«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

ТАРТУЧЫНЫ КҮРСӘҢ, КЕМГӘ ХӘБӘР ИТӘСЕ?

Бу арада «балконда тәмәке тартмаска» дип күп сөйлиләр. Безнең йорт ишегалдында бөтен тротуарны тәмәке төпчеге белән тутыралар. Бөтен тукталышларда да шул хәл. Балконда тартканны кем күзәтеп, тикшереп йөри икән? Аның җаваплы кешесе булырга тиештер бит. «Тартмаска» дигән закон белән генә булмый бит, җаваплы кешесе дә кирәк.

Рафаэль САЛЬМУШЕВ,

Казан шәһәре

Редакциядән. Иң элек ачыклык кертик әле: законга 1нче октябрьдән кертелгән үзгәрешләр буенча, кеше үз фатирының балконында рәхәтләнеп тәмәке тарта ала. Гәрчә баштарак МЧС «үз балконыңда да тартырга ярамаячак» дигән хәбәр тараткан иде. Халык ризасызлык белдерә башлагач булса кирәк, бу үзгәрештән баш тарттылар. Димәк, күршең үз балконында тәмәке тартса һәм аның төтене сиңа керсә дә, аны җаваплылыкка тартып булмый. Ул закон бозмый чөнки. Шулай да бик тырышсаң, күршеңне җәзага тарттырырга була үзе. Ләкин моның өчен хәйран тир түгәргә, күрше балконыннан кергән төтен фатирда санитария таләпләрен боза, сәламәтлеккә зыян сала икәнен исбатларга, бик күп кәгазьләр җыярга кирәк булачак. Ә күпкатлы йортның уртак балконы җәмәгать урыны булып санала. Федераль закон нигезендә, җәмәгать урыннарында тартырга ярамый. Уртак балконда тартып торучыны күрсәгез, кисәтү ясарга кирәк. Тыңламаса, үзегезнең йортның идарә компаниясенә яки участок полицейскиына гариза язасы.

МӘГАРИФ – ЗУР БӘЛЕШ

Мәгариф министры итеп башта Энгель Фәттаховны куйдылар, хәзер ул урында Рафис Борһанов утыра. Болар икесе дә авыл хуҗалыгы белгечләре. Нүжәли шушы мәгариф өлкәсендә белем алган белгечне табып булмый икән?! Башка өлкә белгече ул урында утырырга тиеш түгел, дип саныйм. Заманында Русия Саклану министры итеп Сердюков дигән кешене куйдылар. Бөтенләй оборонага кагылышы булмаган кешене. Ул оборонаны чын мәгънәсендә җимереп бетерде. Мәгариф, тел мәсьәләсе болай да бик катлаулы, бу эшләрне аңлап эшли торган министр кирәк. Бюджеттан иң күп акча мәгарифкә бирелә. Бу – зур бәлеш. Һәм шул «бәлеш» янында үз кешеләр кирәк, дип саныйм мин.

Исемем редакция өчен генә,

Минзәлә районы

МАТУР БӘЙРӘМ ОЕШТЫРДЫЛАР

Сездә ничек – бездә шулай, дип башлыйм әле сүземне. Өлкәннәр көнен билгеләп үттек. Авылыбызның хуҗасы Илшат Галәветдинов бик картларны, инвалидларны үзе дәшеп йөрде. Бардык мәктәпкә. Капкадан керүгә, андагы матурлык, чисталык, көзге бакча яшьлекне искә төшерде. Без дә үстек, без дә укыдык, дияргә генә кала. Эчкә кергәч, андагы озын өстәлләргә тезелгән нигъмәтләрдән башлар әйләнде. Беренче булып сүзне авыл хуҗасы Илшат алды. Озын гомер, тынычлык, исәнлекләр теләде. Аның сүзен районыбыздан килгән вәкил, авылыбызның ветераннар җитәкчесе Ринат Галәветдинов дәвам итте. Аннан соң гармун моңнарын тыңладык, яшьләребезнең биюле-җырлы концертын карадык. Ә карт-карчыкларны машинада гына йөрттеләр. Авылыбызның хуҗасы Илшатка, шул өстәлләрне көйләгән һәрбер хатын-кызга, чал башларыбызны иеп, иң изге теләкләребезне теләп, рәхмәтләребезне әйтәбез.

