Яңадан туган мәктәп

Яңадан туган мәктәп

шәһәренең республикакүләм көрәш белән саклап калынган 29нчы татар гимназиясендә (Кеше ышанмаслык хәбәр…, Татар илендә татар теле өчен көрәш, Ябыла язган гимназиядә бәйрәм («Б.Г.» №11-14,16) 1 сентябрьдә рухы аеруча күтәренке булды. Укытучылар өчен дә, ата-аналар һәм укучылар өчен дә икеләтә кадерлерәк хәзер бу мәктәп.

Чыгышларның балалар өлешен Чаллының «Татар кызы-2011» конкурсы җиңүчесе, беренче класска килгән Диләрә Хәйретдинова татар теле, Татарстан турында җыр белән башлап җибәрде.

Җәйне уйнап кына үткәрмәгән балалар бүләк тә алды бу көнне. 12нче татар китапханәсе каршында эшләп килүче «Мирас» клубы һәм «Көмеш кыңгырау» газетасы кече һәм урта яшьтәге дуслары өчен җәйге каникул вакытында «Китап алсаң кулыңа, нур сибелер юлыңа» дигән китап укучылар бәйгесе игълан иткән иде. Иң күп китап укыган һәм бәйге шартларын тулысынча үтәп, барлык призлы урыннарны да 29нчы гимназия укучылары яулаган булып чыкты.

– Балалар китап укымый хәзер дигән сүз дөрес түгел, – диде, конкурсның төп оештыручысы – китапханәнең уку залы мөдире Сөмбелә ханым Фәхертдинова. – Аларны китап укырга әти-әни өйрәтергә тиеш. Менә 1нче урынны алган Таңсылу мисалы. Әтиләре Радик, җаваплы эштә эшләсә дә, вакыт табып, гаиләсен машина белән китапханәгә алып килгән. Таңсылу белән 5 яшьлек Айсылу китап киштәләренә, балалар кибетләрдә тәм-томга ябырылган кебек омтылдылар. Диләрә белән Әминәне дә әниләре, Нуриманны дәү әнисе йөртә китапханәгә. Китапның юлга нур сибәсен әүвәл өлкәннәр аңларга тиеш.

… Укучылар рәт-рәт тезелеп, татарча музыка астында, татар гимназиясенә кереп китте. Сөенечтән күзләрем яшьләнеп, өйгә кайтырга чыктым. Беренче класска баручы улын һәм 4-5 яшьлек кызын иярткән әни бара. «Улым, барма анда» – ди ул. «Хәзер, әнә теге кошны гына карап киләм, әнием», – ди бала. Аларның үзебезчә чын татарча сөйләшүен тыңлап кинәнәм.

– Сез ничек кайтасыз соң әле, 1нче сыйныфлар мәктәпкә кереп китте бит, – дим, гаҗәпләнеп.

– Без 28нче мәктәпкә кердек укырга, 29нчы мәктәп янына бәйрәм карарга гына бардык, – ди әни кеше.

– Улыгыз чын татарча сөйләшә, нишләп терәлеп торган татар гимназиясенә бирмәдегез?

– Аны ябыла, дип әйттеләр бит.

– Менә ябылмаган, гөрли бит гимназия.

– И-и, 28гә бардык бит инде бүген. Кире йөрмибез инде.

Ерак авылдан килгән энемнең ишек төбендә көтеп торуын уйлап, ашыгып китеп бардым. Татарча мәктәп бәйрәмен карап, нәүмизләнеп кайтып баручы шул татар баласы 3нче көн күз алдымнан китми. Рус мәктәбенең ишек төбендә басып торып, әнисен танып, тагын бер сөйләшәм әле. Тукайларны, Хәкимнәрне, Акмалларны укырлык-тыңларлык һәр бала өчен көрәшергә кирәк. Нәтиҗәсен, кай якка булса да, «БГ» укучыларына хәбәр итәрмен, Алла боерса.

Наилә ВИЛДАНОВА

29нчы гимназиянең Тукай бүләге лауреаты,

Чаллы шәһәре.

P.S. Республикада быел 37 меңнән артык бала беренче мәртәбә мәктәп ишекләрен атлап керде. Казанның 155 дә беренче сыйныфка 98 укучы кабул итте.

Шуны да әйтергә кирәк, 2006 елда Татарстанда 415 мең бала укый торган булса, быел исә 371 мең бала гына белем ала. Казан шәһәрендә 171 урта мәктәп, 42 гимназия, 12 лицей үз эшчәнлеген алып бара.

И. ХАРИСОВ фотолары.

Яңадан туган мәктәп , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии