- 08.07.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №27 (9 июль)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Үткәне булмаганның киләчәге юк, диләр. Дөньялыкта гүзәл гамәлләр кылып гомер кичерү, өй салу, табигатькә ямь өстәп агачлар, чәчәкләр утырту, үзеңнән иманлы, тәүфыйклы балалар, күп истәлек, якты эз калдырып, матур итеп китә белү – һәрбер мөселманның изге бурычы.
Язмыш җилләре кая гына илтеп адаштырмасын, кешегә туган җирен, кендек каны тамган нигезен, тәпи йөреп киткән сукмакларын, бәбкә-чебешләр саклаган чирәмлеген, каз-үрдәкләр арасында су коенган күлләрен, инеш-чишмә буйларын, кич утырган аулак урыннарын, ел саен туганнар, дуслар җыелып гөрләтеп үткәргән авыл Сабан туйларын күңел хатирәләре еллар аша онытырга ирек бирми. Адәм баласы гомер буе сынап-сыналып яши. Кемдер үткәнен дә хәтерләми, киләчәген дә уйламый. Кемдер уйлана, үкенә, узган елларына борылып карый, үткән юлларын барлый.
Күңеле, җаны булган кеше тыныч кына яши аламы соң? Юк, табигатьнең кай ягына гына карама: урманынамы, суынамы – барысының да үз тарихы бар. Туган ягым Лаеш урманнары… Күпме кайгы-хәсрәт алып килгән? Агач асларында күпме мәет калган, ятим балалар калган. Урманнарында бүреләрдән калган адәм сөякләре, тарих битләрендә калган Лаеш шулпалары? Авылымның сылу Нәфисә, Фәйрүзә, Мәүлия, Маһруза, Асылбикәләренең айлар буе шушы шомлы, калын урманда кошлар тавышы белән бергә кушылган пычкы тавышы, аякларның туңып әрнегән, сыкранган моң-зарлары әле дә булса ишетелә кебек. Борынгы әби-бабайларыбызның эзе мондагы тауларда калган кебек. Ишеләм-ишеләм дип торган иске пристаньдагы кыяларда бабайларыбызның эзләре ярылып ята. Шул текә Ак тау буйларында әйтерсең лә әби-бабайларыбызның сыннары, үле гәүдәләрен ябыштырып куйганнар.
Чулман буйларына карасаң, еракка киткәндәй буласың. Елга ярларының тормышы гасырлар буе дәвам иткән. Халкыбызга тел, дин, гореф-гадәтләр шушы елга аша агып килгән. Бу Чулман буйларында күпме истәлекләр, хатирәләр уелып калган. Үткән тормышны, тарихны Чулман буйлары сөйли, яңарта. Шушы агым суларга карап, халкым сагыш-моңга бирелгән, Чулман буйларында берөзлексез тальян моңнары ишетелгән. Кичләрен, төннәрен шомландырып ярларына бәргән дулкын тавышларында Чулпан, Бачига, Агач башы авыллары кебек су астында калган кабер ташлары, әби-бабайларыбызның җиргә иңдерелгән сөякләре елый, җаннары сыкрый кебек. Әниемнең кендек каны тамган нигезен, печән чапкан урманнарын, җиләкле җәйләүләрен – барысын да Идел суы үзенә йоткан, яшьлек, сабый чакларын суырып алган һәм хәзер дә әкрен-әкрен әллә шушы су астында бабайлар рухы, каны тарта микән дип уйландыра. Ел дәверендә күпме халыкны йота, үзенә тартып ала. «Булгария» теплоходлары күңелләрне уйланырга, шомланырга дучар итә. Шушы Чулман буйларына юл салган борынгы бабайларыбызның бу юллары ниндидер михнәт, ләгънәт укыган кебек үзенә суыра. Халкымның күз яше соңгы елларда шушы елгалар кебек ага да ага.
Тормыш дәвам итә, үткәннәрне хәтерләтергә, уйланырга ирек бирми. Ә үткәннәрне хәтерләү – үзебезнең кылган гөнаһларыбызны, хаталарыбызны төзәтү, нәсел җепләребезне үрү, буыннарыбызны барлау дигән сүз ул.
Гәүһәрия ВӘЛИУЛЛИНА.
Лаеш районы.
Комментарии