- 07.08.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №31 (8 август)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Ике атна чамасы элек археологлар моңарчы күзәтелмәгән табылдыкларга юлыкты. Каберлекләрдә яткан җәсадларда шәригать кануннары белән бергә мәҗүсилек йолалары эзләре дә бар. Болгар бик аз өйрәнелгән. Якынча 3% кына.
МӨСЕЛМАННАР ХАЙВАН СӨЯКЛӘРЕ БЕЛӘН ҖИРЛӘНГӘН?
Бүген хакимият Болгар хәрабәләреннән торган шәһәрчекнең Идел Болгарстаны булуына басым ясый, галимнәр аның Алтын Урданың беренче башкаласы булуын ассызыклый, ә дин әһелләре һәм халык өчен ул Ислам кабул ителгән җир.
Археологлар Болгар шәһәрчегенең көньягында урнашкан мавзолейда казу эшләре алып барганда, безнең җирлек өчен гадәти булмаган табылдыкларга юлыга. Мөселман хатын-кызын шәригать кануннары белән бергә мәҗүсилек йолаларына туры китереп җирләгәннәр. Башы кыйбла тарафына юнәлдерелгән, шул ук вакытта каберлектә мәрхүмәнең бизәнү әйберләре күмеп калдырылган. Бу – мәҗүсилек күренеше. Археологлар моны Болгар шәһәрчеге җирендә табылган зур ачыш белән тиңли. Бу каберлектән көмеш һәм алтын белән йөгертелгән бизәнү әйберләре табыла. Биредә башлары арыслан орнаменты белән ясалган 7 беләзек, көмештән йөгертелгән 3 чәч каптырмасы һәм алтыннан йөгертелгән 2 Коръән савыты чыга.
Казу эшләрен җитәкләүче Русия Фәннәр академиясенең Археология институты фәнни хезмәткәре Ирина Елкина, күп каберлектә төрле мәҗүси үзенчәлекләр табылды, ди. Мисал өчен, биредә шәригать кануннарына туры китереп җирләнгән кешеләр өстендә хайван сөякләре табылган. Бер җәсадның аягы турысында мәче яки шуның ише кече хайван сөякләре, икенче каберлектән сарык сөякләре чыга.
КАЗУ ЭШЛӘРЕ АЛТЫН УРДАГА КИТЕРӘ
Яңа ачыш хакында археологлар әлегә төгәл мәгълүматлар бирергә ашыкмый. Барысы да антропологлар, генетиклар тикшергәч билгеле булачак. Мавзолейның Алтын Урда чорының соңгы дәверенә каравын фаразласалар да, аның кайсы елларга туры килүен төгәл әйтә алмыйлар.
Биредә табылган кабер ташы дөрес мәгълүмат бирер иде. Әмма андагы язулар ашалган һәм укырлык дәрәҗәдә түгел. Ләкин беренче юлында трафарет сүзләр – Коръән аяте бар. Бу башка кабер ташлары белән охшаш булуы турында сөйли. Болгар музей-тыюлыгында өлкән фәнни хезмәткәр Җәмил Мөхәммәтшин сүзләренчә, безнең бөтен кабер ташларыбыз 1280 еллардан алып 1340 елга кадәр вакытны үз эченә ала һәм шуңа да бу кабер ташы шул арадан чыкмаска тиеш.
БОЛГАРДА КЕМ ЯШӘГӘН?
Болгарда урнашкан мавзолейларда, нигездә, традиционлык – катгый шәригать кануннары белән җирләнү сакланган, бигрәк тә үзәктә – Җәмигъ мәчете тирәсендә. Әлеге мавзолей Болгарның Көньягында урнашкан һәм биредә татар түгел, ә башка халыкның яшәве дә бик мөмкин. Мавзолей XIV гасыр азагына туры килә дип алсак, бу Алтын Урданың тәмамлану вакытына һәм биредә төп шәһәр буларак Болгар түгел, инде Казанның үзәккә чыгуын истә тотарга кирәк.
Русия Фәннәр академиясенең археология институты хезмәткәре Александр Лазукин «Безнең гәҗит»кә, биредә башка халык яшәгән булу ихтимал, дип белдерде. «Бу чор Болгарның бушый башлавына туры килә. Шәһәрдә халык бермә-бер кими. Әлеге урын да буш киң мәйданны алып торган һәм биредә төрле халык яшәгән. Монда башка халыкның килеп, әле күптән түгел генә Ислам кабул итүе дә бик мөмкин», – диде ул.
Казанның меңъеллыгын дәлилләгән, Болгарны шактый өйрәнгән археолог Фаяз Хуҗин, монда кем күмелгәнне анализ күрсәтәчәк, ди. «Татар кешесе күмелгәнме, бәлки, Болгарга килеп, татарлашкан кешеме? Яки фин кардәшләребезме?», – диде ул.
Әлбәттә, соңгы сүзне антропологлар, генетиклар әйтәчәк. Ләкин моңа кадәр Болгар шәһәрчегендә күмелгән мордва кешесенә дә юлыккан булганнар. Биредә нугай татарлары, бәлки, чуашлар булуы да бар.
«БОЛГАР ТИЗ ӨЙРӘНЕЛӘ, ТИК АНАЛИЗЛАНМЫЙ»
Болгар шәһәрендә бүген берьюлы 6 казу эше алып барыла. Бу моңарчы күзәтелмәгән хәл икән. 40 елда алып барылган казу эшләрен без 2 елда башкардык, ди алар. Әмма тарихчы Фаяз Хуҗин моңа шатланырга иртәрәк дип саный, чөнки казу эшләре, табылдыклар анализланмаган. Фәнни әйләнешкә керткәндә генә аның нәтиҗәсе була.
«97% территория тикшерелмәгән. Разведкалап йөрибез, гомум күзаллыйбыз. Әмма Болгар, чыннан да, аз өйрәнелгән», – ди Фаяз Хуҗин.
Болгарны төзекләндерү эшләре башлангач та, тарихи шәһәр җире урынында төрле биналар салынды. Ул җирләр казылмыйча калган. Болгарда архитекторлар һәрбер табылган нигез ташларына өстәмә ташлар куя икән. Бу да галимнәрне шөбһәдә калдыра.
Айзат ШӘЙМӘРДӘН.
Казан-Болгар-Казан.
БОЛГАРДА ХАЛЫК НИНДИ БУЛГАН? ,

Комментарии