«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

ХАЛЫК ОНЫТМЫЙ

30нчы октябрь – сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Казанның кайбер районнарында бу көнгә багышланган митинглар концертлар, бүләкләр булмады, оештырмадылар. Татарстан телеканалларында да репрессия көнен искә алмадылар.

Туган ягым Апас районы хакимияте репрессияләргә дучар булганнарны (алар өлкән яшьләрдә) өйләренә барып, тормышлары белән кызыксынганнар. Район үзәгендә туган якны өйрәнү музеенда экспонатларны яңартканнар.

Әле дә хәтеремдә саклана – моннан ун еллар элек Америкада Русия федерациясендәге репрессиягә дучар булганнарны искә алып ун килограммнан артык югары сыйфатлы азык-төлек бүләк итеп биргәннәр иде. Ә менә аннан соңгы елда, Киров районында район хакимияте бүләк итеп, ярты литр аш серкәсе (Киров районында уксус заводы бар) һәм илле грамм печенье бирде. Хөкүмәт җитәкчеләре бу көннәрне кешеләрдән оныттырырга тырышалар, ахрысы.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ

Казан шәһәре

ИНВАЛИДЛЫК БИРЕЛЕРМЕ?

2005нче елдан бирле шикәр чире белән чирлим. Хәзер бер колагыма бәрде, юньләп ишетмим. Аякларым, тәннәрем дә сызлый. Колак табибына барган идем: «Апа, шикәр чире булгач, бәргән инде, моннан ишетә торган колак ясап булмый хәзер», – диде. Миңа инвалидлык төркеме бирелергә тиеш микән? Кемдер тиеш, ди, кемдер юк, ди…

Розалия НӘҖМИЕВА

Мөслим районы, Күбәк авылы

Соравыгызга җавап табу өчен Мөслим районы үзәк хастаханәсенең баш табибы Морзаханов Рамил Әзгарь улына шалтыраттык. Ул сезгә участок табибына күренергә һәм бу табиб белән берлектә алга таба фикерләргә киңәш бирде.

– Инвалидлык группасы чир төренә карап түгел, шул чир аркасында яшәргә комачаулык итүче уңайсызлыклар килеп туганда бирелә. Шуңа күрә бу ханымның документларын күтәреп карамый торып, кистереп кенә җавап бирүе авыр. Шикәр чире аркасында гадәттә колак түгел, күзләр һәм тамырлар зыян күрә. Аеруча аяк тамырлары, аяк очлары. Ә укучыгыз колагым саңгырауланды, ди. Монда икесе ике чир турында сүз бармыймы икән, анысын да карарга кирәк. Участок табибына килгәч аңа билгеле бер киңәшләр бирәчәкләр. «Әйе , сезнең чирегез белән мондый төрдәге группаны алу мөмкинлеге бар, әйдәгез документлар тутырып карыйбыз», – дип, яисә инде: «Юк, мөгаен сезнең бу чирегез буенча группа бирмәсләр», – дип. Шуңа күрә, үзе безгә килсен иде, – дип җавап бирде ул.

ГЕЛ ШУШЫЛАЙ ТҮЛӘНЕРМЕ?

Мин 50 яшьтән, балам инвалидлыгы буенча пенсиягә чыктым, ләкин эшләвемне дәвам иттем. Хәзер миңа 55 яшь, әле дә 38 ел буе эшләгән эшемдәмен – сыер савам. 55 яшемә кадәр ай саен 8 мең 500 сум алып бара идем, 55 яшьтән соң инде менә өч ай буе 6 мең 400 сум гына пенсия түләделәр. Пенсия фондының районыбыздагы бүлекчәсенә баргач, ноябрь аенда 9 мең сум булып килер дигәннәр иде, алдадылар. Барыбер 6 мең 400 сум гына булды. Инде хәзер гел шушы күләмдә генә килерме икән?

Әндия ӘҮХИЕВА

Биектау районы, Мүлмә авылы

Редакциядән: Сезнең бу мәсьәләгез буенча, Русия Пенсия фондының Биектау районындагы бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Илгиз улы Салиховка шалтыраттык. Ул исә, суммасын әйтмәсә дә, декабрь аеннан башлап, сезгә 6400 сум гына түгел, арттырылган пенсия килә башлаячагын җиткерде.

ҺӘР КЕШЕГӘ ТИГЕЗ БИРЕЛСЕН!

2019нчы ел өчен пенсиягә индексация ясау буенча сүзләр алып баралар. Шуны уйлап торам: нишләп әллә нинди процентлардан чыгып тиеннәр түләгәнче, күп пенсия алучыга да, аз алучыга да бер төрле бирелми икән ул акчалар. Пенсиясе аз булган кешегә аның барыбер файдасы юк бит.

Кем бер урында бил бөгеп эшләгән, алар тиенле пенсия белән калды. Мин бер урында 35 ел эшләдем, 8 мең ярым сум пенсия алам. Әле күптән түгел автобуста барам, каршымда олы яшьтәге ике карчык утыра. Берсе икенчесенә әйтә: «Кызый, нишләп бу җитәкчеләр безне – 70 яшьтән узганнарны берәр нәрсә биреп юк кына итмиләр икән?» – ди. Менә нинди хәлгә китерде халыкны бу депутатлар, бу җитәкчеләр!

Исемем редакция өчен

Казан шәһәре

***                                                                  

Узган атнада укучыларыбыздан әнә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Бу санда үзегезнең сорауны тапмасагыз, аптырамагыз: димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә иртәнге сәгать 10нан 13:00 сәгатькә кадәр аралашабыз. Сорауларыгызны, фикер-тәкъдимнәрегезне 8 (843) 239-03-53 яки 8 927-039-03-53 номерларына шалтыратып җиткерергә мөмкин.

 Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии