АЛЛО, «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»МЕ?

АЛЛО, «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»МЕ?

Ике бәйрәм арасында редакциядә турыдан-туры элемтәдә утыру рәхәт инде – укучыларыбыз шалтыратып котлый, матур теләкләрен җиткерәләр. Менә узган атнаның чәршәмбесендә дә бик күп укучыларыбыз ир-егетләребезне – үткән 23нче февраль, ә хатын-кызларыбызны якынлашып килүче 8 Март бәйрәме белән котлады. Алабугадан даими авторыбыз журналист Рафис Заһидуллин җитәкли торган «Яшь журналист» түгәрәгенә йөрүче балалар шалтыратып, матур теләкләрен җиткерде. Казаннан даими авторыбыз Сәгъдулла Шәйхулла-Әнәле: «Тормышыгызда иҗат уңышлары, нык сәламәтлек, иман байлыгы, гаилә бәхете теләп калам. Җан-тән сәламәтлеге белән тигезлектә яшәргә насыйп булсын!» – дигән котлау сүзләре әйтеп калдырды. Барыгызга да рәхмәт! Теләкләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын!

Шулай ук фикер әйтеп шалтыратучылар да, сорау бирүчеләр дә булды. Аларны сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.

ТӘРТИП КЕРТСЕННӘР ИДЕ!

Соңгы вакытта ТНВда «Таяну ноктасы» дигән тапшыру бара. Бер караганда, бик әйбәт тапшыру. Тик бер кеше сөйләгәндә икенчесе, аннан өченчесе дә килеп кушылалар да, халык, ягъни без, бернәрсә дә аңламый калабыз. Берәм-берәм генә сөйләсеннәр иде.

Күптән түгел тапшыруның армиягә багышланган чыгарылышын карадым. Минем өч оныгым хезмәт итеп кайтты, менә дүртенчесе китәргә тора. Бер оныгым Омскида десантчы булып хезмәт итте. Ул кайткач, алар торган казарма җимерелеп төште. Телевизордан карап тордык. Ә ул казарманы элекке елны гына ремонтлаган булганнар. Димәк, аның акчасы берәүнең кесәсенә кергән булса кирәк. Күпме кешенең газизләре үлде анда.

Фәүзия Бәйрәмова белән Фәндәс Сафиуллин дөрес сөйләделәр. Арча-Әтнә районнары военкомы гел әйбәт ялган гына сөйләде, ә депутат иптәш үз сүзен әйтә алмады, дөреслекне яшерде, чөнки әле пенсиягә китмәгән. Армиядән бик күп мәетләр кайта бит. Тәртип кертсеннәр иде инде анда.

Мөҗаһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

КИТАБЫ БАРМЫ?

Газетагызда Рифат Җамал-Корбановның «Бер ришвәт тарихы» дигән автобиографик әсәреннән өзекләр басылып килә. Ул китап булып басылачакмы икән? Гомумән, Рифат әфәнденең китаплары бармы, булса аларны кайдан табып була? Китапханәдә бер китабы да юк.

Минҗан ДӘҮЛӘТОВ,

Балтач районы

Сорауга җавап алу өчен Рифат Җамалның үзенә шалтыраттык. «Минем алты китабым бар. Соңгысын – «Мин Адәм баласы» дип аталган шигырьләр җыентыгын Бауман урамында урнашкан китап кибетендә табарга була. «Бер ришвәт тарихы»н беренчеләрдән булып кыскартылган вариантта «Безнең гәҗит» укучылары укыды. Исән-сау булсак, киләчәктә анысын да китап иттереп бастырып чыгарырга ният бар», – дип җавап бирде ул.

МАЛАЙ ТУРЫНДА БЕЛЕШТЕМ!

Хәтерегездә булса, берничә атна элек Казаннан Расих Җәләл «Дагыстанда тәненә Коръән аятьләре чыга торган бала туган иде, аның хәле ничек икән?» дигән сорау белән мөрәҗәгать иткән иде. Бу бала турында интернеттан мәгълүмат табып, язып чыктык («Алло, Безнең гәҗит»ме?», 8 февраль, 2017, №6). Узган чәршәмбедә Расих әфәнде тагын шалтыратты. Дагыстаннан бер кеше белән элемтәгә кереп, үзе дә әлеге гаҗәеп бала турында белешкән икән! «Али исемле кеше сөйләвенчә, хәзер бу малай мәктәптә укып йөри. Мәктәпкә кергән елны тәненә Коръән аятьләре чыгудан туктаган. Хәзер Якубовлар гаиләсе гадәти гаилә кебек яши, бар да тәртиптә икән. Малай укудан бушаганда мәчеткә йөри ди», – дип уртаклашты ул безнең белән.

АРМИЯ СТАЖГА КЕРӘМЕ?

Армиядә булган вакыт стажга керәме? Шул хакта аңлатып язсагыз иде.

ФӘРИДӘ апагыз,

Казан шәһәре

Бу сорауга җавапны Русия Федерациясенең берничә канунында табарга мөмкин. 173нче Федераль Законның 11нче маддәсендә, хәрби хезмәт үтү вакыты иминият стажына керә, диелгән. «Иминият пенсияләре турында»гы Федераль Законның 12нче маддәсе, 1нче өлешендә әйтелгәнчә, армиядә хезмәт итү еллары хезмәт стажы булып санала. «Хәрби хезмәттәге кешеләрнең статусы турында»гы 76нчы Федераль Законда да шул ук сүзләр язылган: армиядә булган вакытын кеше эшләп уздыра алыр иде, шунлыктан хәрби хезмәт вакыты да хезмәт стажы булып санала.

СССР КӘГАЗЕ ГАМӘЛДӘМЕ?

Ирем күп еллар машина йөртүче булып эшләде. 1987нче елда, Октябрь революциясенең 70 еллыгы уңаеннан, аңа КПСС Үзәк комитеты һәм СССР Министрлар Кабинеты пичәте сугылган мактау грамотасы бирелгән иде. Ул Хезмәт ветераны статусы алу өчен ярамыймы икән?

Гөлсинә ФӘЙЗРИЕВА,

Кукмара районы

Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының халык белән эшләү секторында бу сорауга җавапны белмиләр булып чыкты. «Республиканың 2011нче елның 10нчы октябреннән гамәлгә кергән 74нче законы бар, шуннан карагыз үзегез», – дип җавапладылар безгә. Әле ярый хәзер барысы да интернетта бар! Интернетның нәрсә икәнен белмәгән өлкән яшьтәге кеше шалтыратса да «үзегез табыгыз» дип җавап бирәләрме икән бу халык белән эшләү секторында?

Атамасыннан аңлашылганча, Республиканың 74нче законында фәкать Татарстан бүләкләре һәм мактаулы дәрәҗәләре турында гына язылган. Русия Федерациясенең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы сайтында китерелгән мәгълүмат буенча, СССР заманында бирелгән 150 төрдәге бүләк бүген дә Хезмәт ветераны статусын алу өчен ярый. Тик анда Гөлсинә ханым атаган мактау грамотасы телгә алынмаган.

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Бу санда үзегезнең сорауны тапмасагыз, аптырамагыз: димәк, аңа җавап эзләнә. Исегездә тотыгыз: һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13 сәгатькә кадәр турыдан-туры элемтә эшли. Сорауларыгызны, фикер-тәкъдимнәрегезне (843) 272-42-17 номерына шалтыратып җиткерә аласыз.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии