- 07.09.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №35 (7 сентябрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Нәкъ шундый исем астында Казан шәһәренең Горький паркында «Беренче сыйныф укучысы аллеясе-2011» проекты узды. Бу бәйрәмне, әле тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән нәниләр өчен, «Уфанет» компаниясе вәкилләре оештырган иде. Мәркәзебездән тыш, «Беренчеләр аллеясен» тагын Оренбург, Орск, Уфа, Стәрлетамак, Салават, Урай һәм Башкортстанның башка зур шәһәрләрендә ачтылар.
Моны мин проект кына димәс идем, әлеге чара балалар өчен, чын мәгънәсендә, зур бер Сабантуй кебек оештырылган. Тәүге тапкыр мәктәпкә укырга баручыларны фотосурәткә төшереп, нәниләрдән «Үскәч кем буласың?» дигән темага сораштыру алганнар. Ә 4 сентябрь көнне шул фотоларны барысын да матур итеп ябыштырып, беренчеләрнең фотолары һәм киләчәккә булган хыялларын язып, аллея ясаганнар. Казан шәһәрендә быелгы уку елында ун меңләп сабый беренче сыйныфка укырга барган. Ә акция үткәрелгән шәһәрләрнең барысындагы «беренче»ләрне санасаң, алтмыш меңнән дә артып китә. Һәр баланы фотога төшереп, һәрберсен сөйләштереп утыру бик зур хезмәт, дияр идем мин.
Беренчеләрнең хыяллары турында да берничә сүз. Без кечкенә чакта табиб яисә укытучы булырга хыяллана идек. Егетләр исә космонавт, машина йөртүче булу турында уйлана иде. Хәзерге балаларның киләчәккә планнары да заманча! Кайсы «бизнес-вумен», директор, кемдер бизнесмен булырга хыяллана. Арада булачак шпион, судья, адвокат, хәтта «ДПСник»лар бар иде.
Бәйрәмгә килгән һәр беренче сыйныфлыга расписание,төрле-төрле шарлар өләштеләр. Сабый күңелен күрер өчен күп кирәкме соң?! Бәйрәмдә беренче сыйныф укучылары гына түгел, ә кечкенәрәк балалар да әти-әниләре белән килгән иде. Чараны оештыручылар олылыларны ял иттерү чарасын да уйлаган. Балалары белән бергә, ата-аналар да төрле спорт ярышларында катнаша алды. Шулай ук, тамашачыларга бик матур концерт карау мөмкинлеге дә тудырылган. Сәхнәдә дә күбрәк балалар чыгыш ясады, ә сәхнә янындагы мәйданчыкта нәниләр артистларга кушылып җырлады, арыганчы биеде. Дөрес, концерт та, бәйрәм дә урыс телендә генә үтте, урысча гына җырладылар, урыс, чит ил көйләренә биеделәр. Татар телендә бер-ике генә җыр ишетелде. Шуңа бик борчылып утырдык. Татарстанда яшәгәч, республикада ике тел дә дәүләт теле, дип саналгач, һичьюгы татарчалы-урысчалы концерт булсын иде инде ул! Алайса, телне сакларга, бетермәскә, дип авыз күтәреп йөргән булабыз. Ә үзебез балаларыбызга балалар бакчасыннан, мәктәпнең беренче сыйныфыннан ук урысча тукыйбыз, урысча җырлыйбыз, әкиятләр укыйбыз. Баланың башына кечкенәдән сеңдерсәң генә милли җанлы, гореф-гадәтләрне хөрмәт итә торган итеп үстереп була бит. «Туй үпкәсез булмый» – ди. Бу да минем субъектив фикерем генә, әлбәттә. Оештыручылар киләчәктә шул мәсьәләне дә күздә тотсыннар иде.
Ә, гомумән алганда, чара барлык кунакларның да күңеленә хуш килгәндер. 12 мәйданчыкта һәр кешенең күңеленә якын булган шөгыль табарга була иде. Мәгълүмати ярдәм күрсәтүче компанияләр радио һәм телевидение аппаратураларына кадәр алып килгән. Анда нәниләр үзләрен журналист һәм алып баручы сыйфатында сынап карады. Сабыйлар рәсем дә ясады, биергә дә өйрәнделәр, табышмаклар да чиште… Җиңүчеләр татлы бүләкләр алды.
Концерт караганда янәшәмдә утырган апа белән сөйләшеп киттек. Ләйсән исемле бу ханым беренче сыйныфка укырга кергән улын Дәрвишләр бистәсеннән үк алып килгән икән. «Барысы да шундый матур, уйланып эшләнелгән. Бәйрәм безгә бик ошады. Менә туңдырманың гына бәясен бик югары куйганнар, балалар бәйрәмендә бераз арзанракка сатсалар да ярый иде инде», – диде ул. Дөрестән дә, балаларның иң яраткан татлы ризыкларының берсе – туңдырманың бәясе шактый «тешли» торган иде шул. Гап-гади «стаканлы» туңдырманы кырык тәңкәгә саттылар. Аннан, чүп савытларының аз булуы үзен нык сиздерде.
Киләсе елларда да әлеге акцияне дәвам иттерсәләр, оештыручылар территория турында да уйласыннар иде. Ун меңләгән балага һәм аларның әти-әниләренә Горький паркы гына бик кечкенә тоелды миңа. Казанда тагын да зуррак парклар бар бит. Ә, бәлки, киләчәктә «Беренчеләр аллеясе» өчен махсус ял итү урыны да булдырырлар. Шәһәр мэриясе урынын бүлеп бирсә, балалар ата-аналары белән, бер дә каршы килмичә, һәр 1 сентябрь көнне агачлар утыртыр иде. «Беренче сыйныф укучылары» паркы барлыкка килү дә тискәре күренеш булмастыр.
Сәлимә ЗАРИФ.

Комментарии