- 09.02.2016
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2016, №6 (10 февраль)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Кешегә яхшылык эшлим, дип алынып та, үзебезнең башка таяк булып төшә торган хәлләр дә була безнең практикада. Газетабызның узган санында «Алимент турында сөйләшик…» (3 февраль, 2016) дигән язма басылган иде. Безгә мөрәҗәгать иткән Лилия ханымга үзебезчә киңәшләр биргән, юрист аңлатмаларын да тәкъдим иткән идек анда. Әле мәкалә язылганчы ук Лилия Нәҗмиева көн саен диярлек баш мөхәрриребезгә: «Кайчан миңа булышасыз инде, булдырырлык булмасагыз, әйтегез», – дип шалтырата иде. Аңа: «Мәсьәләне өйрәнәбез, аннары гына язып чыгачакбыз», – дип аңлатып тордык. Тик яхшылап өйрәнә башлагач, менә нәрсә ачыкланды: Лилия ханым кечкенә кызына алимент алуга ирешкән, ә олы балаларына алу өчен документлары җитеп бетми икән. Судья каршылык тудырса, аны шикаять итәргә, хәтта аны алыштыруны да сорарга була, без һәр укучыбызга документ җыешып йөри алмыйбыз, дип аңлаттык. Тик язма басылганның икенче көнендә үзебез үк Лилия Нәҗмиева «һөҗүме»нә дучар булдык. Баш мөхәррир Илфат Фәйзрахмановка менә мондый эчтәлектәге смс җибәрде ул: «Сез дә шулай сатлыкҗаннар рәтенә баскач, башкаларын эзләп торасы юк икән. Нык рәнҗим мин сезгә. Мине пычратканыгыз өчен». Нинди пычрату турында сүз бара – аңламадык. Ачыклык кертергә теләп шалтыраткач, трубкасын алмады.
Чит кеше номерыннан шалтыратып кына Лилия ханым белән сөйләшү бәхетенә ирештек. «Сез берәүне дә якламагансыз – мине дә, элеккеге иремне дә, уртада калгансыз. Минем дошманнарыма юл күрсәткәнсез, «подсказка» биргәнсез», – диде ул, рәнҗүенең сәбәбен аңлатып. Әйе шул, без берәүне дә якламыйбыз, Лилия ханым. Бөтен як белән дә сөйләшеп, ничек бар, шулай язабыз – «Алимент турында сөйләшик…» язмасындагы кебек. Нишләп элеккеге иремә шалтыраттыгыз, дип ризасызлык белдердегез. Ә без сезнең сүзләрне генә язып чыгарга тиеш идекмени? Гафу итегез, ләкин без алай эшләмибез. Шул рәвешле эшли торган журналистларга мөрәҗәгать итәрсез инде – телефоннан башка журналистларны яллыйм, дидегез бит. Без яллана торган түгел шул. Судның сатылганмы-юкмы икәнлеген ачыклар өчен тикшерүче булып та, үзегез әйтмешли, «дошманнарыгыз»ны бер дәлилсез гаепләргә дә ялланмадык без. Мәкаләдә язылганнар белән килешмисез икән, судка бирегез, хөкем залында очрашырбыз, тик ниндидер «пычрату» турында без аңламый торган смслар язып ятмасагыз иде. «Кайсы җөмләдә сезне пычрату күрдегез, табып күрсәтегез әле», – дигән сүземә дәлилле җавап ишетермен дигән идем – дәшмәдегез. Мамадышка кадәр кайтып, сезгә булдыра алган кадәр ярдәм күрсәтергә тырышуыбызга «рәхмәтегез» шул булды: телефоннан: «Журналыгыз (!!!) ябылсын, миңа китергән авырлыклар үз башыгызга төшсен», – дип җикерендегез. «Рәхмәтегез»гә рәхмәт! Тик булган проблемагызны хәл итәсе урында, мәгънәсез сүз көрәштерү белән шөгыльләнмәсәгез иде, Лилия ханым.
Ә узган чәршәмбедә укучыларыбыздан менә мондый шалтыратулар кабул итеп алдык.
БУ – ЯЛГАН!
Мин Сарман районы Пенсия фонды җитәкчесе Ләлә Баһманова булам. Узган атнада Сарман районы, Баткак авылыннан Алексей Павлов шалтыратып, минем турыда ялган сүзләр сөйләгән. Ул мине пенсионерлар белән тупас сөйләшүдә гаепләгән. Бу сүзләр дөрес түгел. Ул узган елны пенсиягә чыккан, барлык эш стажы шушы вакытка нибары 23 елны гына тәшкил итә. Шуңа күрә пенсиясе аз. Ул төрле эшләрдә эшләгән, ләкин озак эшләмәгән: кергән, чыккан, кергән, чыккан… Ә үзе бездән күп пенсия таләп итә. Пенсиясе аз булганга, бәлки үпкәсе зурдыр. «Монысы тагын нишләп йөри инде монда» дигән сүз әйтмәдем мин аңа. Хәзерге заманда пенсионерларга тупас эндәшү дигән әйбер булырга мөмкин түгел. Аз гына катырак сүз әйтсәң дә, бөтенесе чабып барып судка яки прокуратурага мөрәҗәгать итә. Шуңа күрә мин аңа мондый сүзне берничек тә әйтә алмыйм. Бу – ялган.
Ләлә БАҺМАНОВА.
Сарман районы.
