- 06.03.2018
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2018, №10 (7 март)
- Рубрика: Тормыш сулышы
ЯКЛАГЫЗ!
«Мин кайттым. Начар эшләргә дип кайтмадым!» – Фәттаховны Актанышта көткәннәрме?» (№7, №8, 2018нче ел) язмасы буенча фикеремне белдерергә телим. Милләтебезнең яшәү чыганагы булган авыл кешесен ихлас кайгырткан язма бу. «Эконом» хуҗалыгында эшләүче, яшәүче кешеләргә мөрәҗәгать итәм: авылдашыгыз Алмаз Кәримовны Мәскәүләргә җитеп булса да яклап калыгыз! Мәрхәмәтле чын авыл кешесе икәнлеге фотодан ук күренеп тора. Килгән килмешәкләргә сезнең сыер-бозауларыгыз да, балаларыгыз да кирәкми, аларга глава-министрларга ярарлык статистика гына кирәк.
Наилә ВИЛДАНОВА,
Чаллы шәһәре
ДУСТЫМНЫ ЭЗЛИМ
Армиядә бергә хезмәт иткән дустым Мәхмүт Имамиевны эзлим. Ул Әгерҗе районыннан, авылын хәтерләмим. 1946нчы елгы булырга тиеш. Без 1966-1968нче елларда Ленинград өлкәсенең Приозерский районында хезмәт иттек («Саперное» почта бүлекчәсе, 20746нчы хәрби часть). Мәхмүт үземе, туганнарымы, әллә аны танучылармы миңа шалтыратып хәбәр итсеннәр иде, бик табасым килә. Телефоным: 8(843)712-76-03
Искәндәр ШИҺАПОВ,
Яшел Үзән районы, Мамадыш-Әкил авылы
АЛИНӘ АЛТЫНЫ
Көньяк Кореядә узган Олимпия уеннарын игътибар белән карап бардым. 23нче февраль көнне 15 яшьлек фигуралы шуу остасы татар кызы Алинә Заһитова Русиягә беренче алтын медальне яулап алды. Күп санлы түрәләр Алинәнең җиңүен теләмәде, шовинистлар хәтта Алинәне урыс фамилиясе алырга өндәде. Әле менә интернетта рейтинг төзегәннәр. Беренче урында – Евгения Медведева, Алинә Заһитованы 12нче урынга гына куйганнар.
Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,
Казан шәһәре
ТАТАРЧАЛЫ-УРЫСЧАЛЫ БУЛМАСЫН
«Хозур» мөселман телеканалы нишләп татарчалы-урысчалы сөйли икән ул? Бер җөмлә татарча әйтә дә, шуны ук урысча кабатлый. Менә мин урысча аңламыйм, татарча сөйләгәнне кызыксынып тыңлый гына башлыйм – урысчага күчәләр. Башта бер сәгать татарча тапшыру булып, аннары бер сәгать урысча тапшыру булса, бер сүзем дә юк. Шулай ясап булмый микәнни соң? Урысча тапшыру вакытында башка каналга күчереп торыр идем.
Нурдидә ХАҖИЕВА,
Минзәлә районы
Татарстан мөфтиенең мәгълүмати сәясәт буенча киңәшчесе Ришат ХӘМИДУЛЛИН болай дип җавап бирде: «Фикерегез өчен рәхмәт, без бөтен фикерләргә дә колак салабыз. Әлегә «Хозур» телеканалы тест режимында гына эшли. Башлангыч чорда төрле хәлләр булырга мөмкин инде, бер көндә генә камил канал ясап булмый бит. Хәзергә каналга бәя бирергә иртәрәк, менә берәр ай эшләгәннән соң ниндидер бәя бирергә мөмкин булачак. Шунысын әйтергә кирәк: тапшыруларның күбесе татар телендә булачак. Татарча редакция оешып килә, яңа тапшырулар әзерлибез. Алар фәкать татар телендә генә барачак, татарчалы-урысчалы булмаячак» Әлеге телеканалны кабельле челтәрләрдән карап була.
ӘЛЕ ЯРЫЙ АВТОЛАВКА БАР!
Безнең авылда ун гына йорт. Кибетебез юк. Бөтен кирәк-яракны Чыршы дигән авылдан Илһам белән Фәридә исемле кешеләр автолавка белән китереп саталар. Анда нәрсә генә юк! Бөтен нәрсә яңа. Заказ да биреп була. Атнага бер тапкыр килә, шул бик җитә. Авылдагы бөтен пенсионерлар исеменнән аларга рәхмәт белдерәбез. Без өлкән кешеләр булгач, безне караучылар бар. Мине Наилә исемле кыз карый. Аңа да рәхмәтем чиксез. Исән-сау булсыннар, балаларының игелекләрен күреп яшәсеннәр.
Зөлфия ГӘРӘФИЕВА,
Биектау районы, Апсабаш авылы
КРЕДИТ БЕЛӘН МАКТАНМЫЙЛАР
Безнең халык ссуда, кредитны бик күп алган, дип мактаналар. Чынлыкта, бу бит бик начар күренеш. Кешеләрнең шул хәтле бурычка чумуы ул чарасызлыктан бит. Муеннан бурычка чумалар да, ул бурыч аннары балаларына, оныкларына да кала. Ә үзебез 700 миллиард сумны Мәскәүгә җибәрәбез. Шуңа эчем поша, гаделсезлеккә ачуым килә.
Альбина ҖИҺАНГИР,
Казан шәһәре
УЕНЧЫКЛАР ТАТАРЧА СӨЙЛӘШМИ
Беркөнне оныгыма бүләккә татарча сөйләшә торган уенчык алырга теләп, кибеткә кердем. Күзләрем китапка охшаган уенчыкка төште. Бу китапка төрле хайван сурәтләре төшерелгән, кайсы хайванга бассаң – шуның тавышы белән кычкыра. Миңа татарча сөйләүче менә шушы китап-уенчыкны бирегез әле, дидем. «Абый, татарча сөйләшә торган уенчыклар юк, барлык уенчыклар урысча гына, берничәсе инглизчә, кытайча сөйләшә», – ди сатучы. Кадерле Татарстаныбызда һәркем бер завод-фабрика ачып, «без булдырабыз!» дип бар инсанга шаулап торганда, гади генә уенчык ясап булмый микәнни? Мәктәпләрдә татар телен укытырга ярамагач, ичмасам милләт дәвамчыларыбызны уенчыклар аша тәрбияләргә тырышыр идек.
4 онык бабасы Расих ҖӘЛӘЛ,
Казан шәһәре
Узган атнада укучыларыбыздан әнә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Бу санда үзегезнең сорауны тапмасагыз, аптырамагыз: димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә иртәнге сәгать 10нан 13.00 сәгатькә кадәр аралашабыз. Сорауларыгызны, фикер-тәкъдимнәрегезне 8 (843) 239-03-53 яки 8 927-039-03-53 номерларына шалтыратып җиткерергә мөмкин.
Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии