- 10.01.2020
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2020, №01 (9 гыйнвар)
- Рубрика: Тормыш сулышы
2020нче елның беренче иртәсе үк казанлыларга яңалык алып килде. Хәзер, җәмәгать транспортында йөрүчеләр юл өчен 27 сум урынына 30 сум түләргә мәҗбүр. Баксаң, узган ел гына юл бәясе 25 сумнан 27гә күтәрелгән иде. Ел саен кабатланып килә торган үзгәрешләргә халык ияләнде дә ахры, бу яңалык дәррәү кубып кире кагылмады. Хәер, гади халык сүзенә колак салынмаячагы аңлашыла бит. Бу «үзгәрешкә» карата җәмәгатьчелек фикерен белү өчен җырчы, студент һәм пенсионерлар арасында сораштыру уздырырга булдык.
КАИ СТУДЕНТЫ ИЛНУР ХӘЙРЕТДИНОВ: «КҮПТӘН ҖӘЯҮ ЙӨРИМ»
– Узган елны автобусларга бәя 25 сумнан 27 сумга кадәр күтәрелгәннән соң, дәрескә җәяү йөри башладым. Мин яши торган тулай торак белән институт арасы якынча 3-4 километр. Иртән торып, 30-40 минут шунда тәпиләсәм, укудан соң тагын шуның кадәр тулай торакка кайтырга кирәк. Сәламәтлек өчен бик яхшы да, ләкин өстән яңгыр коеп яуганда, буран булганда гел йөрисе килми шул. Ләкин моның барысына түзәргә тагын бер этәргеч бар: акча янга кала.
ҖЫРЧЫ ИЛНАЗ ГАРИПОВ: «ШУЛАЙ КИРӘК ИНДЕ»
– Җәмәгать транспортында еш йөрмим. Менә бер ай элек метрога утырганны гына хәтерлим. Ә болай, гел машинада. Шәхси машинамнан башка тормышны күз алдына да китерә алмыйм.
– Иртәгедән шәхси машинада йөрү тыела, дисәләр, кайсы җәмәгать транспортына күчәр идегез?
– Атка. Русиядә шунсыз булмый. Урыслар «это же Россия» дип көлеп әйтәләр бит, монда да шушы сүзләр туры килә. Җәмәгать транспортында йөрүне күз алдына китерә алмыйм. Анда пробкалар, этеш-төртеш, утырып барырга урын да юк… Бу вакыйганы тасвирлый торган бер әйтем дә бар әле: «Халык ашап-эчеп үлми, басып үлә».
– Менә шул этеш-төртешкә бәяне дә арттырганнар әле…
– 30 сум – бер ипи бәясе, уйлап карасак. Ләкин, беләсезме, шулай кирәк инде ул. Ягулык өчен бәя арткан саен юл бәясе дә арта.
ҖЫРЧЫ АЛИНӘ ШӘРИПҖАНОВА: «КУЯН» БУЛЫП ЙӨРДЕК»
– Бу арада гына җәмәгать транспортына утырганым юк. Гомумән, хәзер автобус-трамвайларны бик яратып бетермим. Шуңа да күбрәк үз машинабызда йөрибез, ләкин җәмәгать транспортында йөрү бәясе арту турындагы яңалыкны ишеттек. Халык өчен яхшы үзгәреш түгел, билгеле. Ягулык арткач, юл бәясен арттыруларын белсәк тә, халыкның акча янчыгына суга бит ул. Без үзебез Биектау районында яшибез, шуңа да Казаннан Биектауга кадәр йөри торган автобус бәяләре өч сумга гына артмаган.
– Студент вакытта җәмәгать транспортында акча түләми йөргән чаклар булгаладымы?
– Студент чакта гел качып, «куян» булып йөрдек инде. Мәдәният һәм сәнгать институты белән тулай торак арасы ерак түгел – берничә тукталыш кына. Әмма барыбер троллейбуска утыра идек. Аның нәкъ артына кереп качып утырулар, үзебезнең тукталышка барып җиткәч, тиз генә йөгереп төшеп калулар әле дә истә. Җәмәгать транспортыннан поездны бик яратам. Ул куркынычсызрак та кебек тоела. Ләкин барысы да Ходай кулында. Самолетта да еш йөрибез. Язмышны узып булмый, шуңа күрә теләсә нинди транспортка утыргач та, иң беренче дога укыйм.
ҖЫРЧЫ ЭЛЬВИРА ХАММАТОВА: «АВТОБУСТА ЕШ ЙӨРИМ»
– Моңа кадәр машиналарын саклыйм дип, җәмәгать транспортына күчеп беткәннәр, хәзер кире машиналарына утырырлар, дип уйлыйм. Парковкалар җитмәү, бөкеләр күп булганлыктан, машина йөртүчеләрнең күбесе җәмәгать транспортына күчкән иде бит. Парковкалар белән гел проблема чыккач, җәмәгать транспорты иң кулай вариант иде. Әмма юл бәясен 27 сумнан 30 сумга кадәр күтәрделәр. Өч сум гына булса да, ай буена шактый акча җыела инде. Бөтен яңалыклар да гади халыкның тормышын уйлап эшләнелми.
– Үзегез җәмәгать транспортында еш йөрисезме?
– Мин җәмәгать транспортларын яратам. Еш йөрим дә. Иртән мәктәпкә эшкә барганда автобуска утырырга туры килә. Әмма иртән анда этеш-төртеш, кычкырыш-талаш, бөтен кешенең йөзендә ачу күренә. Ә көндезге 11ләр тирәсендә транспорттагы халыкның йөзендә елмаю, урыннар да бушрак, шуңа күрә күбрәк 11ләрдә йөрүне кулайрак күрәм. Ә иң яраткан транспорт төрем метро, тиз йөри һәм уңайлы. Үзем яшәгән җиргә дә тизрәк метро төзелсен иде дип телим.
ПЕНСИОНЕР РАУЗА ҺИДИЯТОВА: «АХЫРЗАМАНДЫР ИНДЕ»
– Юлга бәя арту турында яңалыкны ишеткәч, «әй, ярар, беренче көннән үк тормышка ашырмыйлар әле аны» дигән идем. Беренче гыйнвар көнне күршем «автобуста кайттым, бәяне 30 сумга күтәргәннәр» дигәч, шаккаттым инде. Бездә бит яңалыкны әйтәләр дә, халык пышылдашып, үзенең фикерен белдереп, бераз тынычлана башлагач кына, үзгәртәләр. Монысында алай булмады. Мин 9 меңгә якын пенсия алам. Шул акчага утка-газга да түлим, ашарга-эчәргә дә алам, айга бер больницага барып күренеп кайткач, дарулар да алырга туры килә. Хәзер белмим инде, ашауны кысасы булырмы, сәламәтлекнеме. Ахырзамандыр инде бу.
ҖЫРЧЫ, АЛЫП БАРУЧЫ ЗӨЛФӘТ ЗИННУРОВ: «АВТОБУСТА ЙӨРҮЧЕЛӘРГӘ КЫЗЫГАМ»
– Җәмәгать транспортында бөтенләй йөрмим. Ләкин кайчакта шәһәрдә яшәүчеләргә кызыгып куям. Әйтик, өйләреннән чыгып, җәмәгать транспортына утырып, театр яки концертка барганда парковка турында уйлыйсы юк, уңайлы. Шәһәрдә яшәүчеләр өчен шәп, ә менә читтә яшәүчеләр өчен уңайлы әйбер түгел. Мәсәлән, без яши торган урында җәмәгать транспорты юк, шуңа күрә машина белән генә хәрәкәтләнергә туры килә.
Бәя артуга килгәндә, беркем дә уңай фикердә түгелдер. Ягулык кыйммәт бит, арттырмыйча нишләсеннәр. Мәсәлән, минем машина дизель яга. Бүгенге көндә дизель салам дисәң, бер литры 48-49 сумга төшә. Түгәрәкләп алсак, 50 сум була. Әгәр дә машина 100 чакрымга 10 литр яга дисәк, бу 100 чакрым өчен 500 сум дигән сүз бит.
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА сораштырды

Комментарии