«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

ҖАВАБЫМ БАР

«Безнең гәҗит»нең 34нче санында (2019нчы ел, 28нче август) басылган «Чүп заводы кирәк!» дигән Хәнәфи Әхмәтовка җавап. Завод, әлбәттә, кирәк. Ләкин чүп яндыру заводы түгел, ә эшкәртү заводы. Аларның аермасы җир белән күк арасы кебек. Чит илдә хәзер беркайда да чүпне яндырмыйлар, ә эшкәртәләр генә. Безгә бусы да ярый булып чыгамы инде Хәнәфи әфәнде?

«Безнең гәҗит»нең шул ук санында Кави Морзахановның «Сөт өстеме, каймакмы?» дип исемләнгән мәкаләсенә дә җавап бирәсем килә. Хөрмәтле Кави әфәнде! Сөт өсте, дөрестән дә, каймак түгел. Сөт өсте ул – «сливки», сөтне кайнатканда сөт өстенә җыела. Ә каймак сөтне җылытып, сепаратор аша үткәргәндә сөттән аерылып чыга торганы. Бу «сметана» була. Составы бер үк булса да, исемнәре төрле.

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,

Казан шәһәре

МИЛЛИЛЕК ЮК

Эшче һөнәрләр чемпионаты ярышларында җиңгән Татарстан егетләрен котлаганда, дикторның аларны Татарстаннан дип әйтүләренә горурланып утырдым. Ә күршем урыс милләтеннән. Эмблемада Русия сүзе булмаган өчен һәм җиңүчеләрне Русиянеке димичә, Татарстанныкы дип әйткәнгә ачуы килгән, ахрысы. Татарның икмәген ашап, суын эчеп яшәсәләр дә, һаман Явыз Иван басып алганчыга кадәр һәм аннан соң да булган шовинистик сәясәт дәвам итә. Чемпионатның ачылу һәм ябылу тантанасында да бер дә татар җырлары яңгырамады. Программаны Мәскәү режиссерлары эшләве сизелеп тора. Казан режиссерлары әзерләсә, ярымшәрә марҗа кызлары урынына татар халкының зәвыклы милли киемнәрендәге ансамблен күрсәтерләр иде. Тапшыруны чит илләр дә карый бит. Шундый халыкара чараларына Татарстан мәдәният министрлыгы күбрәк игътибар бирсен иде.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

ТАШЛАМАЛАР ЮКМЫ?

Чүпне хәзер чүплеккә чыгармыйча, капчыкка җыярга кушалар. Шул капчыкка җыйган өчен хуҗалыктагы һәрбер кеше башына 78 сум акча түләргә тиеш без. Бер йортта биш кеше торса, чүп өчен 400 сум акча түләргә дигән сүз. Бу бит дөрес түгел, һәр кеше дә 78 сумлык чүп җыймый бит инде. Биш кешегә биш капчык дигән сүз була бит. Бер хуҗалык өчен генә булырга тиеш 78 сум. Аннары, пенсионерларга берәр төрле ташламалар каралмаганмы икән?

Фәнис ГЫЙБАДУЛЛИН

Арча районы, Иске Муй авылы

Редакциядән: Чүп өчен түләү мәсьәләсе бөтен Татарстанда да күп сораулар тудырды. Закон буенча кеше кайда пропискада булуына карап, шунда чүп өчен акча түләргә тиеш. Бәянең кеше башына билгеләнүе бөтен чыгымнарны капларлык итеп эшләнелгән. Арча районында бу бәя иң кечкенәсе, дип билгеләп үтә чүп җыючылар. Сезнең сорау буенча Иске Муй авылы караган Сеҗе җирлеге башлыгы Гөлфия Гыйбадуллинага да шалтыраттык. Ул урынында туры килмәде, сәркатибе пенсионерларга ташламалар каралмаган, дип хәбәр итте.

КАЛДЫРАСЫ ИДЕ…

Оныгымның армия сафларына китәр вакыты җитте. Казанда хезмәт итә торган җир бар, диләр. Оныгымны шунда калдыру мөмкинме? Мөмкин булса, нинди документлар җыярга кирәк?

Исемем редакция өчен генә,

Саба районы

Редакциядән: «Оборона турында»гы федераль законның 12нче маддәсендә Русия Федерациясе гражданнарын экс-территориаль принцип буенча хәрби хезмәткә чакыру турында мәгълүмат бирелгән. Аның буенча, хәрби хезмәткә чакырылучыны башка төбәккә җибәрергә тиешләр. Армиягә чакырылучы егетнең кечкенә балалары булса, ул җирле үзидарә һәм дәүләт хакимияте органнарында югары вазыйфаларны биләүче булып торса, авыру ата-анасын һәм якын туганнарын караса, үз төбәгендә хезмәт итәргә мөмкин. Моның барысын да дәлилли торган документлар булуы да шарт, әлбәттә.

АХЫРЗАМАННЫ ЯКЫНАЙТТЫЛАР

Кайбер мәгълүматлы кешеләр авызыннан ишеткән сүзләр буенча, ахырзаман җитте. Кеше күз алдында башкаларның байлыкларын үзләштереп, еллар буе җыйган акчага алынган машиналарын ун минут эчендә юкка чыгаручы «гонщиклар» турында сүзем. Аллаһы Тәгалә җирдә иң акыллы, сабыр, мәрхәмәтле кешеләрне калдырып, тигез итеп яшәтермен дигән. Ә алар мондый тормыш алып барып, ахырзаманны якынайттылар. Экология министры, промышленность министры, чит ил инвесторлары бөтенесе дә татарстанны чүпкә батырдылар. Шуларның барысын күреп ахырзаман да җитте.

Мәүлидә ГАЙСИНА

Хуҗамәт авылы

ӘБИЛӘРНЕ НИК РӘНҖЕТӘЛӘР?

Әби белән бабай булган йортта әбигә юл акчасы бар, ә ялгызы яшәгән әбигә юк. Минем бер кешем дә юк, бер үзем генә яшим. Юл акчасы да юк. Минем йорт түләүләрем дә шактый. Ник соң депутатлар карамый бу эшләрне? Элек зур гаиләләрдә яшәгәннәр, зур торак та, мал-туар да булган. Хәзер имеш, фатирың зур, акча кирәкми. Татарстаныбыз нефтькә дә, газга да бай. Ник кешене тилмертәләр. Без бит сугыш чоры балалары. Алар мондый чорда үсмәделәр шул…

Галимә әбиегез,

Апас районы

ЯРДӘМ ИТӘСЕМ КИЛӘ

«СОлНЦе» мәктәбе директоры Павел Шмаковның татар телен яклавы зур хөрмәткә лаек. Аның шул зур эшендә ярдәм итү өчен аның карта номерларын күрсәтә алмассызмы?

Исемебез редакция өчен генә,

Казан шәһәре

Сезнең соравыгыз буенча, Павел Шмаковка шалтыраттык. Ул зур рәхмәт сүзләрен җиткерде. Аңа ярдәм итәргә теләүчеләр өчен реквизитлар:

Получатель: Павел Анатольевич Шмаков,

Счет получателя: 2202 2011 0101 9095

Банк получателя: ПАО Сбербанк

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз, сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне кабул итеп алабыз. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне РӘЙДӘ НИГЪМӘТҖАНОВА кабул итеп алды

Комментарии