- 09.11.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №44 (7 ноябрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Тормыш катлаулы. Шул ыгы-зыгы арасында бер-беребезгә игътибар да җитенкерәми, кемнәрнеңдер талантын күреп тә бетермибез. Ә бит янәшәбездә тыйнаклыклары, гадилекләре белән һәр кешенең күңелендә булган уйларын, кичереш-тойгыларын җанга якын шигъри сүзләр, хикәяләре белән йөрәккә үткәрерлек итеп әйтеп бирүчеләр бар.
Безнең Кукмарада да тыйнак кына, кешегә артык күрсәтмичә генә иҗат итеп ятучы язучы-шагыйрьләребез шактый.
24нче октябрь көнне Кукмара үзәк китапханәсендә якташ язучыларыбызның берсе Йосыф Хәнәфиевның «Сөеник бәхетле көннәргә» исемле китабын тәкъдим итү кичәсе булды. Сөеник бәхетле көннәргә» – авторның төрле елларда иҗат ителгән әсәрләре тупланмасы ул.
Әдәбият сөючеләр кичә барышында Йосыф абыйның матур, эчтәлекле шигырьләрен укыды, Әлфинур Юнысова башкаруында матур-матур җырлар тыңладылар. Язучының тормышы һәм иҗаты экрандагы презентациядә чагылыш тапты. Язучы Йосыф Хәнәфиев үзенең тормыш юлын, беренче иҗади адымнары турында сөйләде. Укучыларның сорауларына җаваплар бирде.
Кичә ахырында китапханә директоры Резеда Хакимулла кызы һәм «Салават күпере» иҗат берләшмәсе җитәкчесе Рәшит Миннегалиев истәлекле бүләкләр тапшырды. Соңыннан кичә чәй табыны артында дәвам итте. Бу очрашу шагыйрь өчен дә, укучылар өчен дә үзенә күрә зур бәйрәм булды.
Китапханәче Лилия САТТАРОВА,
Кукмара шәһәре

Комментарии