Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

БЕЗГӘ САН ЮК...
«Предупреждение +» журналында, Русиядә 35 төбәктә сугыш чоры балаларына акча түләү каралган, дип язганнар иде. Бу 2020нче елгы журналда ук инде. Хәзер, мөгаен, бер Татарстан гына калгандыр сугыш чоры балаларын санламаган.
Без нинди авыр чорларны кичтек бит?! Халыкның ачтан кырылуы, баксаң, сугыш вакытында ил җитәкчелеге аркасында да килеп чыккан икән. Былтыр НТВ телеканалында күрсәттеләр, яшерен документ ачтылар. Сталин приказы буенча 1945нче елда Польшага кайтарып бирелми торган ярдәм: 500 мең сыер, 360 мең дуңгыз, 100 мең тонна икмәк бирелгән. Сугыш вакытында Монголия, Америка күпме ярдәм итә. Ә халык ачтан шешенә. Икмәк җитештерүче авыл халкы үзе ач. Моны ничек итеп аңлатып була?! 
Менә күршедә ятим 3 бала бар иде. 8 – 9 яшьлек балалар. Әниләре үлгән. Үзләре генә. Ничек исән калганнардыр алар. Андый ятимнәр никадәр иде?! Безнең әби нык кеше иде, тагын ятим ике баланы алды тәрбиягә. Әтиләре сугышта, әниләре ачтан үлгән. 
Ул вакытта бер башак өчен ун ел бирәләр иде. Балалары утырып елап кала, әниләрен алып китәләр. Шул ук вакытта үзебезнең ач халык полякларны тукландыра. Сугышта җиңеп кайтканнар да ачка интекте. Авыл кешесе изелде, хокуксыз булды. Паспорт та бирмәделәр. Китә дә алмады. Бушка эшләделәр. Әле күпме түләү бар. Заемнар сатып аласы. Бер тавыгың бар икән, йомырка тапшырасы. Сыерга күпме май тапшырасы истә калмаган. Бозавын суйгач, колагы, тәпие генә кала иде үзебезгә. Калганын тапшырасы. Оекбаш бәйләү кебекләрне әйтеп тә тормыйм. Мин 43нче елгы. Элекке Калинин районындагы Яңа Иман авылында тудым. 3 яшьтән булышып йөрдем инде. Бәрәңге утыртыштым. Бик иртә олыгаерга туры килде безгә. Әти-әни итәгендә утырырга туры килмәде. Башбаштаклыклар, тәртипсезлек урыннардагы җитәкчелеккә дә бәйле булган инде ул. 
50нче елда Татар Ямалыга күчеп килдек. Аның янында Мари Ямалысы бар иде. Шул Мари авылындагы халык сугыш вакытында икмәкне потлы савыт белән бүлгәннәр. Мин 11 яшемнән атка атланып чүмәлә тарттырып йөрдем. Бездә таякка эшләдек – хезмәт көненә 100 г икмәк бирәләр иде. Әле бу 1954нче еллар. Татар җирендә бигрәк авыр булган. Урыс төбәкләрендә мондый булмаган. Бездә кырып себереп алып чыгып бетергәннәр. Салам гына да адәм гыйбрәте бит, юк, бирмиләр. Берәү салам алып кайтып бара икән, Актанышбаш председателе килеп чыккан. Шул олауга ут төрткән. Теге мескен атын көчкә коткарып калган. Менә шундый кабахәтлекләр эшләгәннәр урыннардагы җитәкчеләр. Үзләре бал-май ашаганнар. Безнең үз татарларыбыз да чак булды. . 
Инде менә карыйк: Татарстан Русияне туйдыра. Шул Татарстан акчасына яшәүче төбәкләрдә сугыш чоры балаларына акча түлиләр, ә Татарстанда юк. 
Ф.Миргазин
Актаныш авылы
Без бу хакта күп тапкырлар яздык. Укучыларыбыз хатлары, мөрәҗәгатьләре дә сан саен басыла.
2025нче елда «сугыш балалары» статусын булдырган һәм ташламалар билгеләгән төбәкләр Русиядә 54кә җитте, дип яза «АиФ» газетасы. Сугыш чоры балаларына илтифат күрсәтүче төбәкләр исемлеге:
1. Адыгея.
2. Алтай.
3. Алтай крае.
4. Амур өлкәсе.
5. Архангель өлкәсе.
6. Астрахань өлкәсе.
7. Башкортостан.
8. Белгород өлкәсе.
9. Бурятия.
10. Владимир өлкәсе.
11. Вологод өлкәсе.
12. Байкал арты өлкәсе.
13. Яһүд автономия округы.
14. Иваново өлкәсе.
15. Иркутск өлкәсе.
16. Калмыкия.
17. Камчатка крае
18. Карачай-Черкәс Республикасы.
19. Карелия.
20. Киров өлкәсе.
21. Коми.
22. Красноярск крае.
23. Кырым.
24. Курск өлкәсе.
25. Ленинград өлкәсе.
26. Магадан өлкәсе.
27. Марий Эл.
28. Мордовия.
29. Мәскәү.
30. Мәскәү өлкәсе.
31. Мурманск өлкәсе.
32. Ненецк автоном округы.
33. Түбән Новгород өлкәсе.
34. Оренбург өлкәсе.
35. Орлов өлкәсе.
36. Приморье крае.
37. Псков өлкәсе.
38. Самара өлкәсе.
39. Санкт-Петербург.
40. Саха (Якутия).
41. Сахалин өлкәсе.
42. Севастополь.
43. Смоленск өлкәсе.
44. Ставрополь крае.
45. Твер өлкәсе.
46. Тула өлкәсе.
47. Удмуртия.
48. Ульяновск өлкәсе.
49. Хабаровск крае.
50. Хакасия.
51. Ханты-Мансы автоном округы.
52. Чувашия.
53. Ямал-Ненецк автоном округы.
54. Ярослав өлкәсе.
Әлеге исемлек арта бара. Быел Беренче гыйнвардан Ханты-Мансы автоном округы өстәлде. 
Ташламалар төрле. Айлык өстәмә түләүләр 1 мең сумнан 7 мең сумга чаклы. 9 майга бер тапкыр түләнә торганы да бар. Монысы 5 мең сумга кадәр. Торак коммуналь түләүләрдә ташламалы төбәкләр бар. Кайбер төбәкләрдә сугыш чоры балаларына чиратсыз медицина ярдәме күрсәтелә, бушлай теш куела. Даруларның ярты бәясе кайтарыла. Мәскәүлеләр, эшләмәсә, бушлай санаторийларга юллана. Мәскәү ветераннары җәмәгать транспортында да бушлай йөри. Кайбер төбәкләрдә юл йөрү хакының бер өлеше компенсацияләнә. 
«Сугыш чоры балалары» статусына кертелгән кешеләрнең яшьләре аерыла: кайдадыр 1927нче елгылар, кайдадыр 1928нче елдан 1945нче елга чаклы туганнар исәпкә алына. Кайбер төбәкләр сугыш беткән көнгә 18 яше тулмаганнар исәпкә алына дип карар кабул иткән. Һәр төбәк ташламаны үзе билгели. 
Бу Русиянең 54 төбәгендә кабул ителгән гамәлләр. Кызганыч, Татарстан бу исемлектә түгел. 
ҮЛГӘЧ, ЯРМАСЫННАР ИДЕ
2021нче елны Чистай больницасында дәваланып чыктым. Анда авыру тарихын язып җибәрделәр. Миңа озакламый 88 яшь тула, менә ярудан куркып үлми ятам... Миңа больницадан бирелгән язу ярдәм итәме икән?
Флюра ФӘЗЕТДИНОВА,
Спас районы Ямбахты авылы 
Бу язу гына җитмәс шул. Без бу хакта газетабызда күп тапкырлар аңлатма бирдек. Бары тик нотариус аркылы васыять итеп рәсмиләштереп куйсагыз гына ярмаска мөмкиннәр. Тик монда да криминаль бәйләнеш булырга мөмкин, дип яру ихтималы бар. Кызганыч, бу хакта халык зар елый. Әмма бездә халык зарына колак салу сирәк. Бүген өлкән яшьтәгеләрне дә, авыру диагнозлары мәгълүм булганнарны да мәҗбүри ярдырттырту ул дини генә түгел, дөньяви яктан да бернинди дә калыпка сыймый. Бик кызганыч, бу нисбәттән беренче булып чәчрәп чыгарга тиешле рәсми дин әһелләре, рәсми җитәкчелек тә дәшми, ишетмәмешкә салыша. 
***
Укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Шалтыратулар, хәбәрләр даими кабул ителә. 
Газетабыз һәр айның беренче атнасында укучыларына барып ирешергә тиеш. Сорауларыгыз, зарларыгыз һәм фикер-тәкъдимнәрегез булса, шалтырату һәм ватсап хәбәрләр өчен редакциябезнең телефоны: 8-927-043-76-43. 
Мөрәҗәгатьләрне Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ кабул итеп алды

Комментарии