- 08.02.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №5 (8 февраль)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Мин, Хәмзина Фәүзия Шакир кызы, 70 яшемдә бер могҗизага тап булдым. Күп уйлап йөргәннән соң, сезгә киңәш сорап мөрәҗәгать итәм.
Үзем Азнакайда туып-үссәм дә, Ташкентта яшәдем. Ирем үлгәч, туган илемә кайтырга уйладым. 2009 елда ук Русия гражданлыгы алдым. 2011 елда фатирымны ярты бәясенә сатып, йорттагы әйберләремне, кием-салымны 5 тонналы контейнер белән, акчасын түләп, рәсмиләштереп, тимер юл белән Бөгелмәгә озаттым. Контейнерны бер айдан килер диделәр.
Үзем бер кат күлмәк һәм куртка белән кайттым, бөтен әйберем контейнерда китте. Бер айдан контейнер килде һәм тамаша башланды. Бөгелмәгә бардым, ә мине Әлмәткә таможняга җибәрделәр. Анда исә бер яңалык көткән. Баксаң, үз әйберләремнең 50 килосын гына бушлай ала алам, ә калганнарының һәр килосы өчен 4 евро түлисе булачак. «Алмасагыз, контейнерны кире җибәрәбез», – диделәр. Әлмәт белән Бөгелмә арасын бер атна таптадым, чиргә сабыштым.
Миңа кире җибәрмәс өчен «отказ» яз диделәр. Алайса, 50 кило әйберемне дә ала алмаячакмын икән. Алар әйтеп торып, «отказ» яздым. Мондый законны кем чыгарган һәм ул кем өчен икән? Мин өстемдәге бер кат күлмәгем белән тагын күпме йөрермен?
***
Бу мәсьәлә буенча тулырак мәгълүмат алу өчен, без Фәүзия апа белән элемтәгә кердек. Инде контейнер Яр Чаллыдагы таможняда булып чыкты. Фәүзия апа да кул кушырып утырмаган, бу нисбәттән прокуратурага барып гариза язган.
Аптырап, Яр Чаллы таможнясына шалтыраттык. Консультацияләр бүлеге юристы Елена Гайнетдиновадан башкалар безнең белән сөйләшеп тә тормады. Юрист исә, вакыйгаларга бераз ачыклык кертеп, ни өчен шулай булуын аңлатты:
– Фәүзия Шакир кызының контейнеры турындагы мәгълүмат конфиденциаль санала. Сезгә аның турында беркем берни әйтмәячәк. Үзегезне газетадан дип таныштырсагыз да, сез теләсә кайдан шалтыратучы, теләсә кем булырга мөмкинсез. Аннары Фәүзия ханым безне, аның контейнеры турында мәгълүмат таратуда гаепләп, судка бирәчәкме? Әгәр нинди дә булса мәгълүмат алырга телисез икән, Фәүзия ханымнан үз исемегезгә генераль ышаныч кәгазе яздырып алып, иртәнге 10га консультациягә килегез. Ничек тә ярдәм итәргә тырышырбыз, – диде ул.
Фәүзия апага шушы хакта хәбәр иткәч, ул сәламәтлеге начар булуга зарланып, Чаллыга барып йөри алмаячагын хәбәр итте.
Шушы ук мәсьәлә буенча без Качакларга һәм мәҗбүри күчеп кайтучы кешеләргә ярдәм итүче «Татарстан» региональ иҗтимагый оешмасына шалтыраттык. Алар нәкъ менә Фәүзия апа кебек кешеләргә юридик ярдәм күрсәтә икән. Аны шулай ук шәхси консультациягә чакырдылар, ләкин Фәүзия апа янә килә алмаячагын хәбәр итте. Нәтиҗәдә документларны интернет аша безгә тапшырып, билгеләнгән сәгатькә аның урынына без барып кайтырга тиеш идек. Тик документларны да җибәрүче булмады. Ахыр чиктә, хатны кыстырып, барыбер юрист белән очрашуга чыгып киттем.
Качакларга һәм мәҗбүри күчеп кайтучы кешеләргә ярдәм итүче «Татарстан» региональ иҗтимагый оешмасы 1991 елда рәсмиләштерелгәнче үк эшләгән.
– 20 ел эчендә 115 мең кешегә, ягъни 44 мең гаиләгә ярдәм иттек, – ди оешма җитәкчесе Юныс абый Камалетдинов. Миграция оешмалары белән булган конфликтлы вакыйгаларны да сөйләп алды.
Биредә эшләүче юрист Гөлия Гомәр кызы Балафендиева исә шушы арада Фәүзия апа белән элемтәгә керде һәм хатта язылмаган фактлар ачыкланды.
– Монда гражданлык алсалар да, күп кешенең элеккеге «үзбәк паспорты» үзендә кала. Фәүзия апаның да иске паспорты үзендә икән. Җитмәсә, анда вакытлыча пропискасы да булган. Русиягә контейнер җибәргәндә ул, пошлина азрак түлисе булуга алданып, үзбәк паспортыннан җибәрә, тик Русиядә ул паспорты белән контейнерны каршы ала алмый. Берьюлы ике илнең гражданкасы булып булмый бит. Гражданлыгың Русиядә икән, димәк, үзбәк паспортың гамәлдә түгел санала. Ике паспорт белән йөреп, шундый авыр хәлдә калу юридик белемсезлектән килә, билгеле. Бу аның беренче хатасы булган. Икенче хатасы – контейнердан «отказ» язу. Моны эшләргә кирәкми иде. Прокуратурага да язу кирәкми, ә иң элек таможня җитәкчесенә керү яки аның исеменә гариза язу дөрес булыр иде. Эшләнгән хаталарны төзәтү өчен, үз исемегездән таможня җитәкчесе исеменә хат язарга киңәш итәм. Контейнерда өй кирәк-яраклары булуын, пенсионер икәнегезне, белемсезлек аркасында шундый хаталар кылуыгыз турында хәбәр итеп карагыз. Без дә үз ягыбыздан, ягъни иҗтимагый фонд исеменнән, Чаллы һәм Әлмәттәге таможня җитәкчесенә хат язарбыз, – диде Гөлия ханым.
Бирегә күчеп кайтучыларга ярдәм кирәк булса, әлеге фондның адресын да күрсәтүне кирәк саныйбыз.
Сәетгалиев урамы, 3 йорт. Телефоны: 2-924-873
Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Комментарии