Көтүче көндәлегеннән

Көтүче көндәлегеннән

Сыер, сарык гомер-гомергә авыл баласына таныш инде ул. Әмма соңгы елларда бу дәрәҗәле эшнең дә хуҗалары табылды. Аерым бер көтүчесе бар. Кемнең көтәргә вакыты яисә теләге юк, көтүчегә акча түлисең дә, чиратың шулай үтеп китә. Ну шунысы бар: авылларда хәзер сыерлар аз калды, чираты күз ачып йомганчы килә дә җитә. Башка елларда гастрольләрдә йөреп, качып котыла идем бу көтүләрдән. Быел, Аллаһының рәхмәте, бер җәйдә өч тапкыр көтүче булдым. Эх, рәхәт тә соң саф һавада сыер көтүләре. Көне генә яңгырлы булмасын. Яңгырлы булса, бер җәфа инде үзе. Узган көтүдә яңгыр яуды. Бөтен планнарны бозды шул яңгыр дигәннәре.

Менә бүген кояшлы иде әле үзе. Көне шундый матур. Әзрәк җиле генә бар. Вентилятормыни! Үләннәрне чайкалдыра-чайкалдыра шундый матур итеп исә… Чәчәкләр, әйтерсең лә, тирбәнчектә атыналар. Ай матур да соң табигать. Күңел күзен генә ачып карарга кирәк. Мамыктай болытлары, сып-сыек зәңгәр күк йөзе… Ай-яй-яй, шагыйрь кирәк монда. Язып бирер иде ул сезгә!

Сыерларга фотосессия үткәрдем дә, аларга ял итәргә куштым әле. Мин дә каләмемне кыштырдатып алыйм, дидем. Ярыйсы гына ашап, күшәп йөриләр үзләре, артык борчымыйлар. Кайсыллары сүземне тыңлап, кояшта кызынып ятарга булды. Иртәләделәр кебек. Өергә алып төшкәч тә өлгерерләр иде…

Торгызып алга таба куабыз. Безнең авылда ике як көтүе бар. Бу якта 34 сыер йөри. Аргы як көтүендә дә шул чама бугай. Төгәл санын белмим, бәлки күбрәктер дә.

Узган көтү чиратымда яңгыр аркасында планнар бозылды дигән идем. Көтүне бик файдалы итеп тә үткәрим, вакыт әрәм булмасын дисәң, укый башлаган романыңны яисә, җәй көне үзенә чират җиткәнне көтеп, тузанланып киштәдә яткан китабыңны кыстырып чыгасың. Көтүче сумкасында шулай ук полиэтилен булу лазем. Һава торышын белеп булмый бит. Көнбагыш чиертү дә, кайда-кайда, ә менә монда хуп күренә торган гамәл. Саф һавада аппетит та яхшы. Узган көтүдә бер сыер белән дуслашкан идек әле. Гел янымнан китмәде. Утырсам да яныма килә. Куып та карыйм, китми генә бит. Инде көтүдән өйгә ияреп кайтыр дигән идем. Шөкер, мин аннан алдан кайтып сыздым.

Иртәнге 6нчы яртыдан кичке алтыга кадәр вакыт шактый кебек тоелса да, бик күңелле үтә.

…Әбәд алып киләләр озакламый. Тамак та ялгап аласың. Сыерлар йокларга яталар. Син дә ял итеп аласың. Алар ял итеп торганнан соң йөриселәре алда әле.

Кичке сәгать 5. Димәк тагын бер сәгать калган. Ул сизелми дә үтеп китте. Сыерлар таудан чабалар гына. Син алар артыннан өлгермисең хәтта. Судан чыгарасың да, тау буеннан өйгә юл аласың…

Аллага шөкер бу көтү дә әйбәт кенә үтте. Иң мөһиме сыерлар качмады, исән-сау гына көтеп алып кайттык.

 Сөмбел ШӘРИФУЛЛИНА.

КФУ студенты.

  Көтүче көндәлегеннән, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии