АЛЛО, «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»МЕ?

АЛЛО, «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»МЕ?

БАЛА ЧАГЫБЫЗ – БЕР ФОТОДА

Газетаның 3нче санында унынчы биттә чыккан фотосурәткә карата фикеремне белдерәсем килә. Анда бер малай утыра. Сугыш чоры баласы. Кырык ямаулы сәләмә бишмәт кигән, карашы боек, бар нәрсәгә битараф. Мин үзем дә сугыш чоры баласы. Шушы рәсем бөтен җанымны актарып алды. Әле дә елыйсым килә. Бу фотоны оныгыма күрсәттем. Карады да… көлә, нәрсә бу, ди. Ул аны аңламый бит инде. Бу – безнең бала чакның чагылышы, дидем. Үзе күрмәгәч, барыбер аңлап бетерә алмады инде ул мине. Минәйтәм, бу фотоны зур итеп эшләтеп, парламентның утырышлар залы түренә элеп куярга иде! Күрсеннәр иде депутатлар! Хәер, алар да ул чакларны күрмәгән бит, шуңа күрә фото күңелләренә үтеп керә алмас иде.

Тагын бер тапкыр бала чагыма кайтып килгәндәй булдым бу фотоны карагач. Рәхмәт сезгә!

Галия ИБРАҺИМОВА,

Казан шәһәре

ТИҢЕ БУЛМАГАН БАЛАНЫҢ ХӘЛЕ НИЧЕК?

Берничә ел элек Дагыстан Республикасында яшәүче искиткеч бала турында мәгълүмат таралган иде. Ул баланың тәнендә Коръән аятьләре калкып чыга, дип сөйләделәр. Беләсем килә: ул бала хәзер ни хәлдә икән?

Расих ҖӘЛӘЛ,

Казан шәһәре

Укучыбыз әйткән бала – Али Якубов – 2009нчы елда Дагыстан Республикасының Кизләр районына караган кечкенә генә Кызыл-Октябрьск авылында туган иде. Чыннан да, ул елларда баланың тәнендә Коръән аятьләре калкып чыга, дип күп сөйләделәр. Гаҗәеп баланы күрергә дип, Якубовлар йортына төрле җирләрдән кешеләр агылды. Чечня Президенты Рамзан Кадыйров та килеп карап китте. Ә Кизләр районы хакимияте Якубовлар гаиләсенә «Лада-Приора» автомобиле бүләк итте.

Интернетта әлеге малай турында билгеле булган соңгы мәгълүмат 2012нче елга ук карый. Бу вакытта бала дүртенче яше белән барган булып чыга инде. Әнисе Фатыйма «Московский комсомолец» журналисты Светлана Самоделовага: «Балабызның гадәти булмавын белгәч, кешеләр бөтен тынычлыгыбызны алды. Хәтта һава суларга чыгарга да ирек бирмиләр, баланы күрсәтегез, дип килеп җитәләр иде. Али кеше күп булганга көйсезләнә, авырый башлады. Шуңа күрә район хакимиятеннән безне яклавын сорадык. Безгә район үзәгендә кечкенә генә фатир бирделәр, хәзер шунда яшибез. Адресыбызны иң якын кешеләребез генә белә. Алидан соң тагын ике кызым туды. Ә Алиның тәнендә Коръән аятьләре торган саен сирәгрәк күренә башлады, хәзер, мәсәлән, ике-өч айга бер тапкыр гына чыга. Мин төш күрдем: Алига дүрт яшь тулгач, ул аятьләр бөтенләй чыгудан туктаячак, имеш», – дип сөйләгән булган. Шуннан кала башка мәгълүмат тапмадык.

БАШЛАРЫН КАПЛАСЫННАР ИДЕ!

Әнием дә, мин үзем дә гомер буе пешерүче булып эшләдек. Әнигә күптән түгел 85 яшь тулды. ТМТВ каналыннан бара торган «Тәмле көрәш» тапшыруын караганда үртәлеп утырабыз инде. Алып баручы Булат Бәйрәмов үзе башына кигән, ә чакырылган кунакларга баш киеме кигертеп булмый микәнни? Безнең татар хатын-кызларының дәрәҗәсен төшерә бит бу тапшыру. Ашарга әзерләгәндә беркайчан да чәчен-башын туздырып йөрмәгән алар, башларына яулык бәйләгән. Бу фикеремне тапшыруны әзерләүчеләргә шалтыратып әйтегез әле!

Рәсимә ШӘРӘФЕТДИНОВА исеменнән кызы,

Азнакай районы, Тымытык авылы

ТМТВ телеканалының баш мөхәррире Лилия КАДЫЙРОВА белән элемтәгә кердек. «Мин сезнең белән килешәм – ашарга әзерләгәндә башта яулык булырга тиеш. Бу хакта телеканал җитәкчелеге белән дә сөйләшүләр булды. Күзәтеп барыгыз: тиздән тапшыруда үзгәрешләр булырга мөмкин», – дип җавап бирде ул.

НИЧӘ ПОТ ТОЗ АШЫЙСЫ БАР!

Депутат Илдар Гыйльметдиновның милли хәрәкәт кешеләрен «биш бабай» дип атаганлыгы турында мәгълүмат чыкты. Түзә алмадым, нәрсә дә булса әйтергә кирәк, дип таптым. Андагы бабайларның берсе-берсе генә дә биш йөз кешегә тора бит! Гыйльметдиновка ул бабайлар дәрәҗәсенә җитү өчен ничә пот тоз ашарга кирәк әле!

Нәкыйп ГАБДЕЛБӘР,

Казан шәһәре

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Бу санда үзегезнең сорауны тапмасагыз, аптырамагыз: димәк, аңа җавап эзләнә. Исегездә тотыгыз: һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13 сәгатькә кадәр турыдан-туры элемтә эшли. Сорауларыгызны, фикер-тәкъдимнәрегезне (843) 272-42-17 номерына шалтыратып җиткерә аласыз.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии