- 06.04.2025
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2025, №4 (апрель)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Психолог Рамил Гарифуллин фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Дәүләт премиясенә тәкъдим ителде.
Казан федераль университетының зур Гыйльми советы КФУның психология һәм мәгариф институты доценты Рамил Гарифуллинны фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Дәүләт премиясенә тәкъдим итте. Галим гомумфедераль әһәмияттәге фәнни монографияләр циклы авторы булып тора.
Рамил Гарифуллинның хезмәтләре төрле бәйлелек проблемаларына багышланган. Ул илебездә психологиянең яңа юнәлешләрен – манипуляцион психология һәм постмодернистик психология нигезләрен эшләде.
Аның «психологик куркынычсызлык концепциясе» дигән хезмәте Татарстан Мәгариф министрлыгы тарафыннан гамәлгә куелды. Әлеге хезмәт нигезендә хәзер республика мәктәпләрендә бәйлелеккә яшерен профилактика үткәрелә.
Моннан тыш, галим төбәкнең коррупциягә каршы көрәш программасында катнашкан. Ул «финанс бәйлелекләре» белән интегүче коррупционерларның фикерләве ничек формалашуын – ришвәт алу, кредитлар яки комарлы уеннар белән чиктән тыш мавыгу проблемаларын өйрәнде. Әлеге мәгълүматлар нигезендә коррупцияне булдырмый калырга ярдәм итә торган методлар булдырылды.
Гомумән галим хезмәтләре белән республикабызда гына түгел, бөтен Русия күләмендә танылган шәхес. Ул күп кенә яңалыклар авторы, психология фәнендә новатор, пионер булып тора. Галимгә уңышлар телик.
Комментарии