ТАТАР ИЛЕ БАШКАЛАСЫ, ИМЕШ…
Казан – татар иленең башкаласы, дип мәш киләбез. Ә транспортларда тукталыш атамаларын иң беренче урыс телендә әйтәләр. Татарстан булгач, иң беренче татар телендә, аннары гына урысча һәм инглизчә әйтелергә тиештер бит инде, югыйсә…
РЕЗЕДӘ апагыз.
Казан шәһәре.
БСТ ПРОГРАММАСЫ КИРӘК
Газетагызда Башкортстанның БСТ телеканалы программасын биреп булмасмы икән? Безнең шәһәрдә Башкортстаннан килгәннәр бик күп, алар шушы каналны карый.
Айзилә МИҢНЕГАЛИЕВА.
Алабуга шәһәре 10нчы мәктәбенең
4нче Е классы укучысы.
Телепрограмма кирәкме-юкмы, дип, укучыларыбыз арасында даими рәвештә сораштыру үткәреп торабыз. «Кирәк түгел» дигән җаваплар күбрәк булса, программаны бөтенләй бетерербез, тагын ике биттә язмалар бирә башларбыз, дип тә уйлаганыбыз бар. Тик, гадәттә, укучыларыбызның фикере икегә аерыла: берәүләр – «кирәк», икенчеләр «кирәкми» дип җавап бирә. Бу мәсьәләдә уртак бер фикергә килеп булмый. Шулай да фәкать «Безнең гәҗит»не генә алдыручы укучыларыбыз да булуын, аларның телепрограммага ихтыяҗы барлыгын истә тотып, программаны бетермәскә булдык. Ни кызганыч, газета бите резина түгел – сузылмый. Программаны ике биттән дә арттырырга мөмкинлек юк, югыйсә, язмаларга урын азрак калачак. Ә шулай булуын бер укучыбыз да теләми. Шуңа күрә газетабызның ике битендә төп каналларның программасын биреп барабыз. Әлеге каналлар иң иске телевизорларда да, хәтта республиканың иң ерак һәм кечкенә авылларында да күрсәтә, аларны күпчелек карый. Ә БСТ буенча, хәзерге вакытта сөйләшүләр бара. Проблема шунда гына: аның программасы «Безнең гәҗит» нәшриятка киткәч кенә билгеле була. Киләчәктә үзәк каналларны һәм татар телеканалларын гына, шул исәптән БСТны да кертеп, калдырырга һәм 1 биткә сыйдырырга ният бар. Бушаган битне кызыклы язмалар белән тутырырга. Бу нисбәттән Сездән дә төпле киңәшләр булса, яхшы булыр иде.
КАЙДА ГАДЕЛЛЕК?
Авыл җирендә яшәүче халыкка беркайчан да җиңел булмады. Урамнарны төзекләндерү, су белән тәэмин итү, район үзәгенә бару-кайту өчен транспорт булмавы… Соңгы елларда, оптимальләштерү дигән булып, татар мәктәпләрен ябып, башка авыл мәктәпләренә кушу кебек темага ачынып язылган хатлар, мәкаләләр «Безнең гәҗит»тә еш басыла. Халык Казан, район җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәргә куркып тора, чөнки шикаять язучыларга эштән алу белән яныйлар, эштән җибәрү очраклары да бар. Депутатлар сайлаганда халык кирәк, ә сайлангач, халык мәнфәгатьләрен кайгырту онытыла. Бу гаделсезлекләр кайчанга кадәр дәвам итәр икән?..
Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ.
Казан шәһәре.
ЮК БЕЛӘН БУЛЫШМАСАК ИДЕ
«Нервы гәҗите» дигән язмада («Безнең гәҗит», №4, 27 гыйнвар, 2016) телгә алынган кешегә киңәшем бар. Өлкән кеше ул баласы карамагында. Аңа игътибар, хәлен тоя белү кирәк. Әтисен берничә газетага яздырып карасын. Ошаганын үзе калдыра ул аннары. Кешеләр «Безнең гәҗит»кә өмет итеп, ярдәм көтеп яза. Нинди проблема булса да, аның бер чишелеше булмый калмый. Давылдан соң да кояш чыга бит.
Тагын бер әйтер сүзем бар. Мөселман урысча сөйләшә, дигән темага бер язма чыкты. Бер-беребезне битәрләмәсәк иде. Сүз дә юк, татар телен белү кирәк. Каләмең үткен икән, нигә татар телендә уку йортлары юк, дип, депутатка яз, чаң как. Ә болай бер-беребезгә бәйләнеп, битәрләп эш итмик. Закон бар бит. Икенчедән, теге дөньяга күчкәч, Раббыбыз бөтенләй икенче нәрсә турында сораячак. Татарлар, бердәм булсак, юк белән булышмасак иде, зуррак борчулар да күп бит.
Әминә ЛАТЫЙПОВА.
Азнакай шәһәре.
Үткән атнада укучыларыбыздан әнә шундый шалтыратулар кабул иттек. Үзегезнең сорауларны газета битендә күрмәсәгез, борчылмагыз, аларга киләсе атналарда урын бирербез.
Бу атнада да «кайнар элемтә»гә шалтыратып, үзегезне борчыган мәсьәләләр белән уртаклаша, киңәш сорый яки фикерләрегезне җиткерә аласыз. Һәр чәршәмбе иртәнге 10нан 13 сәгатькә кадәр без сезнең белән бергә турыдан-туры элемтәдә булырбыз. Телефоныбыз: (843) 272-42-17.
Фәнзилә МОСТАФИНА.

Комментарии