- 09.01.2018
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2018, №02 (10 гыйнвар)
- Рубрика: Тормыш сулышы
НӘЗЕРЕМНЕ ҮТИМ
2017нче елда бер үк вакытта ике зур операция кичердем. Медицина университеты клиникасы шифаханәсендә алты тәүлек буе реанимациядә яттым, айдан артык дәвалау курслары алдым. Исән калсам, үтәр идем, дип, ике нәзер әйткән идем. Беренчесе – Коръән ашы укыту, икенчесе – «БГ» аша курсташларымны Яңа ел белән котлау. Шифаханәдән чыккач, анда туган изге теләкләремне тормышка ашырдым: Аллаһ рәхмәте өчен аш та укыттык. Хәзер икенчесен үтәргә телим: «Безнең гәҗит» аша курсташларымны институтны тәмамлавыбызның 50 еллыгы белән котлыйм. Хөрмәтле дусларым! Сезгә саулык-сәламәтлек, тыныч картлык теләп калам, Яңа ел сәламнәрен юллыйм. Без М. Горький исемендәге элеккеге КСХИ белән горурланып яшибез, чөнки бу югары уку йорты Татарстаныбызга ике президентны укытып чыгарды.
Салихҗан ЛОКМАНОВ,
Казан шәһәре
ЯТИМ ОНЫГЫМА ФАТИР ЮК
Мин кечкенә вакытыннан бирле оныгымны тәрбиялим, аны опекунлыкка алдым. Кияү кешем оныгым туганчы ук вафат булган иде, ә әнисе бала тугач еракка китте, шулай итеп, ул бала миңа калды. Хәзерге вакытта Апаста училищеда укып йөри, тулай торакта яши. 2012нче елдан бирле ятим балаларга бирелергә тиешле фатирга чират тора. 20 яшенә җитте, әмма аңа һаман да фатир бирмиләр. Баштарак, фатир бирелергә тиешле йорт өлгермәгән, йорт әзер булгач, бирәбез, диделәр. Аннан соң фатирга ремонт ясалып бетмәгән, дип кичектерделәр. Соңрак, хәрби хезмәттән кайтсын әле, дип акландылар. Фатир һаман да юк. Мин 78 яшемдә бит инде, ул балага тиешле торакны ала алабызмы без, юкмы?!
Фирдәвес ХӘЙРУЛЛИНА,
Апас районы, Карамасар авылы
Әлеге уңайдан Апас районы башкарма комитетының опека һәм попечительлек секторы баш белгече Регина Галиуллинага шалтыраттык:
– Бу апаның оныгы бездә 18 яшенә кадәр исәптә торды. Әби кеше башта аның опекуны булды, соңрак попечителе. Мәктәпне тәмамлагач, бала Казанга укырга керде, әмма укый алмады, ниндидер тормыш проблемалары килеп чыкты, күрәсең. Мин аны үз яныма чакырдым, һәм Апас районына укырга күчердем. Хәзерге вакытта ул колледжда икенче курста укый. Укуы 2019нчы елда июнь аенда тәмамланачак. ТРның «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында»гы 8нче законында акка кара белән язылган: ятим бала Дәүләт торак фонды тарафыннан торак белән бер мәртәбә тәэмин ителә. Әмма торакны алу өчен ул яки укуын тәмамларга, яки хәрби хезмәттә булып кайтырга тиеш. Әгәр дә бала төрмәдә утырса, аңа бу торак төрмәдән кайткач бирелә. Шуңа күрә шалтыратучыгызның оныгына фатир биреләчәк дип, 100 процент ышаныч белән әйтәбез, ул безнең реестрга да теркәлгән, әмма моның өчен укуын тәмамлаганын көтәргә туры киләчәк.
БОЛЬНИЦАБЫЗНЫ «КЫСКАРТТЫЛАР»
Авылыбыз больницасын көндез генә эшли торган итеп калдырдылар. Ә бит безнең менә дигән 4-5 табибыбыз бар, алар үз эшенең осталары! Уколлар, системалар алырга дип, безгә кырыгышар километр ераклыкта урнашкан авыллардан киләләр. Ятарга мөмкинлек булмагач, кичке якта кабат өйләренә кайтып китәләр. Халык бик тилмерә. Кайберәүләргә унышар көн буе шушылай йөрергә туры килә. Бөтен кешенең болай йөрергә транспорты да юк. Башка җирдә яңа больницалар ачалар, ә бездә шушындый хәл. Аны ник көндезге бүлеккә калдырдылар һәм аның эшләү сәгатьләрен кабат озайтып булмыймы?
Исемемне язмагыз,
Балтач районы, Чепья авылы
Балтач районы үзәк хастаханәсенең баш табип урынбасары Рәшит Шәфигуллин аңлатмасы:
– Чынлап та, узган елның ноябрь аеннан бирле больница көндезге стационарга калды. Чөнки безнең анда койкалар саны да аз иде, икътисадый яктан караганда, аны тотудан безгә файда юк. Шулай ук авыруларны тикшерү өчен аппаратура җитми, тиешле ярдәмне тәүлек буе күрсәтә алмыйбыз. Больницаны элеккеге режимга кайтару мөмкинлеге каралмый, хөкүмәт тарафыннан да бу планлаштырылмаган.
ТҮРӘ-ДЕПУТАТЛАР БУЛЫШСЫН!
20нче декабрь көнне телевизордан яңалыклар чыгарылышында Казанда яшәүче 78 яшьлек Шәмсенур Вахитова исемле карчыкның өе януы турында сөйләделәр. Бу әби бик кызганыч хәлдә калган. Авиатөзелеш районы хакимиятенә ярдәм сорап барган. Берничек тә булыша алмыйбыз, дип, әбине кире борганнар. Булдырабыз! Ул хәзер кая барсын? Менә без картларны ничек хөрмәт итәбез! Телевизорны ачсаң, гарип балаларны күрсәтәләр, түрәләребез әзрәк оялсыннар иде! Яңа ел алдыннан 50 җитәкчене бүләкләүләрен күрсәттеләр бит, берсенә машина да бирделәр, димәк, акча җитәрлек бездә. Министр-депутатларның акчалары да бик күп, авыру балаларны аларга беркетергә кирәк, шулар ярдәм итсеннәр.
Мөҗәһидан МОРТАЗИН,
Мөслим районы, Исәнсеф авылы
СЫЙНЫФТАШЫМНЫ ЭЗЛИМ
«Безнең гәҗит»не киосклардан алып укый башлаган идем, ошады да, язылдым. Дүрт ел инде сезне алдырганыма, гәҗитегез яхшы, бик зур рәхмәт! Сездә Арча районыннан Рузалия Ибраһим исемле ханымның язмалары басыла. Ул минем сыйныфташым, бер класста укыган идек. Аның белән элемтәгә керәсем килә, шалтыратсын иде!
Телефоным: 8917-286-56-50
Фаһия ҖИҺАНШИНА,
Түбән Кама шәһәре
СЕЗГӘ АТАП ШИГЫРЬ ЯЗДЫМ
Бездән сәлам Илфат, Зөлфәт, Фираяга,
Фәнзиләгә, Лилиягә, Айгөлләргә!
Эт елы килә, дип борчылмагыз,
Йөзләрегез балкып торсын ал гөлләрдәй!
Тиражыгыз кимемәсен, эт елы килә дип борчылмагыз, кешегә тугры хайван ул!
Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,
Казан шәһәре
КАРАҢГЫЛЫКТА ЯШИБЕЗ
Без иң бай җирлекләренең берсенә кергән авылда яшибез. Акча юк, дип зарлана торган түгел – җирлек бюджетындагы акчаларның ел ахырына 90-94 проценты гына тотылып бетә. Шуңа да карамастан, авыл урамнары караңгылыкта, бездә ут яндыру юк. Яндыралар аны, әмма кич 11 тулганчы ук сүндерәләр, иртән дә балалар мәктәпкә күз күрмәслек караңгылыкта кармаланып кына китә. Ул утны ник сүндерәләр икән?
Исемем редакция өчен генә,
Кукмара районы, Чишмәбаш авылы
Сезнең зарыгыз буенча, Зур Сәрдек авыл җирлеге башлыгы Фәнис Фәттаховка шалтыраттык:
– Багана утларын сүндерү акча җитмәгәнлектән инде ул. Хәзерге вакытта мондый режимда яндырабыз: кичке 4тән төнге 11гә кадәр, иртәнге 5тән иртәнге 7гә кадәр. Ашаган белми, тураган белә, диләр. Акча булса, көне-төне яндырыр идек, мин каршы түгел!
ТАТАРГА НӘРСӘ КАЛА ИКӘН?!
Иртән башкортларның бер тапшыруын караган идем. Сөйләп утыралар: Азнкакайда, Актанышта башкортлар яши икән. Төньяк диалект белән сөйләшәләр, татар дип язылсалар да, хәзер үзләренең нәсел буыннарын ачыклап, кем икәнен белергә телиләр, имеш. Татарстанның бу районнарында яшәүчеләрне Башкортстанда төньяк башкортлар диләр икән. Самара, Оренбург Чиләбе – бар да башкортларның җирләре, дип сөйлиләр. Татарлар каяндыр килеп чыккан да башкортларга татар теле укытып, аларны татарлаштырган икән. Матурлык бәйгеләрендә дә татар кызлары башкорт киеме кияләр, ди, имеш. Бар да башкортныкы булгач, татарга нәрсә кала икән соң инде?
Зөбәрҗәт ГӘРӘЕВА,
Әтнә районы
Турыдан туры элемтә һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13 сәгатькә кадәр эшли. Әйтер сүзләрегез булса, Казандагы өй телефоннарыннан (шулай ук кесәнекеннән дә) 2390353, кесә телефоныннан 89270390353 номерларына шалтыратыгыз.
Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии