- 06.04.2025
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2025, №4 (апрель)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Хөрмәтле Фәрит Хәйруллович, хөрмәтле депутатларыбыз!
Илебез халкы зурлап Бөек Җиңүнең 80 еллыгын, шатлыклы бәйрәмне уздырырга әзерләнә. Һәр елны үткәрелә торган Җиңү бәйрәме кемнәргәдер шатлык, ә минем кебек, әтиләре сугышта үлеп калганнарга – кайгылы-сагышлы, гаделсезлеккә рәнҗүле көн бу.
Сугыш беткәч, без сугыш чоры балаларын язмыш ике төркемгә бүлде дә куйды. Берәүләрнең әтиләре сугыштан исән-сау кайтып, әтиле булып, хөкүмәтнең барлык ташламаларыннан файдаланып, рәхәт кенә гомер иттеләр. Уйлаган саен аптырата торган гыйбрәтле хәл инде бу. Ничек шулай була ала икән? Сугышта үлеп калган солдат бөтенләй сугышмаган булып чыгамыни?! Илебезнең азатлыгы өчен гомерен биргән булса да, балаларына, хатынына машинасы да, фатиры да, ташламалары да булмады. Ил җитәкчеләре шушындый гаделсезлекне аңлый белеп, бераз булса да ярдәм булыр дип, шушы зур Җиңү бәйрәмендә генә булса да берәр төрле матди ярдәм күрсәтергә бер дә мөмкинлек тапмыйлармы икәнни?
Депутатларыбыз кайчан да булса бу гаделсезлеккә игътибар итми калмаслар дигән өмет белән, бу турыда газеталарга күпме мәкаләләр язылды. Кайбер депутатлар моңа игътибар итеп, сессияләрдә бу теманы кузгатып та карадылар, ләкин күпчелеге никтер аңларга теләмәде.
Без, сугыш чоры балалары, депутатларыбызның ятимнәр фикеренә игътибары булмавын, халыктан читләшүнең бер төре дип кабул итәбез, чөнки без сезне дөрес, гадел булган законнар кабул итәрләр дип сайлыйбыз бит. Минем бу темага язганым бар инде. Кайбер замандашлар, тагын бер тапкыр язып кара инде, бәлки, Җиңүнең 80 еллыгында безне искә алырлар, дигәч, кабат язарга булдым.
Татарстанның атказанган транспорт хезмәткәре
Данир ХАННАНОВ,
Азнакай шәһәре
Комментарии