Без килмәдек эзсез китәргә…

Без килмәдек эзсез китәргә…

Башка кешеләр турында күп язсак та, әллә кирәксенмичә, әллә вакыт кызганып, үзебез турында сүз куертырга теләмибез кебек. Бу безнең зур хатабыз. Безнең язмыш, тоткан урын, эшләнгән эш-гамәлләр ил, район тарихыннан аерылгысыз. Язмаларымда сурәтләнгән район тарихының төп баганалары – асыл затларыбыз арасында узган гомер бит ул. Бармакларым ноутбугым төймәләре өстендә биегән мәлдә вакыт йомгагын сүтмәсәм, үткән сәгатьләр, көннәр, айлар, еллар рәнҗер сыман. Һәр буын үз тарихын язарга тиеш. Тарихны ук барлап бетерә алмам, ә шулай да үткәннәрдән кайбер мизгелләрне язмама күчерсәм, һич кенә дә артык булмас.

Узган гасырның 70-80нче еллары – Бәрәңге (Мари Иле) үзәк ашханәсенең шөһрәтле, данлы вакытлары. 1972нче елны районның кулларыннан гөлләр тама торган иң уңган хатын-кызлары эшләгән коллективка кушылдым. Райпо рәисе Щекотов, урынбасары Хәнәфи Хәбибрахманов, ашханә мөдире Хәбирә Насибуллина, производство мөдире Гәүһәрия Мусина, өлкән пешекчеләр Әдибә Әхмәдуллина, Рәисә Ибраһимова, өлкән буфетчы Равилә Мөхәммәтова һәм башкалар…

Театр гардеробтан башланса, ашханә даны буфеттан башлана. Үземнән элгәре эшләгәннәр казанган ашханә данын тиешле югарылыкта тотарга тырышуым белән беррәттән, район халкы белән танышуым да буфет киштәсе артында башланды. Халык белән эшли белгән, күңел байлыгы, үз фикере булган җитәкчеләр: өлкә комитеты, район башкарма комитеты җитәкчеләре, авыл хуҗалыгын һәм производствоны яхшы белгән колхоз-совхоз рәисләре, үз-үзләрен тотышында чын зыялылык бөркелеп торган мәгариф тармагы хезмәткәрләре, медицина, авыл хуҗалыгы, оешмалар эшчеләре, титаннар сабырлыгына ия аксакаллар, мөлаем әбиләребез һәм башкалар белән аралашу, алар арасында кайнау белән чиксез горурланам, язмышыма рәхмәтлемен…

Район буенча узган конференцияләр, семинарлар, пленумнар ише төрле зур җыелышларда сәүдә хезмәте күрсәтүләрнең нәтиҗәсен кулыма каләм алып, язмалар сырлый башлагач татыдым. Күзәтүчән кеше буларак, никадәр мәгълүмат туплаганмын. Язарга утыруыма, кичә генә булып узгандай, барысы да күз алдыма килеп, каләм астыма чорнала һәм ярыйсы гына язма туа.

Өй артында куагың булса, сандугач кунагың булыр, ди җор телле халкыбыз. Районыбызның мәдәният йортларына килгән моңлы сандугачларыбыз: Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Габдулла Рәхимкулов, Флера Сөләйманова, Римма Ибраһимова, Зиннур Нурмөхәммәтов, Хәнәви Шәйдуллин һәм башка затлы җырчыларыбыз сәхнә түреннән алда үзәк ашханәбез кунаклары булдылар. Мөсәгыйт Хәбибуллин, Ренат Харис, Роберт Миннуллин, Мәхмүт Хөсәен һәм башка күп кенә күренекле язучыларыбыз белән аралашу үземдә әдәбиятка мәхәббәт уяткандыр, мөгаен. Гомерләр үтә икән ул, бу гүзәл затларыбызның кайберләрен сагынып сөйләргә генә калды.

1974нче ел. Язның җәйгә атлаган иң саф, иң гүзәл мизгелләре. Бөтен район шау-гөр килгән вакыйга: СССР Югары Советына депутатлыкка кандидат – генерал Григорьев үзенең бик күп санлы артистлардан, җырчы-биючеләрдән торган зур ансамблен ияртеп килеп төшкән көн. Татар халкының кунакчыллыгына, аш-суына исе киткән мондый зур кеше үзенең гадилеге, рәхмәтле булуы белән барыбызны да таң калдырды. Авыл хезмәтчәннәрен үзе белән таныштырырга бүләк белән килгән шәхес ничек онытылсын?! Ул әкияти мизгелләр бүген дә күз алдымда: урам тулы шат йөзле халык, барысы да көлә, шатлана. Хәзер нинди генә концерт-тамашалар карамыйбыз, ләкин йөзләрдә самими елмаю юк, шатлана белмибез. Кайсы сукмакларда, елларның нинди борылышларында үзгәрдек соң без?!

1976нчы ел. Декрет ялымда утырганда «Сельхозтехника» ашханәсендә эшләп алуымны үтенделәр. Үзәк ашханә белән чагыштырганда бер алама бина инде. Ләкин беренче эш көнемдә үк эшчеләрнең нинди югары культурага ия булганын чамалап алдым. Ул тирәләрдәге оешма җитәкчеләре дә үзләрен өстен тотмадылар, хәтта генераль директорлары да эшчеләр белән бергә чират торып тукландылар. Күтәренке кәеф белән эш урыннарына таралышалар иде. Һөнәрле һәм акчалы, күтәренке рухлы кеше эшне дә җиренә җиткереп башкара ул.

Инициативалы, фикерле, тырыш, тәвәккәл, үзенә тапшырылган тармакны алга әйдәүче җитәкчеләр тырышлыгы белән яңа төзелгән «Сельхозхимия» ашханәсенә күчкәч тә эшләргә туры килде үземә. Гафиф Сабирҗанов, Эльдус Сибагатуллин, Гамбәр Нигъмәтҗанов, Зиннәтулла Гыйзәтуллин кебек, халык җанлы җитәкчеләр кул астында эшләгән намуслы, шат, йомшак күңелле, хезмәт сөючән кешеләре белән күңелемдә калды ул чор… Дөньяны үзгәртәбез, дип, бер-бер артлы килгән реформалар нигезендә шау-шулы еллар давылы Совет сәүдәсен йомычкадай айкады-чайкады, шүрлекләр бушап калды. Кешелегеңне кимсеткән су буе чиратлардан котылу максатында шәхси эшмәкәрлеккә юл ачылды. 1994нче елның декабреннән 34нче булып таныклык алдым. Бетмәс-төкәнмәс язу-сызулар, иң сыгылырлык налоглар, мәгънәсез тикшерүләр дисеңме, кыскасы, алсыз-ялсыз көннәр, еллар агымында «кыргый капитализм диңгезе»нә чумдым. Анысы аерым тема, повесть язарлык материал тупланды… Гомер кире кайтмый, сулар үргә акмый, юллар үтелгән. Язмышыма канәгать булырга кирәктер дигән фикергә киләм.

Узган юлларда безнең эзләр кала… Без килмәдек эзсез китәргә!

Гөлзифа ГАБИДУЛЛИНА,

Мари Иле, Бәрәңге бистәсе

Рәсемдә:  1974нче ел. Үзәк ашханә буфетында

 

Комментарии