- 06.11.2019
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2019, №44 (7 ноябрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
БАЙ БУЛАСЫҢ КИЛСӘ…
Күрше хатыны белән сөйләшеп утырдык бер көн. Казанда яшәүче оныгын көзге каникулда моның янына кайтардылар. 12 яшендә. Сөйли бу: «Бер көн иртән чәй эчәргә утырдык. Каникулда эшләргә дип өй эшләрен биргән булганнар, шуны исенә төшереп: «Дәресләреңне әзерләп куй, тырышып укы кызым. Тырышып укысаң, әйбәт эш табарсың, акчаң күп булыр», – дигән идем, җавабын ишетеп телсез калдым. «Уку ул БДИны бирү өчен генә кирәк, ә бай буласың килсә бай кешегә кияүгә чыгарга кирәк», – ди. Әй замана. Эшләп баербыз дими, бай кешегә чыгып баербыз, дип уйлый хәзер кызлар бәләкәйдән үк!» – ди. Хәзер дөнья байлар кулында, аптырыйсы юк. Эшләп кем баеган, диләр бит әле…
Рауза апагыз
Чаллы шәһәре
ЧИРАТСЫЗ УЗДЫРМЫЙЛАР
Быел да репрессия корбаннары көне үтте. Алдан шундый закон бар иде – репрессия корбаннарын бөтен җиргә чиратсыз керттеләр. Бу закон әле дә үз көчендә, тик соңгы вакытларда җитәкчеләр аны кулланырга гына теләми. Мәсәлән мин дә репрессия корбаны, тик ни табибка языла алмыйм, башка урыннарда да үтә алмыйм, ә безнең таныклык та бар! Элек поликлиникага: «Репрессия корбаннары чиратсыз уздырыла», дигән язу эләләр иде. Хәзер анысын да алып ыргыттылар…
Рафаэль САЛЬМУШЕВ
Казан шәһәре
АҢЛАТСАГЫЗ ИДЕ…
Телебезгә ихтыяҗ юк. Чөнки аны куллану даирәсе бик тар. Шуңа күпләр татарчаны үзләштерергә теләми. Дәүләт телләрен куллану да үз агымына куелган. Теләсәң бер, яки ике телне куллан. Бюджет оешмаларында ике дәүләт телендә хезмәт күрсәтүне карарлар белән ныгытырга кирәк. Бу эшне кем башкарырга тиеш, нәрсә тоткарлый? Кайсы оешмаларда үз телләребездә хезмәт күрсәтүне таләп итә алабыз? Нинди хокукларыбыз бар, аңлатып язсагыз иде шуларны…
Рәис МОРТАЗИН
Ютазы районы, Иске Урыссу авылы
Редакциядән: Сезнең сорауларга җавапны заманында «Азатлык» татар яшьләре берлеге рәисе булып торган милли җанлы егетебез Наил Нәбиуллин аша алдык:
– Хокукый яктан без Халыкара кеше хокуклары декларациясе, Татарстан Республикасы һәм Русия Федерациясенең Конституцияләре, ТРның телләр турындагы канунына нигезләнеп эш башкарырга тиеш. Беренчедән, ТР төп канунының 8нче маддәсе Татарстанда ике бертигез хокуклы дәүләт телләрен: татар һәм рус телләрен билгели. Бу телләр икесе дә бертигез кулланылырга тиеш. РФ Конституциясе дә Республикаларның үз дәүләт телләре булуын искәртә. Өстенә, 1992нче елда Татарстан Республикасының телләр турындагы кануны бар. Аның буенча да бөтен тормыш өлкәләрендә ике тел дә бертигез хокуклы булуы, кулланылырга тиешлеге язылган. Төп проблема шунда ки, телне куллануны эшләтә торган хокукый механизмнар бик аз. Штрафлар бар, әмма алар да бик сирәк кулланыла, шул ук вакытта җитди рәвештә зур түгел. Дәүләт оешмаларында ике телне чикләүләрсез эшләтә торган механизмнар, канун асты актлары (подзаконные акты) булдыру кирәк. Алар бүген юк диярлек. Бу кануннарны ТРның Дәүләт Советы кабул итәргә тиеш. Әмма ни кызганыч, бу юнәлештә эш күренми диярлек. Депутатларыбыз да бу сорауны күтәрми. Әлбәттә моның өчен сәяси ихтыяр көче дә кирәк. Телне ни кадәр яклауларын күреп, бу ихтыярның булу-булмавын үзегез белә аласыздыр.
Нәрсә эшли алабыз? Югары кануннарга НИГЕЗЛӘНЕП, даими хатлар, шикаятьләр язарга, мәхкәмәләргә мөрәҗәгать итәргә, дәүләт оешмаларына хатларны татар телендә язарга. Бары тик шулай гына аларны селкетеп булачак! Әгәр язарга теләсәгез, редакция аша минем белән хәбәрләшә аласыз, мин һәрвакыт ярдәм итәргә, бу хатларны дөрес итеп язарга булышырга әзер! – диде ул.
ИРЕҢӘ НИ АШАТАСЫҢ?
Кичә интернетта шундый хәбәр күрдем: бер хатын мактанып: «Ирем белән ачуланышкан вакытта, мин кибеттә сатыла торган «Китекет» дигән песи ризыгын сатып алам да, йомыркага болгатып кыздырам», – дип язган. Шуны ашата икән иренә. Шаккаттым. Татар хатын-кызына ярый торган эшме шушы? Мактана торган эшме? Без ирем белән 15 ел бергә яшибез, төрле вакытлар булды, ачуланыштык та, талаштык та. Хыянәте дә булды. Ләкин һәрвакыт ашарына пешереп, алдына куям. Песи ризыгы түгел, иң әйбәтен, иң тәмлесен. Бу хатын-кызларның азуыдыр инде. Ахырзаман. Соңыннан шул песи ризыгы ашаган ирен ничек җирәнмичә үбәдер, аптырыйм…
Алия
Адресым редакция өчен генә
КИЛЕШЕП ЭШЛӘРГӘМЕ, ӘЛЛӘ?..
Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җае чыккан саен: «Без Федераль үзәк белән килешеп эшлибез», – дип әйтергә ярата. Килешеп, бер-береңне аңлап эшләү – яхшы күренеш, билгеле. Кешелек дөньясы шулай яшәргә тырыша да. Әмма килешеп эшләүнең тискәре яклары да бар. Әйтик, кергән малыңның 80-85 процентын үзенә алып, сиңа 15-20 процентын гына калдырса, телеңне бетерү максатыннан татар теле дәресләрен мәктәпләрдә атнага 6 сәгатьтән 2 сәгатькә генә калдырса, тарихыңны бозып, татарларны вәхши культуралы халык итеп күрсәтсә, федераль үзәк белән килешеп эшләүдән файда ни кадәр? 21нче гасырның бу алама чирләреннән котылу өчен Дәүләт Советы беренче булып эшләргә тиеш, дип саныйм.
Хафиз ЗӘЙДУЛЛИН
Нурлат шәһәре
***
Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз, сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне кабул итеп алабыз. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.
Мөрәҗәгатьләрне Айгөл ЗАКИРОВА кабул итеп алды

Комментарии