- 06.12.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №48 (4 декабрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Татарстан Республикасы
Президенты Р.Н.Миңнехановка
Татарстан Республикасы Дәүләт
Советы рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшинга
Татарстан Республикасы президенты
аппараты җитәкчесе Ә.Ә.Сәфәровка
Быелның гыйнвар-февраль айларында Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясе сыйныфлары түшәменнән шыбырдап су койды. Шул вакытта чаң кагып, бу аяныч хәл турында Татарстан җитәкчеләренә хат юлладым. Әлеге мөрәҗәгать «Безнең гәҗит»тә дә басылып чыкты.
Бераз вакыт узгач, Татарстан Президенты Р.Н.Миңнеханов 2нче гимназиягә капиталь ремонт ясау өчен акча бүлеп биргән икән. Моңа хәтле гимназиядә кайбер тәрәзәләр генә алыштырылган булса, яз айларында түбәсендә дә ремонт эшләре башланып китте.
Май аенда узган сыйныф җыелышларында ата-аналарга, 1нче сентябрьдә укучыларны ялтырап торган сыйныфлар каршы алачак, дип белдерелде. Ләкин, ни гаҗәп, бу вакытка ремонт эшләренең яртысы да төгәлләнмәгән булып чыкты.
Шул сәбәпле, 1нче сентябрьдән гимназиядә ике сменалы уку оештырылды. Сыйныфларда төзекләндерү эшләре дәвам итте. Ниһаять, ике атна элек кенә укучыларны бер сменалы укуга кайтардылар. Бүгенге көнгә гимназиянең бер ягында батареялар алышынган һәм шул якның бер блогындагы сыйныфларга ремонт ясалган. Мондый сыйныфларда уку яхшы, әлбәттә.
Гимназиянең икенче, башлангыч сыйныфлар урнашкан ягына ремонт эшләнмичә калды. Хәзер, әле кыш айлары да башланмас борын, бу яктагы кайбер сыйныфларда үзәккә үткеч суык. Бер сыйныфта җылылык 11 генә градус. Икенчесендә иртән 8 градус булса, укучылар сыйныфка кереп тулгач бүлмәдәге температура тән җылысы белән 15кә хәтле күтәрелә икән. Шундый хәл булуга карамастан, сыйныфларга җылыткыч китереп куярга ата-аналарга рөхсәт ителми. Хәзер алар үзләре ремонтчы роленә кереп, тәрәзәләрне катларга, болай да эшләмәгән вентиляция юлын томаларга җыеналар.
Мулланур Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясе Чаллыда татарча белем бирүне кабат башлап җибәргән бердәнбер уку йорты. Гимназиягә укырга балаларны күбрәк җәлеп итү өчен әйтелгән ремонт эшләре күптән башкарылып чыгарылырга тиеш югыйсә. Ә ул һаман сузыла. Берничә ел элек гимназия территориясендәге спорт мәйданы яңартылачак, бассейн бинасы төзеләчәк, дип тә, югары даирәләр вәгъдә иткән иде. Тик ул безнең балалар гимназияне тәмамлаганчы тормышка ашар микән?
Сездән кичектермичә хәлиткеч чаралар күрүне сорыйм.
Ата-аналар исеменнән Тәлгать Әхмәдишин
26 ноябрь 2019
Комментарии