Талантлы авыл балаларын эзлиләр

Талантлы авыл балаларын эзлиләр

«», традициягә әйләнгән социаль акция – өчен гаризалар кабул итә. Ә акция үзе республиканың , министрлыклары ярдәмендә оештырыла. Максаты – авылдагы сәләтле укучыларны һәм аларның укытучыларын барлау, ярдәм итү.

Ул, «Татфондбанк»ның 15 еллыгына багышланып, беренче тапкыр 2009нчы елда үтте. Бәйге бик тиз популярлык казанды. Хәзер анда Татарстан авылларыннан һәм кечкенә шәһәрләреннән 120 мең бала белем алган 1700 мәктәп катнаша.

2011-2012нче елгы уку елы акциясендә 7-11нче сыйныфларга күчкән балалар катнаша ала. Аерым предметлар олимпиадаларында һәм региональ, регионара, дәрәҗәсендәге башка интеллектуаль бәйгеләрдә җиңүчеләр арасыннан 100 иң-иңне республиканың күренекле шәхесләре кергән Иҗтимагый киңәшмә сайлап ала. Аларның барысы да ––«Татфондбанк»ның исемле стипендиатлары булачак һәм ай саен ел дәвамында 1 мең сум алып торачак.

Әлеге катнашу өчен гаризалар быел 30нчы сентябрьгә кадәр кабул ителә. Ә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы ноябрьдә булачак.

– «Авылның 100 талантлы баласы» акциясе инде беренче елын гына үтми, һәм без авыл мәктәпләрендә нинди зур мөмкинлекләр булганын күрәбез – анда никадәр талантлы укучылар һәм укытучылар бар. Әлеге проект үзенә күрә киләчәккә инвестиция дә булып тора. Районнарда белемле, талантлы кешеләр күбрәк булган саен, аларның кече ватаннары гына түгел, Татарстаныбыз, гомумән, Русия үсеше өчен мөмкинлекләр дә артачак, – дип ышана «Татфондбанк» директорлар шурасы рәисе Илдус Мингазетдинов.

2011нче елның маенда әлеге акция федераль дәрәҗә алды: Русиянең иң яхшы проектларының берсе дип танылды һәм «Бердәм Русия» фиркасе булышлыгы белән оештырылган «Эшлекле Русия» иҗтимагый оешмасы билгеләгән «Изге эш» дип исемләнгән Бөтенрусия премиясе лауреаты булды.

6 сентябрьдә акциянең , «Татфондбанк» банкы идарәсе рәисе һәм шагыйрь составындагы попечительләр шурасы төзелде.

2 ел эчендә 800ләп каралып, 200 бала лауреат исеменә лаек булды.

Бәйгедә катнашу шартлары турында тулырак мәгълүматны «Татфондбанк»ның һttp://www.tfb.ru/100/ интернет сәхифәсеннән алырга була.

Комментарии