- 07.12.2018
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2018, №49 (5 декабрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Куркак кеше хоккей уйнамый дигән сүзне күптән алыштырырга вакыт. Куркак кеше электромонтер була алмыйдыр ул. Чөнки бозда шайба тәгәрәтеп йөрүгә караганда, менә бу һөнәр ияләренең эше бик күпкә авыр. Һәм куркыныч та.
Ни өчен иң куркыныч – болай да аңлашыладыр. Мәсәлән, аш пешерүче булсаң, өстеңә түгелсә, газ өстендә кайнап утырган шулпаның пешерәчәген беләсең. Фермада эшләсәң, каршыңа чаптырып килгән үгезнең – сөзәчәген. Ә менә электромонтер булсаң… кайсы чыбыкка тотынуның – куркыныч булу-булмавын һәрвакытта да мантыйк яки күз карашы белән генә билгеләп булмый. Чөнки электр тогын исе буенча сизү дә, күз белән күрү дә мөмкин түгел.
Шулай булса да, алар үз эшләрен ярата, һәм озак еллар буе һөнәрләренә тугры кала.
Узган атнада Нурлатта электромонтерлар ярышы булган иде. Араларыннан иң яхшы белгечләрне ачыкладылар. Бу бәйге инде өченче мәртәбә уза. Һәр елны да таләпләре бер – электродвигательне эшләтеп җибәрүче аппаратураны җыю. Моның өчен 30 минут вакыт бирелә. Һәм икенче өлеше – куркынычсызлык кагыйдәләре, электромонтерлар эшчәнлеге буенча сорауларга җавап бирү.
Мәсәлән, хатын-кыз буларак, кулларына резин перчаткалар киюләрен һәм аяк астына резин келәм җәеп, шуның өстенә басып эшләүләреннән башка, ниндидер тимер-томырлар өстенә иелгән ир-атларның янып-пешеп ни белән шөгыльләнүен аңлап та бетермәдем. Ә беләсе килә. Сораштыра торгач, бер кеше гади тел белән аңлатып бирә алды, тәки. Кер юу машиналарының барабаннары ничек хәрәкәт иткәне күз алдыгызга килдеме? Бер якка хәрәкәт итә дә – туктый. Соңыннан икенче якка хәрәкәт итә. Шлагбаум системасы ничек эшли? Ул да: менә, туктый, төшә, туктый. Менә шушы механизм безнең көнкүрештә шактый җайланмаларда кулланыла икән. Шуңа күрә дә, конкурсантларга бу двигатель аппаратын җыю, аннан соң аны эшләтеп тә күрсәтү таләбе куелган. Бу процесс бик катлаулы, моны башкарып чыга ала торган электромонтерны теләсә кайда эшкә алачаклар, дип аңлаттылар миңа. Әле аны җыю өчен дә һәр кешегә 30 минут вакыт бирелә. Алай да, бөтен кеше дә бу вакытка сыеша алмады. Авыр эш, кыскасы.
Нурлат районының җылылык челтәрләре баш инженеры Марат Камалетдинов белән сөйләшеп тордык. Электромонтерларга ихтыяҗ күпме, яшьләр бу авыр да куркыныч та эшне сайларга атлыгып торамы – шул хакта белешү иде исәбем.
– Дөресен генә әйткәндә, яшьләрне җәлеп итү авыр. Безнең районда нефтьчелек бар бит. Анда китеп эшләсәләр, хезмәт хакын мондагыга караганда өч тапкырга күбрәк алачаклар. Элек кенә ул, совет заманында гына бөтен җирдә хезмәт хакы бер төсле иде. Ә хәзер кайдадыр бер капчык акча эшлисең, икенче бер җирдә шул ук эш белән шөгыльләнеп, тиеннәр генә аласың. Бөтен кешенең дә рәхәт яшисе килә. Бездә – коммуналь хуҗалыкта беркайчан да хезмәт хакы күп булмады, шуңа күрә яшьләрне җәлеп итү дә бераз авыррак, – дип сөйләде ул.
Балтач районыннан килгән Фәнзил Фәсхетдинов белән аралашып тордык. Ул менә хезмәт хакы аз дип тормаган – коммуналь хуҗалыкка электромонтер булып урнашкан. Акчасы җитәрлек, ди. «Дөрес, үз гаиләсе булмаган һәм шуңа өстәп, авылда күпләп мал асраган кешегә»… – дип тә өсти.
– Үз эшемне яратам. Хезмәт хакы азрак булса да, читкә китәсе килми. Җитеп бара бит әле. Кыш көне салкында эшләүләрне исәпкә алмасаң, башка бернинди авырлыгы да юк. Ток сугар дип тә курыкмыйм, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәгәндә, андый куркыныч янамый, – дип сөйли Фәнзил.
Тәтештән килгән 54 яшьлек Рәис абый Галимҗанов та, эшен яратуы турында сөйли:
– Эшне яратабыз, яратмасак, эшләп булмас иде. Бары тик нык игътибарлы булырга, уйлап эшләргә генә кирәк. Ничек эшләүнең исә үз кагыйдәләре бар. Аларны гел хәтердә тотарга кирәк. Электромонтер булу – тормыш алып барганда да ярдәм итә. Өй салганда, мәсәлән, мин өйгә утны үзем керттем, – дип сөйли әңгәмәдәшем.
Рәис абый Галимҗановтан эшенең нинди авыр яклары булуы турында сораштыра башлагач, кыш көне су башнясына су килүдән туктап, шуны рәтләү дип елмайды. Салкында чыбыкларны тоташтырганда изоленталар да чорналмый, өзелеп башны катыра, шуңа аларны җылыта-җылыта җан чыга, – дип аңлата.
– Рәис абый, менә монда шундый фикер әйттеләр – электромонтерлыкка яшьләр бик килми, диләр. Бу нәрсә белән бәйле, яшьләр ялкаумы әллә?
– Юк, бу беренче чиратта хезмәт хаклары белән бәйле. Бер тамчы кебек кенә акча түлиләр бит. Бер сәгатькә, әйтик безнең районда 86 сум түлиләр. Айга унөч мең сум тирәсе чыга. Ә эше күп. Кайбер вакытта бәйрәм вакытында да эшләргә туры килә. Бигрәк тә Яңа ел көннәрендә. Су килүдән туктый да, башняны төзекләндерергә җибәрәләр: «Район башлыгы ачуланыр ату», – диләр. Нишлисең инде – барасың. Халыкка эчәргә, ашарга пешерергә су кирәк бит, – ди әңгәмәдәшем.
Иң яхшы электромонтерларны ачыклап, урыннар да чыгарылды. Беренче урынга – ун, икенчегә – сигез, өченчегә – биш мең сум премия дә бирелде. Күп акча түгел, әмма эш кәҗәсендә түгел, мәзәгендә. Менә мондый ярышларда катнашу яшьләрнең дә күңелен үсендереп җибәрә, үзләренә дә тәҗрибә алмашырга менә дигән форсат бит.
Айгөл ЗАКИРОВА
Казан – Нурлат – Казан

Комментарии