- 05.10.2016
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2016, №40 (5 октябрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
МӘКТӘП БЕЛЕШМӘСЕ ПЕНСИЯНЕ АРТТЫРАМЫ?
Авылыбыз халкының күбесе мәктәптән кайчан укырга керүе, ничәнче елда мәктәпне тәмамлавы турында белешмә алды. Бу документ ярдәмендә гомуми эш стажын арттырып, шул рәвешле пенсияне күбәйтеп була, диләр. Бу сүз дөресме? Казан шәһәренең Идел буе районында урнашкан пенсия фондына шалтыраткач, андый сүзне ишеткәнебез юк, диделәр…
Фәнил ГЫЙЛАҖЕТДИНОВ,
Буа районы, Күл-Черкен авылы
Сезнең соравыгызга җавап табу өчен РФ Пенсия фондының Буа районы идарәсе җитәкчесе Җәлалов Рафик Гали улы белән элемтәгә кердек. Ул мондый аңлатма бирде:
– Без, чынлап та, авылларда яшәүчеләрдән мондый белешмәләрне кабул итәбез. Ул безгә колхозда эшләгәннәрнең колхоз стажы кайсы вакыттан башланып киткәнен ачыклау өчен кирәк. Күп очракта колхозчыларның хезмәт кенәгәсендә буталчыклар була бит. Мәктәптә укыган еллар стаж булып исәпләнми, әйткәнемчә, белешмә ярдәмендә кешенең колхозда эшли башлаган вакытын гына ачыклыйбыз.
САНТЕХНИК ӨЧЕН ТҮЛӘРГӘМЕ?
«Безнең гәҗит» иң якын дустым, сердәшчемә әйләнде. Ансыз яши алмыйм инде хәзер. Кайгылы чакларымда да аны укып юандым. Менә хәзер сорау белән мөрәҗәгать итәм. Юыну бүлмәсендәге салкын су кранын алмаштыру өчен сантехник кирәк булгач, ДОМУПРАВ-3 торак-коммуналь хуҗалыгына шалтыраткан идем. «Сантехник чакырткан өчен, 250 сум түлисегез була», – диделәр. Элек акча сорамыйлар иде, бу дөрес хәл микән?
Зөлфирә ГАЙНАТУЛЛИНА,
Алабуга шәһәре
Бу мәсьәләгә ачыклык кертү өчен Алабуга шәһәренең ДОМУПРАВ-3 торак-коммуналь хуҗалыгының җылылык системалары һәм торбалар бүлегенә шалтыраттык. Диспетчерлар әйтүенчә, әгәр су кранын гына алмаштырырга кирәк булса, моның өчен акча соралмый.
«Тик полипропилен торбаларны эретеп ябыштырырга кирәк булуы бар бит. Андый очракларда мастерлар үз эш коралларын күтәреп килә, аның белән эшли. Билгеле, бу бушлай була алмый. Торбалар белән эшләгәндә сантехник чакырту бездә түләүле», – дип аңлатты алар.
УРАМДА УТ ЯНМЫЙ…
Авылыбыз урамнары төнлә бик караңгы – баганаларда ут янмый. Шул сәбәпле август аенда 70 яшьлек картны бер малай велосипед белән бәрдереп үтерде. Шул хәлдән соң дүрт көн ут булган иде, кабат «сүнде». Безнең үзара салым акчалары кая китә икән соң ул – кеше башыннан 500 сум җыеп алдылар бит быел. Башта ул акчаларга чүп җыябыз дигәннәр иде. Яз көне – бер, август аенда тагын бер җыйдылар да, шуның белән бетте. Әйтсәң – ярамый, эштән куалар. Көн күрсәтмиләр.
Исемем редакция өчен генә,
Әтнә районы, Күңгәр авылы
Күңгәр авыл җирлеге башлыгы Гөлназ ханым Гарипова шалтыратучыбызның һәр соравына тәфсилле аңлатма бирде:
– Ут мәсьәләсен беләбез. Күңгәр җирлегендә электрик юк, шул сәбәпле күрше авылдан бер егет килеп тикшерде. «Берәр баганада лампа астында чыбыкка-чыбык кушылган, кыска ялганыш аркасында ут сүнә», – дип аңлатты. Көн дәверендә һәр баганага менеп, карап чыкты – кыска ялганыш тудыра торганын таба алмадык. Әлегә эшләренең күп вакыты, азрак бушаганын күрүгә чакыртып алам инде мин аны болай да. «Әхмәт, карыйк әле баганаларны, миңа сүзе була бит», – дим. Ут булмау мине дә борчый, утсыз яшәп булмавын да аңлыйм. Иртәгә-бүген бу әйберне эшләп бетерербез дип торам. Өлкәннәр көнен уздыру һәм сайлаулар аркасында әлегә вакыт ягы таррак булды. Моңарчы утсыз торганнары булмады бит, әле бер атна тирәсе генә юк ул – айлар буе янмаган әйбер түгел. Үзара салым акчасына килгәндә, минем җирлеккә 5 авыл карый. Аларның юлына вак таш җәйдерү буенча 1,5 млн сум акча тотылды. Юл салганда транспорт хезмәтеннән файдаланганга 175 мең түләдек. Коелар казылды һәм рәтләнде, Күшәр авылында 555 мең сумлык зират коймасы тотылды. Акчалар максатчан кулланыла. Ә чүп мәсьәләсе болайрак тора: Күңгәр җирлегенең амбары янында 1985нче елдан бирле җыйналып килгән чүп бар иде. Аларны юк итеп, чистартып бетердек. Амбар алды чиста, тик хуҗалыкларны тәртипкә салып бетерә алмыйбыз әле. Чынлап та, яз аенда – ике, көзгә кергәндә – бер чистарттык. Бу көннәрдә чүпләрне тагын бер җыеп алырбыз дигән идек, вакыт ягы таррак булды – һәр эшнең үз мәшәкате бар бит, – диде ул.
АРМИЯГӘ КЕМ БАРМЫЙ?
Минем туганым авылда яши, ул фермер – КФХ җитәкчесе. Бервакыт кеше арасында гына фермер булган кешеләрнең малайлары армиягә бармый дигән сүз ишеткән идем. Андый закон бармы икән ул?
Ләйсән ГАЙФУЛЛИНА,
Чаллы шәһәре
Редакциядән: Кызганычка, андый закон юк. 2015-2016нчы елларда Русия армиясендә хәрби хезмәт узудан:
– медкомиссия армиягә яраксыз дип тапканнар;
– башка ил армиясендә хезмәт итеп кайтучылар;
– хөкем ителүчеләр һәм төрмәдә утыручылар, җинаять эше ачылганнар;
– сугышта, армиядә үлеп калган кешеләрнең балалары, бертуганнары;
– белем дәрәҗәсе (ученая степень) булганнар гына азат ителә.
АВЫЛДА БӘЙРӘМ ЯСАДЫЛАР
Безнең авылыбыз кечкенә – нибары 115 йортлы. Шунда да зур вакыйга булды. Авыл халкының пай җирләре Зарипов Марсель белән Әхмәтов Марста. Алар әйбәт кенә иген үстереп, әйткән сүзләрендә торып, безнең белән исәп-хисап ясадылар һәм 25нче сентябрь көнне авыл халкына атап корбан чалдылар. Табын җыеп, тирә-як авыллардан да халыкны, җитәкчеләрне дәшеп, матур мәҗлес үткәрделәр. Район башлыгы да килде анда. Аш-чәй өстәлләре бик мул иде, авылбыз киленнәре килгән халыкны каршы алып, озатып калды. Тырышып оештырган шушы бәйрәмнәре өчен һәммәсенә бик зур рәхмәт!
Рәмзия ИМАТДИНОВА,
Чүпрәле районы, Чепкас-Илмәт авылы
ТАТАР АШЫН УРЫСЧА ПЕШЕРӘЛӘР…
ТНВ каналында «Татарская кухня» дигән тапшыру бара. Ник шуны татарча эшләмәделәр икән? Татар телендә дә алып барып булыр иде бит инде! Бөтен кеше зарлана шуннан. Татар халык ашларын безгә дә үз телебездә өйрәнергә ярыйдыр бит? «Татарская кухня» дип әйтмәсеннәр, ичмасам! Кунак буларак килгән ханымнар шундый матур була, тик урысча сөйләшеп интегәләр дә инде! Күбесе башына яулык та япмый. Чәчне-башны туздырып пешерәләр микәнни соң ул татар ашларын?!
Сания ӘХМӘДУЛЛИНА,
Кукмара районы, Сәрдекбаш авылы
ИСКӘ АЛЫЙК
Тиздән татар халкының иң фаҗигале көне –15нче октябрь җитә. Бу дата 27 ел буе Татарстанда матәм көне итеп билгеләп үтелә. 464 ел элек нәкъ шушы көндә татар халкы үзенең олы дәүләтен югалткан. Тарихта булып үткән хаталарны барлап, киләчәктә үзебезнең тулы хокуклы дәүләтебезне төзү өчен рухларыбызны яңартырга бу елда да 15нче октябрьдә җыелсак иде. Бигрәк тә халкыбызның тирән фикер йөртүче язучылары, шагыйрьләре, мәктәп һәм югары уку йорты укытучылары, дин әһелләре – сез бу көнне алгы сафларда булсагыз иде! Казан шәһәреннән ераграк яшәүчеләр, мәктәпләрдә, район-авыл мәйданнарында халыкка тарихи чынбарлыкны аңлатып сөйләп, шәһит киткән бабаларыбыз рухына догалар укыса, алар бик шат булырлар. Әнә, Бородино кырында булган сугышларны искә төшереп, рус халкы безгә үрнәк күрсәтә. Алар хәтта тарихта булмаган Куликово сугышын да дәүләт дәрәҗәсендә билгеләп үтәләр. Без дә үз дәүләтләре өчен көрәшкән бабаларыбызны бөтен халык белән бергәләп искә алыйк. Алар онытылырга тиеш түгел!
Расих ҖӘЛӘЛ,
Казан шәһәре
ЮГАРЫ БЕЛЕМНЕ –ТАТАР ТЕЛЕНДӘ!
Кайбер татар ата-аналары, балаларыбызны татар мәктәбендә яки гимназиясендә укытсак, югары уку йортына керә алмаслар, дип курка, чөнки БДИны рус телендә бирә алмас дип шикләнәләр. Татар телендә укып, югары белем алган авылдашларым күп. Рәшит Исламшин – институт ректоры, Рәмис Хисамов – техник фәннәр докторы, Фердинант Сәләхов – Татарстанның халык артисты, Мансур Крымов – шагыйрь, Тәзкия Заһидуллина – Русиянең атказанган табиб-хирургы һ.б. Татар телендә югары белемле белгечләр әзерләү өчен татар милли университеты кирәклеге көн кебек ачык.
Әнвәр ГЫЙЛЬМЕТДИНОВ,
Апас районы Чүри-Бураш авылы
ҖИТӘКЧЕЛӘР ТАТАРЧА БЕЛӘМЕ?
Татар мәктәпләрен ябу мәсьәләсенә җөмһүриятебез һәм район җитәкчеләре битараф. Менә Теләче районының Урманлы (Лесной) бистәсе халкы, авылда мәктәпне бетермәс өчен, район башлыгына да, мәгариф бүлеге җитәкчесенә дә мөрәҗәгать иткәннәр. Мәгариф идарәсе җитәкчесе Карпова Наталья Владимир кызы ата-аналарга «Я вас не понимаю, говорите только на русском языке!» –дип әйтеп салган. Урынбасары да татарча белми икән. Бу районда татарлар – 88 процент. Урыслар 11 процент кына тәшкил итә. Башка милләт вәкилләре – 1 процент. Татарлар күпләп яшәгән районнарда да татар телен белмәгән җитәкчеләр утыргач, башка районнар турында әйтәсе дә юк инде!
Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,
Казан шәһәре
Узган атнада укучыларыбыз менә шундый сорауларны һәм фикерләрне җиткерде. Исегезгә төшерәбез: һәр чәршәмбе 10-13 сәгать аралыгында редакциябезгә шалтыратып, үзегезне борчыган мәсьәләләр белән уртаклаша аласыз. Телефоныбыз: (843) 272-42-17.
Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии