән Чистай педагогия училищесында 3 ел укып чыгарга да вакыт таба үзе.
1948нче елны Разия апа Лаеш районы, Кече-Елга авылына күчеп килә. Эшкә урнашып, җайлашып кына барганда, 1949нчы елда, Идел суы күтәрелергә мөмкин, дип, Саралан авылын өскәрәк күтәрәләр. Разия апа әнисен үзе янына алып килә, бергәләп гомер итә башлыйлар. Разия апа Шакирҗан абыйга кияүгә чыгып, биш бала тәрбияләп үстерделәр.
«И кызым, гомер ничек тә үтә икән шул. Туган авылыма караганда яшьлек еллары узган Ырга авылын бик сагынам. Балалар белән спектакльләр куеп, агитатор булып йөргән чакларымны, бергә эшләгән иптәшләремне, укыткан балаларымны юксынам. Миңа Аллаһы Тәгалә гомерне мулдан биргән, 93нче яшем белән барам. Бер барып күрәсем, яшьлегемдә йөргән эзләрдән йөреп кайтасым килә. Кем белә, бәлки, берәрсен очратырмын да», – дип моңсуланып та алды укытучым.
40 ел гомерен фәнгә багышлаган мөгаллимә ике районда эшләп, күпме балага тәрбия, белем биргән. Укытып чыгарган укучыларыннан кемнәр генә чыкмагандыр да, кайларга гына китеп урнашмаганнардыр. Их, сине бер күрсәм иде, укытучым, шул каләм тотарга өйрәткән нәфис кулларыңнан тотып, кысып-кысып кочып, рәхмәт әйтер идем, дигән укучылары да бардыр әле. Сез сагынган кебек, сезне дә Ырга авылы халкы хәтерлидер, сагынадыр, Разия апа. Яхшылык җирдә ятмый, диләр. Сезнең яхшылык та Ыргада ятып калмагандыр. Әлеге авылдан чыккан бөек шәхесләребез дә күп, сезнең дә уңышларыгыздыр бу.
Гәүһәрия ВӘЛИУЛЛИНА.
Лаеш районы.
Укытучы – чишмә башы
Белем бәйрәменең беренче сентябрьдә икәнен кайсы укучы һәм ата-ана хәтереннән чыгарыр икән? Ә октябрьнең беренче якшәмбесе – Укытучылар көне. Мөгаллимнәрнең авыр хезмәтенә хөрмәт белән караучылар шулай ук бу көнне гел хәтерендә тота. Еллар үтү белән, укытучыларны мәҗбүри рәвештә белем сеңдерергә тырышкан усал кешеләр дип түгел, әле дә ярый юлымда шундый изге затлар булган, дип искә аласың.
Шөкер, бездә урта белем алу әлегә бушлай, һөнәр өчен кирәкле һәр фәннең башлангычын мәктәп бирә. Төгәл фәнме, табигать фәннәреме – җаның ни тели. Тик, ихтыярсыздан, синең бөтен булмышың бер генә фәнгә тартыла икән. Моның сәбәбе гаилә традицияләреннән киләме, әллә әйләнә-тирә мохиттәнме, тәгаен әйтеп тә булмый. Мәсәлән, авыруны еш күргән бала табиб булачакмын дип хыяллана; спектакль караудан мөкиббән киткән бала артист булам дип авыз суын корыта. Бу самими хыялларны тормышка ашырырга ярдәм итүче кеше, иң беренче чиратта, укытучыдыр, минемчә. Укучылар максатларына теләктәш тоелган фәнгә гашыйк булалар. Ә укытучы, үзе дә сизмәстән, сөйләве, аңлату рәвеше беләнме, сине үз фәненә беркетеп куя.
Ана теле дәресләрендә Гөлкәй апаның инша укыр алдыннан җитди итеп бер тын алу гадәтен; көллият укытучым Рәфидә Аслаховнаның мәҗбүриле, ләкин өметле карашыннан оялып, беренче тапкыр җаваплы рәвештә каләм тибрәтергә алынуымны; башта радиодан, соңыннан студент елларында галим Фоат абый Галимуллинның уку интонациясен ишетеп, аныңча гына укырга тырышып йөрүләрне һич онытасым юк. Алар үз фәннәрен онытырлык итеп түгел, мәңгегә отып калырлык итеп укытучылардан.
Һәр һөнәр иясе уңышлы, күңеленә якын эше өчен укытучыларына рәхмәтле булырга тиештер. Укытучылар гүя чишмә башы, шул чыганактан юл алып, киртәләрне үтеп, зур диңгезгә барып тоташу, ягъни сайлаган һөнәреңнән рухи һәм матди канәгатьләнү тоеп яшәү үз тырышлыгыңнан киләдер, мөгаен.
Ләйсән ДИМИЕВА.
Казан шәһәре.

Комментарии