Флера ФӘЙЗЕТДИНОВА,

Спас районы, Ямбакты авылы

КИТАПНЫ НИЧЕК АЛЫРГА?

Илфак Шиһаповның «Кеше эзлим…» дигән китабы чыгуы турында яздыгыз. Бик кадерле кешемә шул китапны бүләк итәсем килә. Ничек итеп алырга була икән? Казанга бару мөмкинлегебез юк.

Рәсимә ФӘРРАХОВА,

Ютазы районы, Кәрәкәшле авылы

Кемнең компьютеры һәм интернеты бар, китапны «Татарстан китап нәшрияты»ның интернет-кибетеннән сатып алырга була. Нәшрият сайты: https://tatkniga.ru/ . Әгәр инде андый мөмкинлек юк икән, «Татарстан китап нәшрияты»ның маркетинг бүлегенә шалтыратыгыз: 8(843) 519-45-35. Китапны почта аша җибәрәчәкләр. Бик теләп булышырбыз, диделәр нәшриятта. Бу очракта, әлбәттә инде, почта чыгымнарын үзегезгә каплыйсы булачак.

ҖӘЗАГА ТАРТА АЛАММЫ?

«Ватсап»ка мине нахакка гаепләп хәбәр җибәрделәр. Бик әшәке яла якканнар. Мин ул кешене РФ Җинаять Кодексының 128нче маддәсе буенча судка бирә аламмы? Ул хәбәрне кем җибәргәнен карап буламы?

ӘМИНӘ,

Арча шәһәре

Әгәр сезне нахакка гаепләделәр, шәхесегезне мыскыл иттеләр, дәрәҗәгезне төшерделәр, дип саныйсыз икән, полициягә гариза языгыз. Полициядә теләсә нинди җинаять турында, шул исәптән нахак яла ягу турында да гариза кабул итәргә тиешләр – бу законда язылган. Мобиль элемтә операторлары клиентларның шәхси мәгълүматын өченче затларга бирми. Ягъни сез үзегез операторга барып, сезгә смс җибәргән кешенең кем булуын белә алмыйсыз. Тикшерү эше ачылган очракта, тәртип сакчылары ул мәгълүматны язмача сората ала. Мобиль элемтә операторы аларга мәгълүматны бирергә тиеш.

БУЛЫШЫЙК, МИЛЛӘТТӘШЛӘР!

Узган саннарның берсендә Айгөл Закированың Төркиядә авыр хәлдә ятучы Айрат Вәлиев турында язмасы басылган иде. Аның хәле ничек икән? Белми калучылар булса дип, акчалата ярдәм күчерү өчен исәп-хисап счетын кабатлап бастыра алмассызмы? Чит җирләрдә акчасыз да тилмермәсеннәр иде инде. Раббыбыз риялардан итмәсен, Вәлиевләргә салган сәдаканың кабуллыгы көне белән сизелә. Аллаһы ерактагы милләттәшләребезне ярдәменнән аермасын. Без дә булышыйк.

Наилә ВИЛЬДАНОВА,

Чаллы шәһәре

Безнең язма чыкканнан соң, Айрат аңына килгән. Бу хәбәрне Айрат Вәлиевның хатыны Аида журналистыбыз Айгөл Закировага җиткергән. Аннары, «Айратым күзен ачты. Ул мине ишетте. Миңа карап торды. Башын да чайкады. Мин аңа йокларга киңәш иттем, ләкин ул теләмәде. Әни белән әтигә күп сәламнәр җиткерермен дидем. Тазар гына, туган ягыбызга кайтырбыз, әни тәмле әйберләр пешерер дидем. Ул гел башын чайкады» дигән смс-хәбәрләр дә юллаган ул. Кызганычка каршы, 15нче сентябрь көнне Айрат Вәлиев вафат булган. Аны Базарлы Матакка алып кайтып җирләгәннәр.

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз, сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне кабул итеп алабыз. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Фәнзилә МОСТАФИНА кабул итеп алды

Комментарии