«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

Бәдрәфкә барыр өчен язылмадым!

«Безнең гәҗит»кә октябрьдә үк язылган идем, юньләп китермиләр. Беренче санын ике данәдә китереп аттылар да, башка килмәде.

Сарман почтасына шалтыраткан идем: «Апа, хата киткән, 3-4нче саннарын китереп бирерләр», – диделәр. Икенче саны турында ләм-мим. Бу хакта хат ташучыбызга да зарланып караган идем: «Ярар, газетаңа язылган акчаңны кире бирермен», – ди. Миңа акчасы кирәкми, миңа газета кирәк, мин бит аны бәдрәфтә кулланыр өчен язылмадым, миңа укырга кирәк!

Рәзимә ЗАКИРОВА,

Сарман районы, Илексаз авылы

РЕДАКЦИЯДӘН: Сезнең мәсьәләгә ачыклык кертү өчен Илексаз почта бүлеге хат ташучысы Гүзәлия Зарипова белән сөйләштек.

– Ел башында шактый гәҗитләр вакытында килмәде. Моңа охшаш сораулар белән күп кеше шалтыратты. Үз чиратымда, мин, ачыклап бетерү өчен, район почтасына шалтыраттым, ә сүземә колак салучы, проблеманы хәл итүче булмады. «Акчаңны кире бирермен», – дигән сүзне әнә шунлыктан, ачу килгәнгә генә әйттем. Чөнки «БГ»не 10 данә урынына 3не генә җибәргән көннәре дә булды. Почтада алты ел эшлим, гәҗитләрнең соң килүе һәм җитмәве беренче тапкыр күзәтелде. Хәзерге вакытта проблема хәл ителде: гәҗитләрне китерделәр, Рәзимә апага аларны куйдык, бу әйберне тәртиптә тотарбыз, – дип аңлатты ул.

Шушыңа охшаш мәсьәлә буенча Яшел Үзән районының Усаклык бистәсеннән Гөлсинә Шамгунова да шалтыраткан иде. Ул да сентябрь аенда ук язылган булган, әмма газетаны вакытында алмый. Усаклык почта бүлекчәсендә дә сезнең зарыгызны тикшерергә, мәсьәләне уңай якка хәл итәргә вәгъдә иттеләр.

АЙ КЕБЕК БӘКЕ КИРӘК!

Зөлфәт Зиннуровның ай формасындагы бәкесе күп шау-шу уятты. Аны, начар эш эшләгән, диючеләр дә булды. Тарихны белмәгән кеше генә әйтә ала бу сүзне. Татар милләтендә тын суы алу дигән гадәт бар. Без бәләкәй чакта аз гына чирли башласак, әниләр: «Кая, тын суы йөгертим әле», – дип әйтә иделәр. Безнең татар гомергә шул инде ул, әзрәк кенә башкаларга охшамаган эш эшләсәләр, тотыналар хурларга, җир белән тигезләргә. Салкын суга, бәкегә чумып алу ул бит тын суы алу дип кенә атала, гомер буе әниләрдән килгән гадәт ул. Ә Зөлфәтнең бу эшне хач ману көнендә эшләвенә аптырыйсы юк. Галимнәр шушы көнне суның аеруча да сафлануын күптән исәпләп чыгарган. Бер 15 еллар инде, ел саен үземдә бу көнне су алып калам. Аны үземчә өшкерәм, ел буе шул суны эчәм, кайбер чакта бер елныкы икенче елга да кала, бернинди зыяны тими, тәме дә берничек үзгәрми. Җәй көнендә артык җылынмый да, кыш көнендә артык суынмый да бу су. Киләсе елга Зөлфәт ай рәвешендәге ике бәке ясасын! Берсен муллалар килеп өшкерсеннәр, муллаларыбыз бик күп бит безнең. Без – карчыклар, олы яшьтәгеләр тын суы алырга зар-интизар булып йөрибез. Яшьләр исә урысның тәре рәвешендә ясалган бәкесенә барып коена. Барыбер коеналар бит! Алай эшләгәнче, ай рәвешендәгесенә кереп чуму күпкә яхшырак!

Зимфира МӨХӘММӘТШИНА,

Ютазы районы, Байлар авылы

ӨЛКӘННӘРНЕҢ КҮҢЕЛЕ БУЛДЫ

Кайнеш шалтырата: «Җизни, безнең авылда концерт була, киләсеңме?» – ди. Ул чакыргач, Тупач авылына концерт карарга киттем. Авылда күпчелек өлкән яшьтәгеләр яши, шуңа да карамастан, даими рәвештә монда концертларны оештырып кына торалар. Бу юлы да районыбызның төрле авылларыннан җыр-бию ансамбльләре килгән иде, мари биюләренә кадәр биеделәр. Өлкән кешенең күңеле булсын өчен күп кирәкми дә. Куллар чабып, арып беттек. Мондый чаралар гел узсын иде, авыл җирлеге башлыгы Сәрия Билаловага да рәхмәтлебез!

Фәнил САЛИХОВ,

Минзәлә районы, Усай авылы

ҮЗЕБЕЗНЕКЕЛӘРНЕ ДӘ ОНЫТМЫЙК

Татарстанга төрле милләт вәкилләре бер-ике көнгә генә килсәләр дә, бездә аларны истән чыгармыйлар. 1974нче елда Владимир Высоцкий Чаллы шәһәрендә концерт куйды. Аның шәһәрдә булу истәлегенә 10 тонналап металлдан торган 9 метрлы һәйкәл композиция төзелде. Элеккеге «Кама» кунакханәсе янындагы мәйданны да аның исеме белән мәңгеләштерделәр. 2018нче елның 25нче гыйнварында Высоцкийның тууына 80 ел тулу уңаеннан Казандагы «Ак барс» яшьләр үзәгенең диварына истәлек тактасы кагылып куелды. Республикабыз үзе дә күренекле шәхесләргә бай бит, әмма кызганыч, аларга куелган һәйкәлләр канәгать булмаслык аз. Җитәкчеләр бу хакта уйласыннар һәм уйлансыннар иде.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

ҖИР ПАЕ ӨЧЕН АКЧА ЮК

Җир пайлары өчен акча түләмәүче намуссыз фермер турында иде әйтәсе килгән сүзем. Безнең җирлектә Мөдәррис Кәлимулин исемле фермер яши. Һәркемнең ике-өч җир пае бар, авыл кешеләре, акчасы булыр, дип, аларны шушы фермерга бирде. Җир өчен салымны түләтте, ә үзе безгә бер тиен дә түләмәде. «Минем былтыр уңышым аз булды, мин сезгә акча бирмим», – генә ди. Аңа җирлек башлыгы да, район җитәкчеләре дә бер сүз әйтми. Югыйсә, бу мәсьәлә буенча хакимият йортына да барып караган идек инде. Җирне файдалангач, ул безгә нәрсә дә булса бирергә тиештер бит. Җирлегебездә 5-6 фермер бар. Алар уңышлары мул булса да, булмаса да, акча юнәтәләр, ел саен халыкка түләп киләләр. Ә Мөдәррис берни бирми. «Нишләп түләмисең?» – дип, янына барсаң: «Алыгыз җир паегызны, миңа кирәк түгел ул!» – дип кенә җавап бирә.

Римма ГАЗИЗОВА

Азнакай районы, Әлки авылы

Сезнең зарыгыз буенча фермерның үзе белән элемтәгә чыктык. Мөдәррис Кәлимуллин аңлатуынча, җир пайларын межалау эшен фермер үзе башкарган, кешеләрдән межалатмаган.

– Бер пайны межалау өчен тугыз мең сум акча кирәк. Мин бу акчаларны түләдем, кешеләрдән моның өчен бер пайга җидешәр мең исәбеннән кире җыеп алырмын, дидем. Миндә документ бар, анда пайчылар үз имзаларын куйган. Килешүдә язылган: «Без, җир кишәрлекләренең түбәндә кул куючы хуҗалары, Кәлимуллин Мөдәристән дәүләт регистрациясе таныклыгын алдык, һәм ызанлау, пай җирләрен рәсмиләштерү барышында бер пай өчен 7 мең сум исәбеннән чыккан акчаны җирне арендалау килешүендә язылган аренда түләве хисабыннан кайтарырга бурычлыбыз», – диелгән. Ягъни, мин ызанлау барышында үз акчаларымны түләдем, шуңа күрә пайлардан кулланганым өчен салым түләмим. Пайчыларның үзләренең бер пайга 7 мең сум исәбеннән миңа бурычы бар булып чыга бит. Алар әлеге мәсьәлә буенча хакимият йортына да барды инде. Үз башларына гына йөриләр, быел пайларын кире үзләренә таратам. Кем килеп эшләр икән анда?

Мин өйне залогка салып, кредит алып, җирләренә әйбер чәчкәнгә риза түгелме алар? Кодрәтләреннән килсә, фермердан ишек алдын да себерттерерләр иде! – дип җавап бирде ул.

***

Узган атнада сездән шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавапны бу атнада тапмасагыз, борчылмагыз – аңа җавап эзләнә. Һәр чәршәмбе саен «Безнең гәҗит» журналистлары сездән шалтыратулар кабул итә. «Кайнар элемтә» вакыты чикләнгән – иртәнге 10нан көндезге 1гә кадәр генә эшлибез. Сорауларыгыз булса, 2390353, 89270390353 номерларына шалтыратыгыз.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии